Кубок аңа килешми. “Ак барс”ка яңа башлык эзлиләр

Дмитрий Квартальнов «Ак барс»тан китә. Дөресрәге, җибәрделәр. Казан клубы өч ел эшләгән баш тренеры белән килешүне озайтмаска булган. Сәбәбе билгеле. Димәк, «Ак барс» киләсе сезонга яңа остаз белән керәчәк. Кандидатлар арасында еш телгә алынган кеше – Зиннәтулла Билалетдинов.

Казан командасы быелгы плэй-оффның беренче өлешендә үк абынгач, Дмитрий Квартальновка төенчекләрен җыйнарга туры киләсен әле март башында ук фаразлый башладылар. Әмма баш тренерның язмышы турында рәсми хәбәр чыкканчы, төгәл бер ай вакыт узды. Нишләмәк кирәк, бер кат кискәнче җиде генә түгел, хәтта күбрәк итеп үлчи торган заманда яшибез. Хоккей ул кәшәкә һәм алка, кубок һәм очколар гына түгел, йөзләгән миллион сум чыгымнар да таләп итә.

Әле дә истә: моннан 3 ел элек Дмитрий Квартальновны журналистларга Түбән Камада тәкъдим иттеләр. ТАНЕКО заводына алып бардылар, башына эшче каскасы кигезделәр. Яңа баш тренер «үзебезнең егет» буларак танылырга тиеш иде. Дмитрий Квартальнов моны үзе дә тиз шәйләп алды. Эчендәгесе тышында булды, журналистлар белән ачык булырга тырышты, сүзгә саранлык күрсәтмәде. Нәтиҗәләре нинди генә булса да, үзенә карата беркемне дә битараф калдырмады.

Дмитрий Квартальнов Казанда «Ак барс» белән өч мәртәбә Гагарин Кубогын откан Зиннәтулла Билалетдинов урынын алды. Яңа тренерга үзен элеккеге остаз белән чагыштыруга түзәргә туры килде. Беренче сезонны ул уңышлы тәмамлады. Казан командасы даими чемпионатта Көнчыгыш конференциясендә беренче урынны алды. Плэй-оффта исә ахырга кадәр уйнау насыйп булмады: коронавирус аркасында Гагарин Кубогы өчен көрәшне туктатырга туры килде. Узган ел «Ак барс» Көнчыгыш конференциясе финалына кадәр барып җитте. Әмма 7 уенга сузылган сериядә «Авангард»ка оттырды. Омск командасының баш тренеры Боб Хартли хәйләкәррәк икәнен раслады. Быел көндәшләр янә плэй-оффта очрашты. Тик Дмитрий Квартальнов узган елгы җиңелүдән сабак алмаган булып чыкты. Аның үзе кебек туры бәреп, «дөбер-шатыр» уйнау рәвеше бу юлы да нәтиҗә бирмәде. Баш тренер тагын бер кат үзенең Кубок өчен көрәштә уңышсыз остаз булганын раслады.

Дмитрий Квартальновның уңышлары турында сөйләгәндә, күпләр аның яшь уенчылар белән эшли белгәнен искә ала. Моны ул Казанда да күрсәтте. Ул остаз булганда «Ак барс»та тәрбияләнгән 20 егет төп команда составында бозга чыкты. Барысы да уйнап китә алмады, әмма һөҗүмчеләр Артем Галимов, Дмитрий Воронков, Илья Сафонов һәм сакчы Даниил Журавлев бүгенге команданың аерылгысыз өлешенә әверелде. Тимур Билалов та нәкъ менә Квартальнов чорында төп капкачы булып өлгерде.

Икенче яктан карасаң, яшьләрне үстергән арада ул Зиннәтулла Билалетдиновтан калган команданы таркатып бетерде. Квартальнов чорында Казаннан Альберт Яруллин, Эмиль Гарипов, Джастин Азеведо, Станислав Галиев, Владимир Ткачев, Андрей Педан, Антон Ландер, Роб Клинкхаммер, Иржи Секач китеп барды. Алардан соң килгән Доус, Да Коста һәм башкалар да Казанда озак тоткарланмады. Квартальнов чемпион калган команданы таркатты, үзенекен исә кора алмады. «Ак барс» составында хәзер дә яхшы уенчылар бар. Әмма зур җиңүгә барырлык команда булып укмаша алмадылар.

Квартальнов урынына кем килер? Сорауга җавабы ахырына кадәр ачыкланачак. Кандидатлар арасында «Динамо» белән СКАны, соңрак Россия җыелма командасын җитәкләгән Олег Знарок, «Торпедо»да эшләгән, кайчандыр «Ак барс»та уйнаган Дэвид Немировски һәм үзебезнең Зиннәтулла Билалетдиновны телгә алалар. Күңелгә кайсының якынрак икәне аңлашыла инде. Әмма Зиннәтулла Билалетдиновның да Казаннан шул ук «Авангард»ка һәм шул ук Хартлига плэй-оффның беренче өлешендә 0:4 исәбе белән оттыргач киткәне искә төшә.

Марат Вәлиуллин, «Ак барс»ның генераль менеджеры:
– Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булды. Аны чакырып китерү стратегик максатларның бер өлешен үтәргә мөмкинлек бирде. Әмма без Кубок яулый алмадык, шуңа күрә тренерлар штабы белән килешүне озайтмау карары кабул ителде. «Ак барс»ның яңа баш тренеры 1 майга кадәр билгеләнәчәк.

Дмитрий Квартальнов:
– Мин клуб һәм республика җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре һәм «Ак барс»та баш тренер булып эшләү тәҗрибәсе өчен рәхмәт әйтәм. Җанатарларга, хезмәткәрләргә, уенчыларга һәм иганәчеләргә даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Кубок ота алмадык, әмма команданың моңа ирешү өчен зур мөмкинлеге бар. Мин Казанда бергә эшләгән хоккейчыларга ышанам һәм һәрберсенә уңышлар телим.


Фикер өстәү