«Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев: «Республика тарихы бездә языла»

Бүген – күршеләрдә бәйрәм. «Республика Татарстан» газетасы чыга башлауга 105 ел тула. Ул вакытта «Рабочий» дип аталган газетаның тәүге саны 1917 елның 13 апрелендә дөнья күрә. Үз тарихында алты мәртәбә исем алмаштырган басманың баш мөхәррире Александр Латышев белән әңгәмәдә узганга сәяхәт кылып, киләчәкне фаразларга тырыштык.

– Александр Николаевич, басма матбугатның бетәсен инде күптән фаразлыйлар. Ә сез 105 еллыкны бәйрәм итәсез…

– Мин журналистикада инде 50 елдан артык эшлим. Шуның 19 елы – «Республика Татарстан»да баш мөхәррир булып. Газеталар бетәсен күптән әйтәләр һәм бу – чынбарлык. Моңа үпкәләргә дә, каршы килергә дә кирәкми. Алгарышны туктатып булмый. Әмма кайчан бетәр? 15 ел элек укыган бер китапта 10 елдан дип язылган иде. Инде аннан соң да 5 ел узган, әле үләргә җыенмыйбыз. Әйе, газетаның бурычлары үзгәрә. Ленин ничек әйткән әле? Газета ул – коллектив пропагандист һәм агитатор гына түгел, коллектив оештыручы да. Хәзер без күбрәк тасвирлау белән шөгыльләнәбез, елъязмачыга әверелеп барабыз сыман. Миңа калса, бер начарлыгы да юк. Газетабызның 105 еллык архивы урнашкан бүлмәне мин «алтын бүлмә» дип атыйм. Әйе, совет заманында газета чыгарганда идеология исәпкә алынган. Хәзер объективрак. Ничек кенә булмасын, газетада язылганнарга карап, илнең нинди тормышта яшәгәнен чамалап була. Архив та, телевидение дә, башка матбугат та газета кебек бу эшне системалы рәвештә алып бара алмый. Газетаның эчтәлеге –  республика биографиясенең эчтәлеге ул.

Газета бетүдән куркырга кирәкми. Иң мөһиме: аннан соң ни булачак? Менә шуларга әзер булып торырга кирәк.

– Заманасы да, укучысы да үзгәреп тора. Әйтик, хәзер тормышны интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Сезнең нинди фикерләр бар?

– Идеяләр күп, әмма аларны тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләре дә кирәк. Без бит коммерцияле газета да, сары матбугат та түгел. Ниндидер вакыйгаларны күпертеп, акча эшли алмыйбыз. Объектив булырга, төп функциябезне үтәргә – Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәтнең эшчәнлеген күрсәтергә тырышабыз. Әйе, бу гади укучыга кайчак бик үк кызык та булмаска мөмкин. Әмма республика җитәкчелеге башкарган эшне, алар җитәкчелегендә безнең кая таба баруыбызны тагын кем сөйли ала? Бездән башка беркем дә! Бу яктан караганда, бәлки, кемгәдер оттырабыздыр да. Әмма оттыру әле ул дөрес эшләмибез дигән сүз түгел. Әйтәм бит, киләчәктә үткәнне безгә карап өйрәнәчәкләр. Җинаятьчелек турындагы хәбәрләр белән генә тарих язып булмый.

«Республика Татарстан»ның киләчәген басма матбугат, электрон матбугат, социаль челтәрләрне берләштергән редакцияләр комплексы итеп күрәм. Әлегә төп игътибарны басма матбугатка бирәбез. Әмма вазгыять үзгәреп тора, шуңа соңга калырга да ярамый. Киләчәктә ниләр килеп чыгасын күз алдына да китереп булмый. Берничә ел элек кенә социаль челтәрләр турында ишеткән дә юк иде. Ә хәзер карагыз: ниләр булып ята? Әйбәтме ул, юкмы – озак бәхәсләшергә була. Миңа калса, социаль челтәрләр чүп үлән басып киткән болын-кыр кебек. Матур чәчәкләр дә бар, әмма аны бик озак эзләргә кирәк. Ә без мәгълүматны сайлап, тикшереп бирергә тырышабыз.

– Ә дөрес мәгълүматны кайдан алырга?

– Матбугат иреге турында сөйлиләр. Берәүләр, бар, ди, икенчеләр каршы чыга. Ничек кенә булмасын, аңа омтылырга кирәк. Дөрес мәгълүмат та шуның кебек. Аңа омтылырга кирәк.

Телибезме-юкмы, Украинадагы вакыйгаларны искә алырга туры килә. Хәрби операция, миңа калса, уңышлы бара. Ә менә мәгълүмат сугышында хәлләр башкачарак. Бер сәбәбен әйтәм. Чөнки 1991 елда бездә идеология дигән төшенчә бөтенләй юкка чыкты. Бик зур хата булды бу. Изге урын буш тормый, аның урынына башкасы килә. Хәзер әнә шул хатаның җимешләрен татыйбыз. Бик күп алар. Әйтик, яшь буынны тәрбияләү. Совет заманын сагынып сөйләвем түгел, гадел бәя бирергә тырышам. Әйе, арттырып җибәрүләр дә күп иде. Моны ул заманнарда партия органнарында эшләгән кеше буларак әйтә алам. Әмма шул ук октябрят, пионер, комсомоллар, ягъни система бар иде. Ә бүген аны һаман кора алмыйлар. Министрлыклар, оешмалар бик күп, система юк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

  – Меңьеллык, Универсиада һәм башка зур чаралардан соң безне берничек тә гаҗәпләндереп булмас кебек тоелган иде. Алай түгел икән. Ике ел элек бу вакытта коронавируска каршы көрәшә башладык, быел – Украина конфликты… Бу вакыйгаларны журналистлар ничек кичерә?

– Эшебез җиңел түгел. Кораллы Көчләргә теләктәшлек күрсәтү, җәмгыятьтә бердәмлек һәм тынычлыкны саклау, ялган хәбәрләргә һәм коткыга каршы тору өчен тырышабыз. Тарих языла.

Журналистларның һәрберсе – аерым кеше. Һәрберсенә сынаулар аша узарга туры килә. Алар робот түгел, вакыйгаларны төрлечә кабул итәләр. Шул ук Украинадагы хәлләрне берәүләр, кем әйтмешли, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып кабул итә. Ә улы хәрби хезмәттә булган кеше башкачарак фикер йөртә. Ләкин без бердәм булырга тиеш. Моны мин матур сүз булсын дип  түгел, ә киләчәккә өмет белән әйтәм. Артка юл юк.

«Журналист» төшенчәсе нык үзгәрде. Мин моны яшьләргә карап та әйтә алам. Эш кемнең әйбәтрәк, кемнең кайтышрак булуында түгел. Заманасы да, кешеләре дә башка чөнки. Тәрбия дә, технологияләр дә үзгәрде. Бүгенге буынны мактап яки тәнкыйтьләп утырасы түгел, ә кем бар, шулар белән эшләргә кирәк. Бик өметле егетләр һәм кызлар килә. Әмма бүгенге яшьләр бер урында тик утыра алмый. Матур гына эшли башлыйлар да, китеп тә баралар.

– 105 еллык алдыннан нинди нәтиҗәләр ясыйсыз?

– Бу газетаның гаҗәеп тарихы бар. Кемнәр генә килеп китмәгән дә, нинди генә вакыйгалар булмаган! 1991 елда редакциягә эшкә килгәч, иске генә бер урындыкка игътибар иттем. Безгә бит язучы Максим Горький да килеп йөргән. Элеккеге фоторәсемнәрнең берсен караганда, Горькийның нәкъ менә шул тарихи урындыкта утырганына игътибар иттем. Дәүләт музеена тапшырдык, хәзер ул шунда саклана. Язучы Демьян Бедный ике атна эшләп киткән. Бөек Ватан сугышы вакытында Чистайда яшәгән бик күп язучылар безнең редакция белән хезмәттәшлек иткән. Василий Аксеновның әнисе Евгений Гинзбург бездә эшләгән. Хәбәрчебез Ян Винецкийның «Литературная газета»да язмасы чыккач, Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Танылган сәясәтче, хәзер Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе Олег Морозов заманында безнең сәяси күзәтүче булып эшләде. Шәхесләрнең барысын да санап чыгу бик күп вакытны алыр иде. Газета кешенең талантын, тырышлыгын ала, икенче яктан, үзе дә ул кешеләргә күпне бирә.

Әңгәмәдәш – Илнар Хөснуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү