Кредит каникулы аласы иде…

Саклык банкыннан 1 млн 800 мең сум ипотека кредиты алган идем. Авыр хәлдә калдым. Каникул алырга телим. Шул эшне башкарып чыгарлык банк хезмәткәрен табарга булыша алмассызмы?

Суфия Шәрәфиева. Казан

Редакциядән: укучыбызның әлеге мөрәҗәгатен Саклык банкының матбугат үзәгенә җиткердек. Тик, билгеле сәбәпләр аркасында, алар банк клиентының үзе белән генә сөйләшү мөмкин икәнен әйтте. Суфия ханымга әлеге сорау белән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Матбугат үзәге аңлатуынча, кредит каникулы вакытында айлык түләү туктатылып торса да, банклар кредит өчен процентлар исәпләүне дәвам иттерәчәк. Каникул тәмамлангач, аларны түләргә туры киләчәк. Димәк, кредит буенча артык түләнгән сумма (переплата) да артачак дигән сүз. Кредит каникулы гамәлдә булган айлар хисабына кредитны түләү вакыты да озаячак.

Кредит каникулы: аннан ничек файдаланырга?

Илнур Гарифуллин, юрист:

– Каникул алган кешенең, автомат рәвештә, кредит тарихы бозыла. Бу исә киләчәктә яңа кредит алырга туры килсә, яки булган кредитны рефинансларга уйласаң, кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Кредит каникулыннан файдаланган кеше, ким дигәндә, ярты ел дәвамында яңа кредит рәсмиләштерә алмаячак. Шуңа күрә аннан башка чара калмаганда гына файдаланырга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый дип кенә, тота-каба ябышырга кирәкми.


Фикер өстәү