Билгеле булганча, 11 апрельдә Татарстан Министрлар Кабинеты республиканың аквакультура һәм умартачылык идарәсен бетерү турында карар кабул итте. Казан Кремле моңа карата нинди шәрехләмә бирде?
– Барлык хайваннар дөньясы мәнфәгатьләре белән шөгыльләнүче бер министрлык бар инде. Идарәне бетерү умартачылык тармагына карата бернинди дә йогынты ясамаячак. Умарталар куркыныч астында калыр дип уйларга кирәкми, яклаусыз калмаслар, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, министрлык вазыйфалары кабатланмасын өчен әлеге идарәне бетерү турында фикергә килгәннәр.