Куанырга иртәрәк: яз озак килә

Ниһаять, кояшлы матур язлар җитте дигәндә генә, бозылды да куйды көннәр. Ялларда ап-як кар явып «куандырса», дүшәмбе суытып та җибәрде. Синоптиклар сүзләренә карасак, алдагы көннәрдә дә юеш, тотрыксыз һәм салкын һава сакланачак. Карлы яңгырлары да булачак. Һава температурасы төнлә –2…+3 градус булса, көндезләрен +6… +11 градус тирәсендә тирбәлер, ди белгечләр.

20 апрельдә төнлә яңгыр, Татарстанның төньягында җепшек кар явачак. Көндез урыны-урыны белән яңгырлар көтелә. 21 апрельдә исә республикада коры һава торышы сакланачак.

Машина йөртүчеләрнең күпчелеге тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга да өлгергән иде инде. Шуңа күрә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе бу көннәрдә аеруча сак булырга кирәклеген искәртә. Кар һәм яңгыр яву, салкын һава торышы юлларда бозлавык хасил итәргә мөмкин. Җитмәсә, томаны да булачак.

– Бу көннәрдә юлларда тагын да саграк булырга кирәк, – дип кисәтә дәүләт автоинспекциясенең матбугат үзәге. – Куркынычсызлык каешларын да тагарга онытмагыз. Алгы утыргычка – 12, арткысына 7 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланма белән генә утырту рөхсәт ителә.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов әйтүенчә, апрельнең калган көннәре дә кояшлы һава торышы белән артык шатландырмаячак.

– Җәен бер айдан артык корылык булырга охшап тора. Июньдә яңгырлар яумаячак, – дип фаразлый халык синоптигы. –  Апрель өчен мондый һава торышы – гадәти күренеш, әллә ни гаҗәпләнәсе түгел. Яз соңга калып килде. Элек тә апрель урталарында чана җигеп йөрерлек кар ява торган иде. Тик апрель кары бик тиз эрүчән. 1959 елда кыш суык булды, ләкин ташуы соңга калган иде. Быел, кар көпшәк булганлыктан, тиз эреп бетте.

Салих Шәрипов фикеренчә, майда да җылы көннәр күп булмас төсле.

 

 

 


2 фикер

  1. И аллам, туйдырды бу халык синоптиклары, җыен белгеч. Берсе апрель җылы була гадәттәгедән дигән иде. Интернет бар бит, баш әйләндермәгез инде

Фикер өстәү