13 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә меценатлар һәм хәйриячеләр көне

Беренче тапкыр ул 2006 елда үткәрелә башлый. Дата очраклы гына сайланмаган. Б.э.кадәр 70 елда бу көнне Рим аристократы, рәссамнарга, артистларга һәм музыкантларга ярдәм итүче Гай Цильний Меценат дөньяга килә.

Симферополь азат ителә

78 ел элек (1944) Симферополь фашистлардан азат ителә. Шәһәр 1941 елның 2 ноябрендә басып алына, 865 көн оккупациядә була. Шунда ук атып үтерүләр, кулга алулар башлана, үзәктә дар агачлары пәйда була. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан лагерьда 10 мең кеше үтерелә. Беренче көннән үк яшерен оешмалар барлыкка килә. Алар фашистларның объектларына 60тан артык һөҗүм ясыйлар, 11 эшелонны шартлаталар. 13 апрельгә каршы төндә партизаннар немец гарнизоннарына һөҗүм итә, иртә белән совет танклары бәреп керә. Симферопольне азат итү хөрмәтенә Җиңү скверында борт номеры «201» булган Т-34  танкы куелган.

Беренче троллейбус

119 ел элек (1902) Санкт-Петербургта үзебездә эшләнгән беренче троллейбусны сынап карыйлар. Аның белән рус уйлап табучысы Петр Фрезе нигез салган компания шөгыльләнә. Беренче троллейбусның авырлыгы 820 кг була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 


Фикер өстәү