Кыш көне үк җәйге ялларын чит илдә уздырырга теләп турлар алган Татарстан туристлары аптырашта. Аларның чартерлары гамәлдән чыгарылган һәм хәзер аларны Төркиягә Turkish Airlines — төрек авиайөртүчесе, илтергә тиеш. Ә очыш бәясе сизелерлек арткан. Әйтик, ике кешелек юллама өчен тагын 700 евро түләргә кирәк, бу якынча 60 мең сум.
Кайберәүләр билгесезлектән арып өстәмә түләүгә ризалаша. Кайберәүләр көтүен дәвам итә, чөнки 23 апрельдән соң чартер рейслар мәсьәләсе хәл ителеп, өстәмә түләү бик югары булмас дигән өмет бар. Шулай ук ялдан гомумән баш тартучылар да бар. Аларга юллама өчен акчаны тулы күләмдә кайтарырга тиешләр, тик аларны тиз генә алып булырмы? Билгесез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat