Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Донбасста һәм Украинада яшәүчеләргә 700 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм китергән

МЧС Донбасста һәм Украинада яшәүчеләргә 700 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм китергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 79 йөк автомобиленнән торган 14 колонна Донбасс һәм Украинада яшәүчеләргә 700 тоннадан артыграк гуманитар йөк алып килде”, – диелә министрлык хәбәрендә.
Йөк шешәле судан, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрдән, балалар ризыгы, төзелеш материалларыннан тора.
Моннан тыш бер тапкыр бирелә торган акча тапшыру эше дәвам итә: 5 меңнән артыграк пенсионер һәм бюджет өлкәсе хезмәткәре 10ар мең сум акча алган инде.


Фикер өстәү