«Кабат тусагыз да, минем хатын кебек була алмассыз»

Апас районының Дәвеш авылына баргач, Гүзәлия Латыйпованы авылдашлары бик мактап телгә алды. «Кулыннан килмәгән эше юк аның. Бәйли дә, чигә дә, матур итеп җырлый да. Авыруы булса да, зарлануны белмәс, йөзеннән елмаюы китмәс», – диделәр аның турында. Аның белән танышкач, тормышка, кешеләргә булган мөнәсәбәте безне дә сокландырды.

– Мин – икенче группа инвалид. Сабый чагымда караваттан егылып төшкәнмен. Зәгыйфьлегемне шуннан күрәләр, – диде ул, язмышын бәян итеп. – Әни хастаханәгә барган үзе, тик ул вакытта авыл кешесенең табибтан табибка йөрерлек мөмкинлеге булмаган. Аннан соң табиблар да миндәге авыруларны салкын тиюдән күргәннәр.  Әнинең сөйләве буенча, мине кулга алып күтәргән саен, авыртуны белдереп, ыңгырашып куя торган булганмын, – дип искә ала Гүзәлия ханым.

Авыру үзен ачыктан-ачык берничә ел сиздерми әле. Җитди үзгәрешләр исә кыз дүртенче сыйныфта укыганда башлана: аның умыртка баганасы зәгыйфьләнә.

– Ләкин аңа карап, төшенкелеккә бирелә торган кеше түгелмен. Дөньяның ямен табып яшәргә тырышам. Гомерем буена хыялларыма таба атлыйм, – ди ул.

Ә хыяллары зурдан була тырыш кызның. Тик, кызганыч, кайгылары да бер-бер артлы ишелеп төшә.

Хатынга – турагыч, оныкларга – баллы мамык

– Башта авырып, 31 яшьлек абыем, алты көннән соң 54 яшьлек әнием үлде. Баласының үлемен күтәрә алмады. Аңа кадәр ул ун баласының өчесен җир куенына салган иде инде. Бер апам 2,5 яшьлек чагында күз тиеп харап булган. 10 яшьлек сеңлемнең гомере минем күз алдымда өзелде: суга батты. Тагын бер туганыбыз үле килеш туды, – дип, авыр хатирәләрен барлады.

Әниләре вафат булгач, Гүзәлия апа, Кайбычтагы эшен калдырып, энеләрен карарга кайта. Күпмедер вакыттан соң бер туганын армиягә озата.

– Аңа: «Наным, кеше төсле яшәргә теләсәң, армиядә кал», – дип киңәш иттем. Сүземне тыңлады – хәрби булды. Икенче энем шушы авылда тора. Өч абыем бар. Туганнарым белән бик дус яшибез, – диде Гүзәлия апа.

Шушы авырлыклар Гүзәлия апаны булачак ире Илвир белән тагын да якынайта. Дөрес, аңа кадәр дә, абыйсының сыйныфташы буларак, аралашып йөргән булалар. Ләкин егет кызга карата булган җитди уйларын шушы хәсрәтләрдән соң гына белдерә.

– Илвир яныма килеп: «Тугыз ел күзәтеп йөрим, килергә кыюлыгым җитмәде», – диде. Дөресен генә әйткәндә, әтиебез хәмер белән күп мавыкты. Әнинең үзенең үзәгенә үткәнгәдер инде, мине: «Кызым, андый кешеләргә борылып та карама», – дип үстерде. Шуңа күрә бераз гына эчкән кешедән дә уттан курыккан кебек курка, якын китерми идем. Тик авылдашыбыз, якын кешем Роза апаның сүзләрен колагыма керттем. «Ир туганнарыңа гомер буе хезмәтче булып яшәмәссең бит инде. Ник куасың аны? Начар кешегә охшамаган бит», – диде ул. Шуннан соң гына якынрак аралаша башладык. Баштарак иремә: «Шушы чибәрлегең белән сәламәт хатын таба алмадыңмыни?» – дип әйтүчеләр дә булды. Ә ул һәрвакыт: «Сез 5–6 тапкыр яңадан тусагыз да, минем хатын кебек була алмассыз», – дип әйтә килде.

Бүгенгесенә шөкер итеп туя алмый Гүзәлия апа. Гомер буе иренең кайгыртуын тоеп яшәгән. Тормыш корып җибәргәч, авылдагы бер кечкенә генә йортны сатып алалар.  Гаиләләрен тагын да түгәрәкләп, уллары Илсаф туа. 2200 граммлы булып туган бала бүген инде сигезенче сыйныфта укый. Ике елдан соң кызлары Алия гаиләгә тагын да ямь өсти. Ул арада йортларын да үзләре теләгәнчә зурайтып, матурлап бетерәләр.

Авылдашлары дөрес әйтә: Гүзәлия апа – бик тырыш, уңган хатын. Йорт эшләреннән бушаган арада башмак, җиңсез кофта, оекбаш, урындык япмалары, бәби киемнәре һәм башка бик күп нәрсәләр бәйли, тегә.

– Әнием бик оста бәйләүче, чигүче иде. Үзем дә гомер буе кул эшеннән аерылмадым. Тегү, бәйләү эше миңа җан рәхәте бирә. Аларны сирәк сатам, чөнки күпчелеге күчтәнәчкә, бүләккә китеп бара. Туганнарым, дусларым күп. Бәйләгән бер әйбер китә тора. Кызыма сәхнә күлмәкләренә кадәр тегеп кидердем. Чәчәкләр, бакча эшен дә бик яратам. Бик игътибарлы, тиз истә калдыручан мин. Бер карау җитә. Кеше тикшерергә, гайбәт сатарга бер минут та вакытым юк. Файдалы эш эшләмәсәм, көнем бушка узган кебек. Мин тормыш мәгънәсен шуннан табам, – ди ул.

Җырлау дигәннән, Гүзәлия апа үзе дә бик моңлы җырлый икән. Районда уза торган бәйгеләрдә дә еш катнаша.

– Мин тормыштагы уңай якларга күбрәк игътибар бирергә тырышам. Начарлык турында гына уйласаң, сөйләсәң, ул артканнан-арта гына бара, – дигән фикердә ул.– Хәзер күп нәрсәләргә җиңелрәк карарга өйрәндем. Роза апаның да киңәшләрен истә тотып, гаиләдәге аңлашылмаучылыкларны уртага салып сөйләшергә, бер-беребезгә юл куярга өйрәндек. Ирем – минем киңәшчем дә, сердәшем дә, дустым да. Гаиләнең тынычлыгы күп очракта хатын-кыздан тора.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү