Беренче Советлар Союзы Герое — батыр егет Батыршин

Милләттәшебезгә Советлар Союзы Герое исеме 1938 елны Хәсән күле буенда япон милитаристларына каршы көрәшкәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Каһарман Гыйльфан Батыршин Бөек Ватан сугышында да башыннан ахырына кадәр катнаша. Аны 1947 елны Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү мәхкәмәсе утырышына чакыралар. Шуннан кайтышлый, авиация фаҗигасендә һәлак була.

Хәсән күле

«Ил геройлары» сайтында милләттәшебезнең батырлыгы турында мондый юллар бар. «1938 елның 31 июлендә Посьетск чик сакчылары отрядының маневрлы төркемендә отделение командиры, кече командир Г.Ә.Батыршин, Заозерный биеклеген (Хәсән күленең көньяк яры) алганда, команда пунктын һөҗүмнән саклап, дошманның ут нокталарын юкка чыгара. Японнар чик сакчыларын камап алырга уйлаганда, Батыршин һөҗүм итүчеләрне үзенә җәлеп итә. Яралануына карамастан, дошман уты астында авыр хәлдәге командирын эзләп таба һәм сугыш кырыннан алып чыга. 1938 елның 1 августына каршы төндә аның отделениесе сан ягыннан күпкә артык булган дошманга каршы уңышлы сугыш алып бара. СССР дәүләт чиген саклауда күрсәткән батырлыгы өчен кече командир Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә».

Хәсән күле янындагы сугышлар 13 көн дәвам итә. Батыршин, җилкәсенә яралыларны салып, 500 метр киңлектәге күлне 9 тапкыр кичә. Чик сакчылары арасында бу олы бүләккә ул беренчеләрдән булып лаек була.

Ямаширмә егете

Украинада туса да, без геройны зур горурлык белән якташыбыз дип әйтә алабыз: аның әнисе Фатыйма тумышы белән Биектау районындагы Ямаширмә авылыннан. Хәер, язучы Шамил Рәкыйповның «Таңнар бездә матурмы?» китабында язылганча, ул үзе турында иптәшләре янында да, командирлары алдында да, мин – Татарстаннан, дип йөри. Авылдашлары әйтүенчә, җәй айларын гел авылда үткәргәнгәдер, күрәсең, Гыйльфан Батыршинның исеме Ямаширмә авылының халык саны алу кенәгәсендә дә бар. 1920 нче елларда гаилә авылга кайта, соңыннан Казанга күченә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Гыйльфан «Пишмаш» заводында эшли башлый. Ни сәбәпледер, яңадан Украинага китә.  Лисичанск шәһәрендәге шахтага эшкә урнаша, беррәттән тау техникумында укый, спорт белән шөгыльләнә. Шуннан Ерак Көнчыгышка, Кызыл Армия сафларына чакырыла.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

«Батыршин маршы»

Гыйльфан Ямаширмәгә, инде Герой булып, 1939 елны кайта. Авылдашлары аны бик җылы каршылый, Хәсән күле буендагы чик сакчыларының каһарманлыклары турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Хәтта ат бүләк итәләр. Әмма аңа тынычлап ял итәргә туры килми. Бертуктаусыз кунакка чакыралар. Беренче көнне үк «Пишмаш» заводында да көтәләр. Шунда ул үзенең верстагын да күреп ала. Анда «Бу слесарь верстагы артында Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин эшләде» дип язылган була. «Кая карама таныш йөзләр. Барысын да кысып кочаклыйсы, каты итеп кулларын кысасы, элеккеге кебек туйганчы рәхәтләнеп сөйләшәсе килә…» – дип сөйли ул бу очрашу хакында. Соңыннан театрга чакыру билетлары тапшыралар. Анда күренекле шагыйрьләр җыела. Гармунчы Фәйзулла Туишев Донбасс турындагы җырны сузып җибәрә. Шулвакыт алып баручы кинәт кенә: «Оркестр «Батыршин маршы»н башкара», – дип игълан итә…

Бөек Ватан сугышы

Геройны Мәскәүгә, Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы аның өчен Белоруссиядә, уку йортын тәмамлаганнан соң стажировка үткәндә башлана. Ул хезмәт иткән часть камалышта кала. Аннан чыгу өчен Батыршин җитәкләгән отрядка, дошман тылы буйлап сугыша-сугыша, меңнәрчә чакрым юл үтәргә туры килә. Соңрак ул Сталинград янындагы сугышларда батальон командиры була, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң майор Батыршин Казаннан гаиләсен алып, Мәскәүгә күченә. Яшь офицерлар – булачак чик сакчыларын үз тәҗрибәсенә өйрәтә.

Дөреслек яклы

1947 елны Гыйльфан Батыршинны, шаһит буларак, Токиога – халыкара хәрби трибунал процессына чакыралар. Ул анда, бары тик дөреслекне генә сөйләргә ант итеп, 1938 елда Хәсән күлендә булган вакыйгаларны бәян итә. Әмма аны провокацион сораулар белән күмеп ташлыйлар, японнар белән бәрелеш очраклы гына, куе томан аркасында килеп чыкты дип әйттермәкче булалар. Шулвакыт Япония кораллы көчләре министрын яклаучы залга олы яшьтәге бер японны чакыра. Ул үзен, чик сакчысы идем, дип таныштыра. Гыйльфан кинәт бәрелеш вакытында үзләренә һөҗүм иткән бу кешене танып ала һәм судка болай дип мөрәҗәгать итә: «Мин бу кешене, чыннан да, Хәсән күле буенда күрдем. Әмма ул чик сакчысы түгел, ә жандармерия гаскәре офицеры иде. Гомерен саклап калуыбызны үтенде. Без шундый адымга барсак та, ул бүген, дөреслек яклы булырга ант биреп, ялган сөйли. Аның документлары да безнең кулда. Кызганыч, алып килергә уйламаганбыз», – дип сөйли. Шулвакыт совет прокуроры Танаки Рюкачиның хәрби билетын өстәлгә китереп куя. Хәтта шушы бер документ кына да Хәсән күле янындагы бәрелешнең чик сакчылары арасында очраклы гына килеп чыкмавын, ә жандармерия офицерлары тарафыннан алдан уйланылган провокация икәнен раслый.

1947 елның 11 декабрендә 33 яшьлек Батыршин утырган самолет Владивостокка килеп җитә алмый. Кинәт кенә суга төшеп китә дә бата. Очкычтагылар барысы да һәлак була. Әлеге фаҗиганең ни сәбәпле килеп чыгуы бүгенгә кадәр ачыкланмаган әле.

1970 нче еллар башында башкалабызның бер урамына Гыйльфан Батыршин исеме кушыла. Тарихи ватанында – Ямаширмә авылында аның истәлегенә һәйкәл куела, мәктәптәге Дан музеенда Геройга багышланган почмак ясала. Музей җитәкчесе Чулпан Галиәхмәтова: «Мәктәптә ремонт бару сәбәпле, әлегә барлык экспонатлар да җыеп куелган. Ачылгач та, музейны яңартырга уйлыйбыз. Тик, ни кызганыч, экспонатлар белән мактана алмыйбыз, фотографияләр генә бар. Кызлары Әлфиянең ире Рафаэль бер кайтып киткән иде. Әтиләренең әйберләрен шушы вакыйга уңаеннан Сахалинда ачылган музейга тапшырганнар булып чыкты. Белешә торгач, мин үзем дә Батыршиннар күршесендә яшәвемне ачыкладым. Кайчандыр аларның өйләрен күрше Урал авылы кешеләре сатып алган икән. Истәлекләрне барларга тырышабыз инде», – диде. Ни кызганыч, без беренче каһарманыбыз турында, чыннан да, бөтенләй белмибез кебек тоелды миңа. Күпме генә сораштырып карасам да: «Казанның Киров районындагы Батыршин урамы кем хөрмәтенә аталган?» – дигән сорауга дөрес җавап бирүче табылмады…

  • СССР яшәгән чорда барлыгы 12777 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шуларның 7998е – рус милләтеннән, 2021 украин, 299 белорус, 161 татар, 107 еврей, 96 казах, 90 грузин, 89 әрмән, 67 үзбәк, 63 мордва, 45 чуаш, 43 азәрбайҗан, 38 башкорт, 31 осетин, 18 мари, 16 төрекмән, 15 литвалы, 15 таҗик, 12 латыш, 12 кыргыз, 10 коми, 10 удмурт, 9 эстон, 8 карел, 8 калмык, 6 кабардин, 6 адыгей, 4 абхаз, 2 якут, 2 молдован, 1 тывалы. Бу исемлектә репрессияләнгән халыкларның вәкилләре юк.
  • Советлар Союзы Герое исеме 12618 кешегә – бер тапкыр, 154 кешегә – ике тапкыр, өч кешегә – өч тапкыр (Семен Буденный, Иван Кожедуб һәм Александр Покрышкин), 2 кешегә дүрт тапкыр (Леонид Брежнев һәм Георгий Жуков) бирелә.
  • Советлар Союзы Геройлары арасында балалар һәм яшүсмерләр дә бар: Леня Голиков (16 яшь), Марат Казей (14 яшь), Валя Котик (14 яшь), Зина Портнова (17 яшь).
  • Хатын-кызлар арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое – очучы Валентина Гризодубова.
  • Соңгы кеше булып бу мактаулы исемгә 1991 елның 24 декабрендә Леонид Солодков лаек була. Аңа бүләкне, СССР таркалып, 22 көн үткәч кенә тапшыралар. Ул шуңа күрә «Советлар Союзына хезмәт итәм» дигән сүзләр урынына «Рәхмәт» дип кенә әйтә ала.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү