Салым декларациясенә нинди үзгәрешләр кертелгән?

Татарстанда салым декларациясен тапшыру вакыты 4 майга кадәр озайтылган. Аңа кадәр аны 30 апрельгә кадәр тапшырып бетерергә кирәк дип хәбәр ителгән иде. Шулай да белгечләр эшне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итә. Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, салым декларациясен май бәйрәмнәренә кадәр тапшырып куйсаң хәерле.

«4 майга кадәр аерым төркем кешеләр, үзенең конституцион бурычын үтәп, салым оешмасына узган елгы керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш», – дип белдерде ул хөкүмәт йортында узган брифингта. Билгеле булганча, эшмәкәрләр, фатир яки бүлмәне арендага бирүдән табыш алган, лотереяда 15 мең сумга кадәр акча откан, якын туганы булмаган кешедән күчемсез милек, транспорт, акция, пай рәвешендә бүләк алган кешеләр 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиеш. Бу таләп кыйммәтле кәгазь яки үз милкендә биш елдан да ким булмаган мөлкәт саткан кешеләргә дә кагыла.

Әмма бу очракта берничә искәрмә бар. Агымдагы ел башыннан гамәлгә кергән закон нигезендә кайбер очракларда салым оешмасына декларация тапшырырга кирәкми. «Быелдан башлап, күчемсез милек яки җир участогы сатудан 1 миллион сумга кадәр табыш алган, шулай ук хакы 250 мең сумнан да артмаган башка әйбер, мисал өчен, транспорт яки гараж саткан өчен 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга кирәкми», – дип ачыклык кертте Марат Сафиуллин. Ике яки аннан да күбрәк балалы гаилә, фатирын сатып, бер ел эчендә зуррак яңа фатир алып, торак шартларын яхшырткан булса, шулай ук декларация тапшырмый. Алардан аңлатма язуы гына кирәк булачак. Әмма бу мөмкинлектән файдалану өчен, гаиләнең бик күп таләпләр буенча туры килүе кирәк. Бу очракта фатир мәйданы да, гаиләнең башка милке булу-булмау да исәпкә алына.

Хәзерге вакытта республиканың салым оешмалары барлыгы 200 меңнән артык салым декларациясе кабул иткән. Ай азагына кадәр тагын 70 меңләп кеше салым декларациясе тапшырыр дип көтелә. Бурычлылар да юк түгел. Салым идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республика халкының бер милек салымы буенча гына да 2 миллиард сумнан артык бурычы җыелган. Закон нигезендә андыйларга соңарган һәр ай өчен декларация буенча түләргә каралган сумманың 5 проценты күләмендә штраф яный.

Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, Татарстанда салым «вычет»ы кайтаручылар саны да елдан-ел арта бара (рәсемдә). Аны алу өчен декларацияне ел азагына кадәр тапшырырга була. Билгеле булганча, безнең хезмәт хакыннан башлап, барлык төр керемнәребездән дә акча тотып калына. Күп очракта шушы тотып калынган салым акчасын кире кайтарырга да мөмкин. Узган ел, әйтик, республикада барлыгы 11,8 миллиард сумлык салым «вычет»ы кайтарылган. Сүз уңаеннан, быелдан башлап төрле фитнес-клубларда, бассейн, спорт залларында шөгыльләнгән өчен түләгән акчадан да салым «вычет»ы кайтарып була. Әмма бу министрлык тарафыннан расланган исемлеккә кергән спорт, сәламәтләндерү оешмаларына гына кагыла. Закон әле быел гына гамәлгә керде. Шуңа күрә 2022 елда сатып алынган юлламалар өчен салым «вычет»ын киләсе елда гына кайтарып булачак.

Яшерен-батырын түгел, салым «вычет»ы кайтарганда еш кына тоткарлыклар күзәтелә. Салым идарәсеннән «вычет» күчкәнлеге турында хәбәр килә, әмма исәп-хисап счетында акча булмый. Шуннан күпләр пошаманга төшә дә инде. Марат Сафиуллин андый чакта тынычлык сакларга киңәш итә. Бу тоткарлыклар халыкка салым «вычет»ы кайтаручы ике оешма – салым һәм казначылык оешмаларына эшне ахыргача җиткереп бетерү өчен бераз вакыт таләп ителү белән бәйле. «Мондый хәлләр булгалый, әмма «вычет» акчасы барыбер өч көн дигәндә күчәчәк. Ник дигәндә, салым оешмасы барлык документларны тикшергәннән соң, казначылык идарәсенә фәлән физик затка «вычет» акчасын кайтару турында күрсәтмә җибәрә. Аларга исә моның өчен бераз вакыт кирәк. Шуңа күрә борчылырга кирәкми. Салым «вычет»ы акчасы барыбер күчәчәк», – ди Марат Сафиуллин.

Сүз уңаеннан, белгечләр салым декларациясен электрон рәвештә тапшырырга киңәш итә. Болай эшләгәндә ул салым хезмәте базасында көнендә үк күренәчәк. Кәгазь декларация күренсен өчен исә уртача биш көн вакыт кирәк. Гомумән, салым хезмәте сайтындагы шәхси бит аша хәзер бик күп хезмәтләрдән өйдән чыкмыйча гына да файдаланып була.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү