Илфак Хафизов:  «Яңалык дип, үзебезне югалтмасак иде»

Берәүләр роль дип чат ябышканда, ул, тулаем ача алмадым дип баш тартырга, бертөрлелек башланса, гомумән, эштән китәргә мөмкин. Бәлкем шуңа да Тинчурин театры артисты Илфак Хафизовның рольләре ихластыр. Без аның белән театр тормышы, «рәхәт» һәм «авыр» рольләр, күңел халәте, хәзерге вазгыять турында сөйләштек.

Блиц-сораштыру

– Илфак, Алла боерса, өч тапкыр бабай буласың бар бит әле. Булачак кияүләреңә нинди таләпләр куячаксың?

– Кызларымны яратсыннар, бәхетле итсеннәр. Калганы үзләре теләгәнчә…

– Өстәл китабың нинди?

– Кәефкә карап… Аерым бер китабым юк.

– Холкыңны өч сүз белән тасвирлыйк әле.

Үзсүзле, җаваплы, юләр-тәвәккәл.

Сәхнә ул – …

– көн дә яңа язмыш!

– Ләкин бит сәхнәдән китеп торган вакытларың да булды. Сәбәбе нидә иде?

– Китүем бер караганда кинәт булса, икенче яктан, соңгы елларда ул хакта уйлана идем инде. Ниндидер этәргеч кенә кирәк булгандыр. Ул елны мин театрдан башка дөнья белән таныша башлаган идем. Әйтик, Теләче районының 25 еллыгы бәйрәмендә үземне режиссер буларак сынап карадым. «Болгар радиосы» концертларына сценарийлар яздым, киноларда икенче режиссер, администратор буларак эшләп карадым. Ошый башлады. Чөнки анда киңлекләр башка. Ә тамашачы шул ук диярлек. Шуңа күрә ул вакыттагы баш режиссер белән аңлашылмаучанлык бер этәргеч кенә булгандыр. Ә бәлки шулай тиеш булгандыр. Ләкин үкенмим. Ул миңа сәхнәне башка яктан аңларга өйрәтте. Әмма яраткан театрыма хыянәт итмәдем… Гел күзәтеп бардым һәм 3 елдан кире әйләнеп кайттым. Чөнки театр ул – башка дөнья!

– Сәхнәдә остазың дип әйтерлек кешең бармы?

– Остазым бер: Заһидуллин Рәшит Муллагали улы. Ә калганнар – үрнәк.

– Ир башың белән сәхнәдә уйнап йөрисең, дип әйткәннәре дә булгандыр әле.

– Булды. Әтием Илшат та артист булуымны  башта кабул итмәде. Театрда ике-өч ел эшләгәч кенә күнде. Авылдагы абый-апалар, улың молодец, булдыра, дигәч кенә, фикере үзгәргәндер. Ачуланмаса да, канәгать түгел иде. Ул миңа: «Ир-ат бул, нык бул», – дип әйтә иде. Аның өчен ир-ат уйнап йөрергә тиеш түгел, эшләргә тиеш. Ә башкалар сөйләнсә дә, аяк терәп каршы килмәде. Минем терәгем нык иде. Әнием миңа ышанды…

– Кабил, Хөкемдар, Кәрим Тинчурин һәм башка бик күп рольләр башкарган актер син. Үзең рольләрне «тормышлар» дип атыйсың икән. Иң авыр «тормышлар»ның берсенә тукталыйк әле.

– Авыр, тетрәндергеч язмышлы образларны уйнау рәхәт. Анда казынасың, геройны аңларга тырышасың. Аның белән бергә бәргәләнәсең. Әйтик, «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклендә Кәрим Тинчурин роле тетрәндергеч иде. Ул «галәм»не мин ачып бетерә алмадым дип саныйм. Физик яктан да, күңел халәте, акыл белән дә кабул итү авыр иде. Аның кичергәннәрен күз алдына да китереп бетереп булмый. Шуңа күрә, шашмасам ярар иде дип, үземне тыярга туры килде.

Ә менә «Син бит – минем бергенәм» (авт. – Исламия Мәхмүтова) спектаклендәге Айнурның тормышы бик авыр, әмма аны уйнау әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Анда бар да гади һәм аңлашыла. Бәлки кайвакыт артык катлауландырырга да кирәкмидер…

– Танылу артистны бозамы? Үзеңә шундый «бозылу» яныймы?

– Кем ничек кабул итә бит… Шуны әйтә алам: танылу бик нык файда китерә. Әйтик, гади тормышта кешеләр белән аралашканда, башкача мөнәсәбәт. Артист бу дип мактамасалар да, хөрмәтләре сизелә. Мин исә «тишек бер тиен» кебек гади булырга тырышам. Чөнки авыл малае, гадилек яратам. Кайчак артыграк мактый башласалар, уңайсызлыктан тизрәк сүзне башкага борам. Без бит барыбыз да бертигез. Барыбыз да – адәм балалары. Минемчә, кешене һөнәренә карап түгел, кылган гамәленә карап хөрмәт итәләр…

Мине бозармы дигәндә, бозмаса ярар иде, дигән теләктә калам. Берәү дә бозылыйм әле дип бозылмыйдыр. Ялгыш борыны гына күтәрелеп китәдер. Әлбәттә, эш күплеге, вакыт җитмәү аркасында кайбер кешеләрнең «үзгәрдең әле син» дип әйткәннәрен ишеткәлим. Алар алдында гафу үтенәм. Мин бары җитешмим генә, зинһар, кичерсеннәр. Ә вакыт булганда, сөйләшер өчен мин һәрчак ачык. Әгәр ярдәмем кирәксә, бар эшемне ташлап чабарга да әзер.

– Нинди рольгә алынмас идең?

– «Зәңгәр»не, хатыншаны уйнамас идем.

– Тинчурин театры үзгәрештә. Үзең ул үзгәрешләргә өлгерәсеңме? Яңалыкны авыр кабул итә торган кешеме син, әллә җиңелме?

Мин яңалык яклы!

Киләчәктә – якты!

Балкый анда өмет, хыяллар…

Тик аркада – җоннар,

Үрә торган алар.

Артта калган эздә –

Үлекләр…

Шушы шигыремнән бар да аңлашыладыр. Яңалык дип, үзебезне югалтмасак иде…

 

– Элек тинчуринлыларны икегә бүленгән дип сөйлиләр иде. Ә хәзер хәлләр ничек?

– Директор – хуҗа, режиссер роль бирә. Ләкин минем өчен кыйбла күренми.

– Иҗат эшенең кадере бармы?

– Бар. Без кешеләрнең күңеленә, аңына йогынты ясый алабыз. Яхшылыкка гына илтсәк иде. Үрнәкме ул, гыйбрәтме, мөһим түгел. Минемчә, иң мөһиме – тамашачыны яхшылыкка илтү.

– Социаль челтәрләрдә тагын бер талантың ачылды: көнүзәк хәлләргә багышлап, шигырьләр язасың икән. Бу – күңел бушату алымымы?

– Чыннан да, бу – күңелемдә кайнаган фикерләрдән арыну ысулы. Ул уйлар, бәргәләнүләр корт кебек эчтән кимерә. Ә язып чыккач, җибәрә. Җиңел сулап куясың. Элек кешеләргә күрсәтми генә ноутбукка җыеп бара идем. Тик алай гына күңелне бимазалаган хистән котылып булмый икән. Бары кемгәдер әйткәч, кешеләр алдына чыгаргач кына бушанам.

– Без бик үзенчәлекле чорда яшибез. Кешелек гыйбрәт алырмы икән бу хәлләрдән?

– Алганы ала, алмаганы юк. Театрда «Без – 41 нче ел балалары» спектаклен уйныйбыз. Андагы вакыйгалар матур тел белән, шаяру аша язылса да, сүзләр астында авыр тормыш чагыла. Спектакль ахырында мин: «Авыр кырыс еллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, хәтерлим, безгә яшәргә, үз бурычыбызны үтәргә кирәк иде. Әйе, безгә ЯШӘРГӘ кирәк иде!» – дигән сүзләр әйтәм. Бүгенге вазгыятьтә дә безгә ЯШӘРГӘ кирәк. Ә ничек яшәргә дисәгез, анысын кем ничек булдыра ала инде.

– Мөмкинлек булса, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?

– Үткәнгә кайтып булса, тизлекне. Хәзерге акылым булса, буш вакытымны тулыландырып бетерер идем. Ә хәзерге көндә мин бәхетле!

Илфак турында кызыклы фактлар

  1. Рус авылында туганлыктан, теле «мама» дип ачылган.

  2. Беренче сыйныфта шигырь язып, Кыш бабайга сөйләп, бүләк алган.

  3. Көрәш буенча 3 нче разрядлы спортчы.

  4. Театр артисты булу карарын 1 нче апрель, шаяру көнендә кабул иткән.

  5. Казан театр училищесын беренче яртыеллыктан соң ташлап кайтып китәргә теләгән. Бары тик әнисеннән оялып кына, каникулдан соң укырга килгән.

  6. 3 нче курсны тәмамлагач, җәй көне печән алып кайтканда трактор арбасы астында калып, үлем белән күзгә-күз очрашкан.

  7. Хикәяләр, шигырьләр, җырлар авторы.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү