Коронавирус белән авыручылар саны кайчан артачагын фаразлаганнар

Май ахыры – июнь башында илдә коронавирус инфекциясе көчәергә мөмкин. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, яңа дулкынның көче сәламәтлегебезне ни дәрәҗәдә кайгыртуга бәйле булачак.

Прививка һәм ревакцинациягә дә, санитария кагыйдәләрен саклауга да кагыла бу. Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта COVID-19 сүлпәнәюгә таба бара, әмма барыбер 200 меңгә якын сырхау медицина оешмалары күзәтүендә әле.

Исегезгә төшерәбез: апрель башында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада коронавирус йоктыручылар санының кимүдән туктавын белдерде. Шуңа күрә чикләү чаралары, шул исәптән битлек режимы гамәлдә кала.


Фикер өстәү