Пенсия, яшәү минимумы һәм хезмәт хаклары артачак

Тиздән Россиядә пенсияләр, яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы һәм төрле социаль түләүләр планнан тыш индексацияләнәчәк. Бу хакта  «Россия 1» телеканалында Наилә Аскәр-Задәгә биргән интервьюсында Россия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин хәбәр итте.

«Яшәү минимумын, минималь хезмәт хакы күләмен, пенсияләрне, башка социаль түләүләрне планнан тыш индексацияләү турында карар кабул ителде», –  дигән Орешкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү