Россиядә иске йортлардан фатир алу өчен бирелә торган кредит күләме 10-25 процентка кимегән

Россиядә апрель аенда икенчел торакка ипотеканың уртача күләме февраль аендагы белән чагыштырганда дүрттән бер өлешкә диярлек (23,7%ка) кимегән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Риэлторлар әйтүенчә, торак сатып алучылар нәкъ менә торак шартларын яхшырту өчен җитмәгән сумманы гына ипотека ярдәмендә юнәтә. Алдагы торакны сатудан кергән акча фатир алуда төп сумма буларак кулланыла.

Ипотека базары буенча белгеч Андрей Бархота сүзләренә караганда, икенчел базардан гадәти торак сатып алу өчен кредит күләме уртача 10-20 процентка кимегән. Бүген мондый кредитлар буенча уртача ставка 18-20 процент тәшкил итә. Ипотека алучылар айлык түләүне киметү өчен беренчел взносны күбрәк кертергә тырыша.


Фикер өстәү