Дару җитәчәкме — «ВТ» хәбәрчесе ачыклады

Россиядә даруларга ихтыяҗ кими башлаган. DSM Group тикшеренү агентлыгы белгечләре шулай дип белдерә. Алар уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы бер атна эчендә Россиядә дарулар 15 процентка азрак сатылган. Шикәр белән беррәттән, кырып-себереп, дару җыючылар бераз тынычланган булса кирәк. «ВТ» хәбәрчесе, бу хәбәргә ачыклык кертү өчен, башкала даруханәләренә юл тотты.

Миннән артса – кызыма

Иң элек эш янында урнашкан даруханәгә керергә булдым. Өч кешелек чиратка басып, витринаны карыйм. Алар шыплап тулган. Даруханәгә юлы төшкән кешегә иң кирәкле препаратларның барысы да күз алдында тора. Миңа кадәр чиратта булганнар, нигездә, авыртуны баса торган, салкын тигәндә эчә торган дарулар алды. Фармацевт сораган берсен алып бирә торды. Мин исә инсулин, калкансыман биз авыруын кисәтүче «L-тироксин», температураны төшерә торган «Нурофен» даруларының барлыгы-юклыгы белән кызыксындым. Ник дигәндә, бер ай элек күпләр даруханәләрдә нәкъ менә шушы даруларның юклыгыннан зарланды. Мин кергәнендә исә алар барысы да бар икән. «Инсулин ике атна элек ук кайткан иде. Сатуда ун кап бар әле. Сез сораган башка препаратлар запасы да шул чама», – диде фармацевт кыз.

Юл уңаенда очраган тагын ике даруханәдә дә мин телгә алган дарулар бар иде. Бер-ике атнадан яңа партиясе кайтачак, дип ышандырдылар. Өй янындагы даруханәдә исә инсулин булмады. Фармацевт кыз: «Бу көннәрдә кайтачак», – дип вәгъдә бирде. «L-тироксин» даруының да биредә аз дозалысы гына калган иде. Анысы да биш кап кына. Минем алда чиратта торган Зөлфия ханым бишесен дә алды. «Аларны барыбер озак саклап булмый бит, ник шулай күп итеп аласыз?» – дип кызыксындым. «Булганда алып куям әле. Күрше йортта гына торам. Дару кайтканчы көнаралаш кереп, белешеп тордым. Анысы да биш кап кына калган. Мондый кечкенә дозаны миңа көнгә ике тапкыр эчәргә туры киләчәк. Артык калса, кызыма бирермен. Аны профилактика өчен дә эчсәң була бит. Безнең нәсел калкансыман биз авыруыннан интегә. Шуңа бездән артмый ул», – ди Зөлфия ханым. Шул рәвешле даруханәдә артыгы белән дару җыючылар әле дә очрый икән әле.

Саклауга да бәйле

Казандагы шәхси даруханә хужасы, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова сүзләренә караганда, Зөлфия ханым кебек запаска дару җыючылар соңгы арада сирәк очрый башлаган. «Бер ай элек даруханәләрдә бик зур ажиотаж иде. Халык күпләп дару сатып алды. Температураны төшерә торган «Нурофен» даруына сорау аеруча зур иде. Бүген бу шаукым басылды. Кирәкле дарулар график буенча кайта тора. Бернинди тоткарлык юк. Соңгы арада бездә дарулар 15 процентка кыйммәтләнде. Бу аеруча читтән кертелгән дару хакларында сизелә», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Даруханә хуҗасы сүзләренә караганда, март аенда биредә «L-тироксин», «Эутирокса», «Финлепсин», «Тамоксифен» препаратларына кытлык булган. Бу даруларга март ахырында заказ биргән кешеләр аны апрель башында гына кулга алган. «Хәзер бездә бу дарулар барысы да бар. Ләкин без теләгән кадәр күләмдә түгел. Шуңа күрә бер кулга ике каптан да күбрәк дару сатмыйбыз. Тик бу – вакытлы чикләү генә. Кабат март аендагы кебек ажиотаж тумасын дип тырышабыз», – ди Гөлия Вәлиәхмәтова.

Ажиотажны күп очракта үзебез үк тудырабыз шул. Күңел тынычлыгы аз гына югалса, әйбер җыя башлыйбыз. Әйтик, шул ук соңгы арада телдән төшмәгән «L-тироксин» даруының сатуда булмый торуы да – үзебезнең гаеп. Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен, рәсми саннарга күз салу да җитә. Чагыштыру өчен: 2019 елда ил күләмендә – 11 миллион кап, 2020 елда – 26 миллион кап «L-тироксин» сатылган булса, мартның беренче ун көнендә үк инде бу сан 3,6 миллион капка җиткән.

Хәтерләсәгез, журналистлар белән соңгы очрашу вакытында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева халыкны запаска дару җыймаска өндәгән иде. Бердән, бер дару да гомерлек түгел, һәркайсының яраклылык вакыты бар. «Дөрес сакламаган очракта, яраклылык вакыты чыкмаган даруның да шифасы тимәскә мөмкин. Әйтик, күпләр инсулинны суыткыч ишегендә саклый. Ләкин аны суыткычның үзендә сакларга кирәк. Аш бүлмәсендә температура тотрыклы түгел. Шуңа күрә анда даруларны, гомумән, сакларга ярамый. Аларны тәрәзә төбендә, кояш төшә торган ачык урыннарда да тотмау хәерле. Дөрес сакламаган очракта аларның файдасы калмый. Юкка гына даруханәләрдә һәр дару аерым шартларда сакланмый бит инде», – дип сөйләгән иде Фәридә Яркәева.

Дару җитәчәк

Халык кибетләр белән беррәттән берөзлексез даруханә юлын да таптаган көннәрдә белгечләр, дару җитәчәк, дип тынычландырды. «Таттехмедфарм» идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республика 97 процентка дарулар белән тәэмин ителгән. Быел Татарстанга дәүләт контракты буенча 6,3 миллиард сумлык дару кайтачак. Бу акчаның 5,5 миллиард сумы – түләүле даруларга, 18,8 миллион сумы халыкны бушлай дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта республикага 3,7 миллиард сумлык дару кайткан инде. Аларның бер өлеше республика даруханәләренә, дәвалау оешмаларына таратылган. Бу дарулар тагын 2,5–3 айга җитәр, дип планлаштыралар. Халыкны бушлай тәэмин итү өчен каралган дарулар исә 4,5–5 айга җитәчәк, дип фаразлана. Хәзерге вакытта «Таттехмедфарм» складларында тагын 2,2 миллиард сумлык дару запасы бар. 10 майга кадәр республикага өченче кварталга исәпләнгән дарулар кайтачак.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиягә карата кертелгән чикләүләр даруларга кагылмаган. Җитештерүчеләр дарулар график буенча кайтарылачак дип вәгъдә биргән. Санкцияләр аркасында дарулар җитештерә торган бер генә чит ил оешмасы да Россия базарыннан китмәгән. Шуңа күрә дару кайтаруда да тоткарлыклар булмас, дип өметләнәләр.

Арзан – начар түгел

Белгечләр, даруханәдә кайсыдыр дару булмаса да, хәвефләнмәскә киңәш итә. Ай булмаса, йолдыз бар, дигәндәй, бер дару булмаса, аның үзебездә җитештерелгән аналогын сатып алырга мөмкин. Дөрес, бүген күпләр Россиядә җитештерелгән даруларга сагаеп карый. Аларның файдасы юк, булса да, аз дигәнрәк фикер яши. «Таттехмедфарм» оешмасы җитәкчесенең дарулар белән тәэмин итү буенча урынбасары Надия Шемякина моны ялгыш фикер дип саный. «Бөтен илләр дару җитештерү өчен кирәкле чималны Кытай белән Һиндстаннан ала. Шуңа күрә даруларны барыбыз да бер үк төрле җитештерә», – ди ул.

Әмма ышанычны алай җиңел генә кайтарам димә. «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән Казандагы тагын бер шәхси даруханә челтәре хуҗасы Стелла Аванесян сүзләренә караганда, халык даруларның аналогларына күчәргә ашыкмый. «Кеше үзенә кирәкле даруның бездә җитештерелгән аналогларына әле һаман шикләнеп карый. Үзенә кирәклесе кайтканчы сабыр итүне өстенрәк күрәләр», – ди ул.

Файдасы бармы, юкмы? Гомуми практика табибы, медицина фәннәре кандидаты Флера Насыйбуллинага соңгы арада бу сүзләрне еш ишетергә туры килә икән. Күпләр, үзебездә җитештерелгән аналог даруларны сатып алудан мәгънә бармы, дип кызыксына. Табиб сүзләренә караганда, дарулар һәм аларның аналоглары бер-берсеннән бәясе буенча гына аерыла. Файдасы да, тискәре йогынтысы да, нигездә, бер үк.

– Күпләр, арзанрак икән, димәк, сыйфаты да начаррак дип фикер йөртә. Әмма аларның бәясе бу даруны уйлап тапкан башлангыч чордагы кебек ниндидер тикшеренү, тәҗрибәләр үткәрү өчен өстәмә чыгымнар кирәк булмаганга гына арзанрак була. Авырганда булышу-булышмавы ягыннан исә алар барысы да бер дәрәҗәдә, – ди табиб.

Шулай да кайбер төр дарулар күпме генә көтсәң дә нәтиҗә бирми. Узган ел температура төшерә торган «Парацетамол» даруын эчкәч, 1,5–2 сәгать вакыт үтсә дә, температура төшмичә тилмерткән иде. Кабына игътибар итеп карагач, аның аналог дару икәнлеген аңладым. Флера ханым бу күренешне болай аңлатты. «Даруларны һәм аларның аналогларын составындагы төп матдә берләштерә. Әмма аларга кушылган ярдәмче матдәләр төрле булырга һәм организм аларны кабул итмәскә, моңарчы эчеп ияләнгән матдәне таләп итәргә мөмкин. Кайбер аналогларның шифасы тимәү әнә шуңа бәйле», – ди табиб.

 

Дарулар һәм аларның аналоглары

  Дару Аналогы
төре исеме уртача бәясе (сумнарда) исеме уртача бәясе (сумнарда)
вируслы авырулардан Амиксин 670 Лавомакс 461
авыртуны баса Баралгин 392 Аналгин 55
тән тиресен төзәтә Бепантен 960 Декспантенол 256
авыртуны баса Вольтарен 645 Диклофенак 124
аллергиядән Зиртек 213 Цетринакс 72
калкансыман биз авыруыннан Йодомарин 224 Калий йодиды 90
ютәлдән Лазолван 390 Амброксол 59
ашкайнату эшчәнлеген яхшырта Мезим 299 Панкреатин 43
эч авыртудан Омез 162 Омепразол 88
йөрәк даруы Панангин 374 Аспаркам 61
буыннар сызлаганнан Фастум-гель 459 Кетопрофен 125
кан басымын көйли Энап 401 Эналаприл 47
калкансыман биз авыруыннан L-тироксин 360 Эутирокс 120
Вируслы авыруларга каршы Эргоферон 510 Гриппферон 300

 

Динә Гыйлаҗиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү