Сөйләп булмаганны көйләп була: Әлмәттә фортепиано сәнгате академиясе узды

Бетховен әсәрләрендәге тормыш фәлсәфәсе, Шопенның шигъри иреге, Бах көйләрендәге гармония бөтенлеге… Шуларның барын да нибары 88 төймә ярдәмендә җиткереп була. Иң мөһиме – бармакларың күңелең белән бергә хәрәкәт итсен.  Дөнья күләмендә танылу алган пианистка һәм профессор Мирослава Марченко шул фикердә. 

Бүген фортепиано сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрергә, милли фортепиано мәктәбен камилләштерергә кирәк. Әнә шул максатны күз уңында тотып, «Татнефть» компаниясе ярдәме белән, Әлмәттә II Халыкара фортепиано сәнгате академиясе узды. Әлеге проект «Татнефть» нең махсус Гранты нигезендә гамәлгә куелган.

Проект кысасындагы мастер-классларның барысы да Әлмәт музыка көллиятендә узды. Без килеп кергәндә, уку йорты музыка дөньясына чумган иде. Музыка көллияте булгач, исеме җисеменә туры киләдер инде, диярсез. Ләкин ул көнне биредә аеруча илаһи мохит хөкем сөрде: Россиянең атказанган укытучысы, Мәскәү консерваториясе профессоры Мирослава Марченко музыка әсәрләренең иң нечкә урыннары, серләре турында сөйләде.

– Әлмәткә беренче тапкыр берничә ел элек килдем. Ул чакта мондагы инструментларның сыйфаты бик начар иде. «Татнефть»нең ярдәме сизелә: бүген сәхнәдә «YAMAHA» рояле тора. Компаниядә сәнгатьнең дә нефть кебек алтын дәрәҗәсендә булуын яхшы аңлыйлар, мин моңа бик шатмын, – диде танылган музыкант.

Көнозын дәвам иткән мастер-класслар, Мәскәү кунагы тәкъдим иткән концерт катнашучыларны битараф калдырмагандыр. Бөгелмә, Лениногорск, Казан, Әлмәтнең яшь пианистлары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табып кына калмыйча, Мирослава Марченкодан практик дәресләр дә алды.

– «Татнефть»ның финанс ярдәме безгә Татарстанның нефть төбәгендә заманыбызның күренекле музыкантлары белән берлектә фортепиано сәнгатен үстерү идеясен тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Әлеге проект нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар Таруса шәһәрендәге Святослав Рихтер исемендәге җәйге иҗат мәктәбендә катнашу өчен тәкъдим ителәчәк. Мондый мөмкинлеккә ия булучылар Мәскәүнең иң яхшы профессорлары белән берлектә музыка серләренә төшенәчәк, ә соңыннан танылган дирижер Иван Великанов белән симфоник оркестрда уйный алачак, – диде проектның авторы һәм оештыручысы, Әлмәт музыка көллияте укытучысы Әлфия Шиһапова.

Мастер-классларда укучылар һәм студентлар гына түгел, балаларга музыка белеме бирүче укытучылар, остазлар да катнашты. Алар исә Мәскәүдән килгән коллегаларына педагогика юнәлеше буенча сорауларын бирә алды.

II Халыкара фортепиано сәнгате академиясе кысасындагы мастер-классларның чираттагысын Татарстанның халык артисты, күренекле пианист, «Шопен илчесе» Рэм Урасин уздырган. Монысын үзебез күрә алмасак та, көллиятнең актлар залы Казан, Ижау, Можга, Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Нурлат, Мөслим, Зәй, Сарман, Урыссу, Баулы, Яшел Үзәннән килгән музыкантлар һәм барлыгы 120дән артык укытучы белән шаулап торганны сөйләделәр. Миңа калса, әлеге проектның әһәмиятен шушы саннар да раслый.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү