Кырын эш тынгылык бирми: мәгариф өлкәсендә ришвәтчелек

Татарстанда хокук сакчылары ялган диплом сату белән шөгыльләнгән 50дән артык сайтны фаш иткән. Хәзерге вакытта шуларның тугызы юкка чыгарылган. Әмма, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, сөенергә иртәрәк.

«Алар әкияттәге күпбашлы аждаһа кебек. Бер башын чабып атсаң, аның урынына тагын өчәү үсеп чыга. Без бер сайтны ябуга, артыннан ук яңалары килеп чыга», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда. Министр урынбасары сүзләренә караганда, белгечләр БДИ һәм ОГЭ имтиханнары җавапларын сатып ятучы сайтларга да даими күзәтчелек итеп тора.

Мәгариф тармагындагы ришвәтчелек очраклары моның белән генә чикләнми, билгеле. Әйтик, күптән түгел Нурлатның 9 номерлы балалар бакчасында ялган рәвештә кешене эшкә урнаштыру, хезмәткәрләрдән акча җыю очраклары ачыкланган. Моннан тыш биредә бакчада бөтенләй эшләмәүче кешеләр исеменә хезмәт хакы һәм премияләр дә күчереп барганнар. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Белем бирү оешмаларында җитәкчелек иткәндә мондый хәлләр күзәтелергә тиеш түгел. Мине барлык җитәкчеләр дә ишетсен иде. Мондый һәр очрак фаш ителәчәк, һәр җаваплы зат җаваплылыкка тартылачак», – дип кисәтте Рәмис Мөҗипов.

Күптән түгел Актаныш районының технология техникумында да шундый ук хәл күзәтелгән. 2019 елда биредә фиктив рәвештә 44 студентны укырга алганнар. Бу уку йортына кабул итү планын тутырып, моның өчен акча алу максатыннан эшләнгән. Элегрәк Чүпрәле, Апас районнарындагы уку йортларында да шундый ук алым кулланылганы ачыкланган булган.

Хокук сакчылары Усад бистәсендәге «Айтишка» балалар бакчасында да ике ришвәтчелек очрагына юлыккан. Бакча мөдиренең тормыш иптәше, әти-әнисе белән килене дә биредә эшләгән. Әйтик, аның әтисе биредә 1,5 ставкага урам себерүче булып хезмәт куйган. Чынлыкта исә бу эш, гомумән, башкарылмаган. Хәзерге вакытта бу затларның барысы да эштән куылган.

Кырын эше тотылганнар саны моның белән генә чикләнми, билгеле. Узган ел салым хезмәтеннән керемнәрен яшереп калдырган алты дәүләт хезмәткәрен эштән куганнар. Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов сүзләренә караганда, 2020 елда республикада ышаныч югалту аркасында шундый өч дәүләт хезмәткәре кәнәфиен бушаткан булган. «Бу саннарның ике тапкыр артуы борчуга сала», – дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү