Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар: «Минем әтигә охшыйсым килде»

Танылган җырчы баласы булу кыенмы? Әти сүзе, әти киңәше аның өчен ни дәрәҗәдә кадерле? Бу сорауларга бүген «Ни хәл?» сәхифәсенең чираттагы кунагы – Динар Шәрәфетдинов җавап бирде. 

– Ни хәл?

Бар да яхшы, рәхмәт! Әле менә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укып йөрим. Шуның белән беррәттән инде өч елдан артык Айгөл Зарипованың  вокал студиясендә дәресләр алып барам.

– Әтиең – җырчы, әниең – хореограф. Бер карасаң, ни өчен иҗат юлын сайлавыңны сорарга кирәкми дә кебек…

– Кечкенә чагымнан ук әтиемнең (җырчы Дәниф Шәрәфетдинов. – Ред.) җырлаганын күреп, аңа сокланып үстем. Минем дә аңа охшыйсым килде. Тора-бара ул мине концертларында катнаштыра башлады. Ул чакта ук, «Нинди һөнәр сайлармын икән?» дигән сорау тумый иде. Музыка мәктәбендә укыган вакытта, төрле бәйгеләрдә катнашып йөрдем. Ә соңыннан, Казанга күченеп, музыка училищесына укырга кердем. Бүген исә икенче елымны консерваториядә белем алам. Консерваториябезнең опера театрында җырлыйм һәм киләчәгемне дә музыканың шушы юнәлеше белән бәйләргә телим.

– Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан көнең исеңдәме?

– Әйе. Әтинең Чаллыдагы концертында булды ул хәл. Аның «Акчарлагым» җырын башкардым мин. Ул чакта бик кечкенә булганлыктан, барын да аңлап җиткермәгәнмендер инде. Ләкин бик көчле һәм озак итеп алкышлаганнарын әле дә яхшы хәтерлим.

– Артист һөнәренең авырлыкларын да яшьтән күреп үскәнсеңдер?

– Әтием мине, авырлыклар булачак, дип, гел кисәтә килде. Гомумән, аның юлын дәвам иттерергә ниятләвем белән килешеп бетмәде ул башта. Ул моны артист һөнәренең күзгә күренми торган нечкәлекләре, ямьсез урыннары барлыгы, җырчылар арасындагы көндәшлекнең көчле булуы белән аңлата иде. Бу өлкәдә үзеңнән бик күпне бирергә кирәк, ә биргәннең барысы да кире кайтмый – мин моны электән аңлап үстем. Ләкин шул ук вакытта тормышымны музыкадан башка күз алдына китерә алмадым. Әтием моны яхшы аңлады, шуңа да миңа ярдәмен, киңәшләрен кызганмады. Хәзер дә шулай. Ул булмаса, мин музыка белән шөгыльләнмәс идем, мөгаен.

Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

«Артист һөнәренең уңай яклары әллә ни күп түгел ул. Беренчесе һәм иң мөһиме – тамашачының сине ишетә алуыдыр, миңа калса. Ә тамашачы ишетсен өчен, синең әйтер сүзең, фикерең булырга тиеш».

– Син кечкенә чакта әтиең гастрольләр белән еш йөргәндер. Аны сагына идеңме?

– Без бик сирәк күрешә идек. Ләкин ул сирәк очрашуларның һәркайсы гомерлеккә истә калырлык булды. Әтием беркайчан да гастрольләрдән буш кул белән кайтмады. Миңа, сеңлемә, әниемә зур-зур бүләкләр алып кайта иде. Аның бер-ике көнгә булса да өйгә кайтып килүе ул чакта шундый зур бәйрәм булып тоела иде безгә.

– Танылган җырчы баласы булу кыен түгелме?

– Кыенлыгы да, уңай яклары да бар. Әтиең танылган җырчы булгач, сиңа да күпмедер дәрәҗәдә өметләр баглыйлар, ягъни җаваплылык хисе зур. «Сине әтиең җырчы булганга күрә генә беләләр», – дип, миңа җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның күләгәсе итеп караучылар да юк түгел. Ләкин синең исемеңне, үзеңне башкалар белә икән, бу бит әле – өстенлек тә. Аннан соң, әтиемнең юлыннан киткәч, аның һәм иҗатташларының ярдәмен тою мине бәхетле итә. Бу өлкәдә белеме, тәҗрибәсе зур кеше буларак, әти миңа кирәкмәгән, мин яисә тамашачы лаеклы булмаган җырлар башкарырга рөхсәт итми, иҗатымны контрольдә тота.

– Ничек уйлыйсың, иҗат кешесенең кумиры булырга тиешме?

– Әлбәттә. Күз уңында сыйфат үрнәге булырга тиеш, миңа калса. Иҗади кеше өчен кумир – яраткан җырчысы гына түгел, ә камиллеккә омтылыш, илһам чыганагы, фикердәше дә.

– Синең кумирың кем?

– Алар берничә. Беренче чиратта, әлбәттә, әтием. Күренекле опера җырчылары, үз иҗатлары белән яхшы энергия, позитив өләшүче эстрада артистлары да – минем кумир.

– Үз концертың турында хыялланасыңмы?

– Әлбәттә. Ләкин ул хыял бик еракта кебек әле, минем ул турыда ныклап уйланганым юк. Чынга аша калса, концерт, һичшиксез, Татарстанда – йә Казан, йә Чаллыда булачак.

Лилия Гыймазова

Блиц-сораштыру

– Әтиең биргән иң истә калган киңәш?

– «Әйтер сүзең булмаса, сәхнәгә чыкма, чөнки тамашачы аны бик тиз күреп, сизеп ала», – ди ул миңа еш кына. Син әйтер сүзеңә һәм үзеңә ышанырга тиеш, шул очракта эшеңнән тәм таба алачаксың. Беркайчан да башкалар артыннан кабатлама. «Пычрак» шоу-бизнесны урап уз. Бу да – аның еш әйтә торган сүзләре. Ә иң мөһиме – ул миңа һәрвакыт: «Нинди генә хәлләргә тарысаң да, кеше булып кал», – ди.

– Тавышыңның көче нидә дип уйлыйсың?

Ихласлыгында, миңа калса.

  • Татар эстрадасыннан аеруча кемне яратып тыңлыйсың?

– Ришат Төхвәтуллинның җырлавын һәм җырларын бик яратам. Ул – чын мәгънәсендә, яхшы сыйфат һәм чын талант үрнәге.

– Синең өчен моң – нәрсә ул?

– Интуитив рәвештә җырны тоемлау, аны аңлау. Башкача әйткәндә, моң  ул –җырның күңеле. Ә җырчы – аңа юл ачучы.

 


Фикер өстәү