Азат Шәрипов: «Дәвалау өчен яратырга кирәк»

Никадәр генә сакланырга тырышсам да, коронавирус дигән зәхмәт мине дә әйләнеп узмады. Якамнан сөйрәп алып, сырхауханә юлында йөрергә мәҗбүр итте. Температурам 39 градуска җитеп, «Ашыгыч ярдәм» бригадасын өйгә  чакырырга туры килде. Республика клиник хастаханәсе белгечләре тиешле анализлар алганнан соң, коронавируслы инфекция белән авыруым ачыкланды.

Югыйсә бу зәхмәткә каршы узган елның июль аенда гына вакцина уколы кадаткан идем. Икенче уколны да табиблар билгеләгән вакытта ясаттым. Кирәк бит: нәкъ менә юбилеема әзерләнеп йөргән көннәрдә шундый куркыныч авыру белән чирләп кит инде…

Табиблар да хәлемә керде бугай. Авыруымның чагыштырмача җиңел формада узуын исәпкә алып, кирәкле дарулар белән өйдә дәваланырга рөхсәт итте. Менә шулай февраль уртасыннан мартның 17сенә кадәр бар вакытым коронавирус белән көрәшеп узды. Әмма бу авыру җиңел генә бирешә торганнардан түгел икән. Хәлем бераз җиңеләйгән сыман була да, бераздан кан басымы күтәрелеп, температура янә кырыкка таба үрмәли. Гомер булмаганны, хәл бетеп азаплый, гел ятып торасы килә. Өстәвенә, кискен хәрәкәт ясасам, баш әйләнеп китә, ниндидер черкиләр очуы күз алдына килә. Ә иң хәтәре – төннәрен һава җитешми башлый. Гомер-гомергә йокы вакытын сагынып көтеп алган организм төн җиткәнне куркынып көтсен инде…

Өч хатын-кыз һәлак булган авария нечкәлекләре билгеле

Шулай азаплана торгач, көннәрнең берендә янә ашыгыч ярдәм чакырмый булмады. Санаулы минутлар эчендә килеп тә җиттеләр. «Ашыгыч ярдәм» дә үзгәргән. Күчмә поликлиниканы хәтерләтә. Тиз арада әллә никадәрле  анализлар алып, уколлар ясап, Казанның 12 нче клиник сырхауханәсенә алып киттеләр.

Менә шунда мин кеше сәламәтлеге өчен чын күңелдән җан атып,  күңел җылысын кызганмыйча тәүлек дәвамында авыруларга ярдәм итәргә тырышучы табиб Азат Шәриповны очраттым (ул бүлек җитәкчесе дә). Үзем ята торган 6 кешелек бүлмәдә һәркем янына озак кына тукталып, һәркайсыбызның хәлен җентекләп, бөртекләп сораштыра, дәвалау чаралары билгели, киңәш-табышларын бирә. Башка врачлар, шәфкать туташлары  да көн дәвамында әллә ничә тапкыр яныбызга килеп, бүлек җитәкчесенең әйткәннәрен үтәп мәш килә. Өстәвенә УЗИ комплексы аша барлык эчке органнарны,  йөрәк һәм кан тамырларындагы  тайпылышларны ачыкладылар. Компьютер томографиясе белән – баш миен, спираль компьютер ярдәмендә күкрәк читлегендәге үзгәрешләрне карап, нинди дәва кирәклеген ачыкладылар. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак, мин генә түгел, палатадагы башка авырулар да күзгә күренеп савыга алды дисәм, һич арттыру булмас. Кергәндә сыңар таякка таянып, көч-хәл хәрәкәтләнә алган янәшәдәге караватта ятучы 62 яшьлек Николай Иванович, атна ахырына чыгаралар, дип шатланып йөри башлады.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле: чирләп китеп, башка хастаханәләрдә дә ятканым булды. Әмма авыруларга карата бу кадәрле игътибар һәм ихтирам булуын хәтерләмим диярлек. Кирәкле даруларны, хәтта бәдрәф кәгазен дә сырхауханәгә үзең белән алып килергә тиеш булган вакытлар да хәтердә. Ул чактагы табибларны хурлар өчен әйтүем түгел. Арада төрлесе бар иде.  Заманча җиһазлары да, дәвасы да азрак, белгечләр дә артык тирәнгә керми генә хәлең бераз җайлангач, тизрәк өеңә озатырга тырыша кебек хәтердә калган. Пандемия дигән куркыныч авыруның тәэсире дә булмый калмагандыр. Кайда-кайда, әмма башкаланың әлеге сырхауханәсендә уңай үзгәрешләр күп булу һәр тарафтан күренә. Табиблар, шул исәптән Азат Шәрипов та үз хастаханәләренә күрсәткән ярдәмнәре, даими игътибары өчен республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтле. «Шуның нәтиҗәсе буларак бүген безнең сәламәтлек саклау учреждениесе республиканың иң яхшы хастаханәләреннән санала», –  ди табиб.

Хатынга – турагыч, оныкларга – баллы мамык

Бер атна эчендә хәлем яхшырып, хастаханәдән чыккач та, үземне дәвалаган табибларга, аерым алганда, Азат Әхмәт улы Шәриповка, табиб Динар Фәрит улы Фәсхетдиновка, шәфкать туташлары Чулпан, Лилия һәм Вероникага чиксез рәхмәтләремне белдерәсем, изге күңелле табиблар, шәфкать туташларының  фидакарь хезмәтләре турында дөньяга белгертәсем килде.

– Чыннан да, 626 кеше эшләүче коллективта үз эшен тирәннән белеп, яратып башкаручы табиблар, шәфкать туташлары, башка күп төрле белгечләр шактый. Азат Шәрипов – шундыйларның берсе, – ди сырхауханәнең баш табибы урынбасары, биредә 40 ел эшләүче Василә Хадеева. – Мин аны студент елларыннан яхшы беләм. Республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче тормыш иптәше Алияне, кызлары Алинә белән Әминәне дә яхшы беләм. Гаҗәеп тату, үрнәк гаилә. Коронавирус  чорында махсус оештырылган госпитальдә айлар буе беркая чыкмыйча, авырулар янында булырга туры килде. Ковид белән авырып киткән 3 меңнән артык кеше безнең госпитальдә дәваланып чыкты. Бүген менә соңгы дүрт кешене өйләренә озаттык.

Шунысы кызык: Шәриповлар нәселендә бердәнбер табиб икән ул. Балачагыннан инженер булырга хыялланып үскән егет ни өчен табиб һөнәрен сайлаган?

– Мин Балтач районы Түнтәр авылында туып-үстем. Әтием хуҗалыкта баш инженер иде. Аның кебек буласым килде. Якыннарым авырып киткәндә ярдәм итәсе килгән чакларым күп булды. Әти-әни дә мине табиб итеп күрәселәре килде бугай. Тугызынчы класста укыганда медицина институтына ныклап әзерләнә башладым. Мәктәпне медаль белән тәмамлап, институтка кердем. Югыйсә абый-апаларымның өчесе дә авылда калды, – дип искә ала Азат Шәрипов.

Хәер, аның авылга кайтуын әле дә көтеп торалар. Гозер белән килгәннәрнең һәркайсына кулдан килгәнчә ярдәм итә. Чыннан да, Ходай аны кешеләрне дәвалау өчен яраткан, күрәсең…

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү