Фермер хуҗалыклары нинди кыенлыклар кичерә?

Узган атнада республика язгы кыр эшләренә кереште. Ныклык запасы зур булган мөстәкыйль хуҗалыклар һәм эре инвесторлар да очын очка ялгап барган бер вакытта, фермер хуҗалыклары нинди кыенлыклар кичерә?

Республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең 51,3 проценты – крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар өлеше.

– Дәүләт ярдәменә килгәндә, фермерларга аның нибары 19,7 проценты бирелә. Дәүләт ярдәме күбрәк булса, нәтиҗәсе дә зуррак булыр иде, – ди Татарстан Крестьян-фермер хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтимеров.

Авыл хуҗалыгында елның-елы иң югары күрсәткечләр белән эшләүче Саба районы фермерларының да проблемалары санап бетергесез. Алар карамагындагы  3 мең гектардан артык җирне эшкәртеп, ашлап, вакытында чәчү өчен әзерлекләре дә төрле хуҗалыкларда төрлечә. Язгы кыр эшләре өчен кирәк-яракка бәяләр әледән-әле артып торганда, төп кереме игенчелектән булган фермерлар очын очка ничек ялгый алсын?  Бер тонна аммиак селитрасы  алырга гына да 18900 сум кирәк. Бу кадәр акча булдыру өчен кайбер фермерларга уңышның шактый өлешен  сатарга туры килә.  Район буенча бер гектарга 60 килограмм тәэсир көченә ия ашлама тупланган булса, фермер хуҗалыкларында ул гектарына 15–20 килограммнан артмый. Билгеле инде, бу кадәр аз күләмдә ашлама кертеп, мул уңыш алып булмый. Фермерлар бүгенгә кадәр үзләренә тиешле субсидияләр бирелмәвеннән зарлана.

– Фермер хуҗалыкларына күпме ашлама кирәк – мәгълүматларны җыеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына вакытында тапшырдык. Ташламалы бәядән бер гектарга 20 килограмм исәбеннән ашлама биреләчәк.  Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка кирәк-яракларны алуда да ярдәм күрсәтелә. Күп нәрсә фермерның үзеннән дә тора. Кирәк-яракны арзан чагында – көз көне алып куючылар ота. Хәзер исә бәя икеләтә, өчләтә кыйммәтрәк. Өеннән чыгарга иренгән фермерга беркем китереп бирмәячәк, – ди Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин.

Фермерлар зарланырга яратмый. Никадәр кыен булса да, яхшыга өмет итеп яшиләр. Спас районы «Киң тормыш» фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Хәмидуллин да быел мул уңыш булыр дип өметләнә.

– Акча санаганны ярата. Техниканы көздән  әзерләп куймасаң, эш-мәшәкате генә түгел, чыгымнары да арта. Запас  частьлар, ягулык-майлау материаллары, ашламаны да мөмкин кадәр алданрак булдыру хәстәрен күрдек. Төрле программаларда катнашып, ел саен дәүләт ярдәме алабыз, –  ди ул.

Татарстан фермерлары берлеге җитәкчесе Камияр Байтимеров әйтүенчә, республикада фермерлар файдалана алырлык 20 дәүләт программасы эшли. Узган ел дәвамында 1 миллиард 252 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

– Быел фермерларга дәүләт ярдәме  100 миллион сумга күбрәк булачак.  Тик аны  алыр өчен, әлеге дә баягы, өеңнән чыгарга иренмәскә  кирәк, – ди җитәкче.

Камил Сәгъдәтшин

 

 

 


Фикер өстәү