Табиб-гинеколог Булат Нуриев: Папиллома вирусы 70–80 процентын кешеләрдә очрый

Тәндә анда-санда чыккан папиллома, сөялләр күбебезгә яхшы таныш. Алар, нигездә, ВПЧ (вирус папилломы человека) вирусы йоктыру аркасында пәйда була. Бу вирус нәрсәсе белән куркыныч? Ул кайчан яман шешкә әверелә? Тәнендә папиллома, сөялләр булган кешегә кояшта кызынырга ярыймы? Табиб-гинеколог Булат Нуриев папилломага бәйле төп сорауларга ачыклык кертте.

Табиб-гинеколог Булат Нуриев

– ВПЧ вирусы ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Папиллома вирусы (ВПЧ) – ДНК вирусы. Ул Җир шарында яшәүчеләрнең 70–80 процентында очрый. Папиллома вирусы тән тиресен яки лайлалы тышчаны зарарлый. Әлеге вирус аркасында кешенең тәненә папиллома һәм сөял чыгарга мөмкин. Ул яман шеш пәйда булу ихтималын да арттыра. Әйтик, аналык муентыгы яман шешен нәкъ менә шушы вирус китереп чыгара. Кеше әлеге вирусны йоктыра, ул аналык муентыгы күзәнәкләрендә үзгәрешләр барлыкка китерә һәм ахыр чиктә яман шешкә әверелә. Моннан тыш папиллома вирусы җенес әгъзасы, арт юл һәм йоткылык яман шешенә дә китерә ала.

– Организмга ВПЧ эләксә, яман шеш белән авыру котылгысыз, димәк?

– Юк, мондый төр вирус булган организмда һичшиксез яман шеш килеп чыгачак дигән сүз түгел. Вирусның 150ләп төре билгеле. Аларның кайберләре генә (16 һәм 18 нче типтагы ВПЧ) яман шеш барлыкка китерә ала. Калганнары, нигездә, тәндә төрле папиллома, сөял генә чыгара. Дөрес, организмында 16 нчы, 18 нче типтагы ВПЧ вирусы булган кеше дә яман шеш белән авырмаска мөмкин. Ник дигәндә, еш кына кешенең иммун системасы 2–3 ел эчендә вирусны үзлегеннән җиңә, юкка чыгара.

– ВПЧ вирусы организмга ни рәвешле эләгә?

– Ул, нигездә, җенси юл аша йога. Чит кешенең шәхси гигиена әйберләреннән файдаланган очракта да эләгә ала.

– Кул, муен, йөз кебек ачык урыннарга чыккан папилломалар да була. Алар кешедән кешегә йога аламы?

– Әйе, йога ала. Кеше белән күрешкәндә, кочаклашканда андый куркыныч арта.

– Кеше үзендә ВПЧ вирусы барлыгын нинди билгеләр буенча чамаларга тиеш?

– Беренче мәлдә вирус үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Бу чорда организмда еш кына ниндидер җитди үзгәрешләр – сызлау-авырту, бүлендекләр күзәтелми. Бераздан исә тәндә папиллома, сөял пәйда булырга мөмкин. Әмма анысы да бик сирәк кешедә генә очрый.

– ВПЧга анализны еш тапшырырга кирәкме?

– ВПЧ  анализын җенси тормыш башланганнан соң өч ел узгач тапшыра башларга кирәк. Әгәр анализ аналык җиңсәсендәге күзәнәкләрдә үзгәрешләр барлыгын күрсәтсә, тиз арада чарасын күреп, аны яман шешкә кадәр җиткермичә калып була. Менә шушы башлангыч чорны күреп калу бик мөһим. Шуңа күрә елга бер тапкыр онкоцитологиягә мазок тапшыру хәерле.

– Папиллома вирусы анадан балага күчә аламы?

– Бу вирус сабыйга туганда эләгергә мөмкин. Әмма мондый очраклар сирәк күзәтелә.

– Организмнан ВПЧны тулысынча юкка чыгарып буламы?

– Даруханәләрдә сатылган ниндидер махсус дарулар ярдәмендә генә ВПЧ вирусыннан котылып булмый. Җир йөзендә әлегә андый бер генә дару да юк. Шуңа күрә бу – акча әрәм итү генә. Әйткәнемчә, көчле иммунитет бу вирусны өч ел дигәндә үзе җиңә ала. ВПЧ вирусы аркасында пәйда булган сөял, папилломаларны яндырырга мөмкин.

– Тәнендә папиллома, сөялләре булган кешегә кояшта кызынырга ярыймы?

– Бу очракта кояшта кызынуның бернинди зыяны да юк. Һәрхәлдә, кояш, ультрашәмәхә нурларның папиллома, сөялләргә зарар салуы фәнни яктан расланмаган.

ВПЧ йоктырудан саклану ысуллары

– Вирус, нигездә, җенси юл белән күчә. Шуңа күрә аннан саклану өчен, презерватив куллану хәерле.

– Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Җәмәгать мунчасы, бассейн, сауна кебек урыннарга үз сөлгең, эчке аяк киемең белән барырга, утырганда аска чүпрәк салырга кирәк.

– ВПЧга каршы вакцина ясату да файдалы. Дөресрәге, вирустан саклаучы иң нәтиҗәле ысул бу. Ул әлеге вирусның яман шеш китереп чыгару ихтималы зур булган төрләреннән генә саклый. Барлык төрләреннән үк саклап бетерә алмый. Аны 11–14 яшьтә ясатсаң хәерле. Җенси тормыш белән яши башлаганнан соң әлеге төр вакцинаны ясатудан мәгънә юк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү