Дмитрий Медведев: “Россия коронавирусның чираттагы дулкыннарына һәм башка яңа инфекцияләргә әзер булып торырга тиеш”

Коронавируска бәйле вазгыять әлегә тотрыклы, әмма чир көчәергә мөмкин.

Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россиягә коронавирусның яңа дулкыннарына әзер булып торырга кирәклеген белдергән. Моннан тыш башка яңа инфекцияләр дә пәйда булырга мөмкин, дигән ул. Бу хакта ТАСС яза.

Медведев билгеләп үткәнчә, коронавируска бәйле вазгыять әлегә тотрыклы, әмма чир теләсә кайсы вакытта көчәеп китәргә мөмкин. Күп кенә илләрдә, шул исәптән туристлар өчен, санитария-эпидемиологик чикләүләр алына. Әмма вирус үзенең “яшәешен” дәвам итә. Әнә Кытайдан һаман саен коронавирусның көчәюе турында хәбәрләр килеп тора. Илдә, әйтик, Шанхай шәһәрендә бик кырыс чикләүләр кертелгән. Шуңа күрә Россиягә тынычланып калырга ярамый.

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, бездә коронавирус буенча фәнни, шулай ук практик яктан зур тәҗрибә тупланды. Аның әйтүенчә, хәзер илдә яңа инфекцияләр таралу очрагында тиз генә тиешле чаралар күрү мөмкинлеге бирердәй система булдыру бурычы тора. Дарулар һәм вакциналарны тизрәк уйлап табып, аларны кичекмәстән зур күләмдә җитештерә башлау өчен шулай кирәк.


Фикер өстәү