«Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

 «Уникс»  концертлар залында «Созвездие – Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Концертта конкурсның суперфиналында призлы урыннар яулаган балалар бүләкләнде.

Заманча эстрада сәнгатендә иң зур хәрәкәт булып торган «Созвездие – Йолдызлык» фестивале кабат яңа йолдызлар кабыза. Фестиваль сәләтле яшь башкаручыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Быел жюри әгъзалары республиканың 48 районыннан 5000нән артык катнашучы арасыннан чын сәләт ияләрен эзләде. Зона этапларында барлыгы 60 меңнән артык катнашучы 21 меңгә якын иҗат номерлары белән чыгыш ясады. Гала-концертта катнашучылар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләре», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз талантларын күрсәттеләр. Фестиваль лауреатларына дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан дәүләт стипендияләре тапшырылды. 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак. Анда калган җиңүчеләрнең исемнәре, проектның Гран-при ияләре билгеле булачак. Шулай ук, фестивальнең быелгы яңалыгы – фестивальдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус призын тапшырачаклар.

– Балаларга бәя бирү бик авыр. Аларның барысы да бертигез түгел, тик алар бөтенесе дә тырыша, бар көчләрен куя. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Ул ничек балалар белән эшли, нәтиҗәсе шундый була. Укытучы гына түгел, бала да тырышырга тиеш. Җиңүгә юл озак була ул. Хәзер биеп кенә Гран-при алып булмый, үзеңнең үсешең, осталыгың белән жюри әгъзаларын шаккатырырга кирәк. Мин бу проектта инде 22 ел. Бу еллар дәвамында башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе бик зур. Миллионлаган бала зур фестивальнең бер өлеше булып өлгерде. Бөтен күңелләрен биреп, сәхнәдә үскән балалар мөстәкыйль була, җәмгыятьтә үз урынын таба. Без аларны шулай тәрбияләргә тырышабыз, – диде фестивальнең жюри әгъзасы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова.

Яшь башкаручылар, биючеләр уңышка ирешсен өчен, укытучыларга да күп хезмәт куярга туры килә. Чөнки уңышлы чыгыш артында – күп сәгатьлек репетицияләр, эзләнү, дулкынланулар. Әлмәтнең «Фристайл» заманча бию студиясен җитәкләгән Максим Апраксин да әзерлек эшенә күп көч салган.

– Безнең коллективта 150дән артык бала шөгыльләнә. Бүген гала-концертта ике кече төркем бүләкләнә, өлкән төркемнәр 22 апрельдә «Пирамида»да узачак йомгаклау концертында бүләкләнәчәк. Барысы да призлы урыннардан башланмады, әлбәттә, мондый нәтиҗәгә акрын адымнар белән килдек. Фестиваль елдан-ел үсә, яңа сулыш ала. Бу иҗат коллективларының үсеше өчен дә бик мөһим. Фестиваль бит ул Олимпиада кебек, монда кеше факторлары зур роль уйный. Барысы да камил була алмый. Киресенчә, без үз хаталарыбызда өйрәнәбез, алар ярдәмендә үсәбез, – диде ул.

Фестиваль Татарстанның район һәм шәһәрләрен генә түгел, Россия төбәкләрен дә колачлый. Быел фестивальдә Мәскәү, Мари Иле, Самара, Пермь, Донецк республикасыннан да катнашучылар булды.

– 22 нче мәртәбә сезнең белән шушы «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә очрашабыз. Бу – чыннан да, зур бәйрәм. Балалар үзләренең талантлары белән безне елдан-ел шатландыра. Монда күпме матурлык, тәрбия, күпме хезмәт куелган. Фестиваль балаларның тормышка карашларын формалаштыруда, кешеләр белән аралашуда зур бер мәктәп булып тора. «Йолдызлык»та катнашу гына да – ул үзе зур җиңү, – диде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Сәхнә белән яшәүчеләр өчен «Йолдызлык» фестивале чын мәгънәсендә иҗади югарылыкка күтәрелүдә бер баскыч булып тора, яңа талантларга ачылырга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудыра. Сарман районының Әлмәт авылыннан булган 10 яшьлек Азамат Исламов «Конферанс» номинациясендә катнаша.

– Әлеге конкурста җиде яшьтән катнаша башладым. Беренче чыгышымда бик дулкынланган идем, берникадәр курку хисе дә бар иде. Сәхнәгә чыккач, ул онытылды һәм мин әйбәт итеп җырладым. «Конферанс» номинациясендә беренче ел катнашам. Финалга үтүемә шатмын, беренче яки икенче урын алырмын дип ышанам, – дип сөйләде Азамат.

Чуашстанның Шыгырдан авылыннан килгән Риана Камалова үз җырлары белән кешеләргә бәйрәм, шатлык, якты хисләр бүләк итәргә хыяллана.

– «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесендә катнашу ул – зур горурлык. Мин моңа күптән әзерләндем, зур тырышлык куйдым. Җырларым белән кешеләрне сөендерергә телим. Әлеге зур вакыйганың бер өлеше булуыма чиксез шатмын, – диде ул.

                                            Ләйсән Сафина  

Фото: Татар-информ

 

 


Фикер өстәү