Танылган җырчы: «Фонограммага җырламый» дип, ник мине мыскыллап яздыгыз?»

Соңгы 20–30 ел эчендә татар эстрадасына яңадан-яңа җырчылар килде, эстрада сәхнәсендә «кул тыгарлык та» урын калмады. Җырчылар ишле булган саен, алар арасында көндәшлек тә артты. Көндәшлек дигәннәре кара көнчелеккә дә әйләнеп, бер-берсенә антиреклама да ясый башладылар. Мәсәлән, «фәлән җырчының тавышы юк, фонограммага җырламаса, аны җырчыга санап та булмый…» кебек сүзләр ишетелә башлады, кайберләренең исемнәре дә аталды.

Хәтерлим: шул елларны иң зур тиражлы газеталарның берсендә «Фәлән Фәләнов фонограммага җырламый» дип язып чыкканнар иде. «Фәлән Фәләнов»ның исемен әйтмим инде, ул – әйбәт җырчы, бүген дә исән-сау. Менә шул җырчы «Фонограммага җырламый» дигән сүзләрне үзе өчен антиреклама дип кабул иткән дә, газетаның баш мөхәррире янына кереп: «Ник мине мыскыллап яздыгыз?» – дигән.

Баш мөхәррир, әлбәттә инде, аптырап калган. Сәхнә йолдызларының шактые компьютер аша көйләп, тавышларын камил дәрәҗәгә җиткереп азапланган бер заманда, әлеге газета «Фәлән Фәләнов фонограммага җырламый» дип язып чыкты бит! Каян килеп мыскыллау булсын инде бу?! Әмма җырчы моны башкача кабул иткән икән. «Менә минем турында «Фәлән Фәләнов акча урламаган» дисәләр, синдә иң элек нинди фикер туган булыр иде?» – дип, мөхәрриргә бәйләнгән. Тегесе ни әйтергә белми аптырап калган. Ә «Фәләнов» аның саен бәйләнә икән: «Ә-ә, дәшмисеңме? Димәк, мин дөрес сөйлим. Минем фамилия кергән җөмләдә акча урлау турында сүзләр язылган икән, кеше инде, әлбәттә, монда нидер бар, дип уйлаячак. Сезнең «фонограммага җырламый» дип язуыгыз да кешене шиккә сала».

Мөхәррир өстәл тартмасыннан бер ярты чыгара, бераз тотып куялар болар. Мөхәррир хәмер җырчыны бераз тынычландырмасмы дип өметләнә, үзен сыйлаган кешене сүгү, ничектер, уңайсыз бит инде ул. Әмма башына «арыслан сөте» йөгергәч, «Фәләнов» тагын да катырак кыза башлый. «Син мине аракы белән генә майлый алмассың. Сезнең «Фәләнов фонограммага җырламый» дип язуыгыз «фонограммага авыз ачып тора» дип аңлашыла», – ди.

Мөхәррир моны миңа көлә-көлә сөйләде. Икенче яртының да башына җиткән болар, әмма теге җырчы: «Мин сезне барыбер болай калдырмыйм», – дип чыгып киткән ди.

Бу хакта мин нидер язарга дип күптән уйлап йөрдем, әмма башка бер җүнле фикер килмәде. Ә бит әлеге «Фәләнов» үзенчә җыр сәнгатенең камиллеге өчен көрәшкән. Фонограммага авыз ачып торуны тамашачыны алдау, аңа хәләл булмаган, контрафакт тауар сату дип кабул иткән. Һәрхәлдә, шулайдыр дип уйлыйм. Юкса ул гомер буе «тере тавыш» белән җырламас иде, башкалардан да таләп итмәс иде. Бүген ихласлыкка болай да кытлык. Җыр сәнгате дә сәнгать булудан туктап, шоу-бизнеска әйләнеп бара. Ә югары зәвык тәрбияләү, тамашачыга, Тукай әйтмешли, «күңел рәхәте илә җырлар» бүләк итү кайда?

Мин бөтен җырчыларны «бер чыбыктан сөрергә» җыенмыйм. Безнең менә дигән җырчыларыбыз бар, алар бик күп. Әмма чын җырчылар арасында җырлаучыларның да буталып йөрүен күңел кабул итеп бетерә алмый дип кенә әйтмәкче идем. Язганнарымны антиреклама дип тә кабул итмәгез, җәме!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү