Рөстәм Миңнеханов: «Җирле технологияләрне кертү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе ул»


Бүгенге көн башкалада тулысынча энергия, энергия саклау мәсьәләләренә багышланган иде. Иң элек Казанда энергетика һәм энергия саклаучы технологияләр буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин катнаштылар. «Казан Экспо»да узган әлеге чарада Россиянең 34 төбәгеннән 63 оешма катнаша. Шунда ук Россия Дәүләт Советының энергетика буенча эш төркеме утырышы да узды.

Рөстәм Миңнеханов әлеге форумны бу тармак үсешенә этәргеч бирерлек карарлар кабул итүче белгечләр, сәнәгатьчеләргә фикер алышу өчен ачык мәйданчык дип бәяләде. «Энергия нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирәне саклау – икътисадның көндәшлеккә сәләтен арттырган, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга этәргеч биргән бурычларыбыз. Форумда катнашучыларның уртак эше барлык дәрәҗәдәге элемтәләрне үстерергә, фәнни-техник мөмкинлекләрне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам. Без тәҗрибә уртаклашырга, аралашырга әзер», – диде Президент үз чыгышында.

Форум ачылышында катнашкан Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин бу форумның энергия саклау тармагында, бигрәк тә йортлар төзегәндә яңа технологияләр кулланырга мөмкинлек бирүен искәртте. «Россия җитештерүчеләренә хәзерге шартларда үз технологияләренә күчү өчен менә дигән мөмкинлек тә бу», – диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Форум ачылышыннан соң кунаклар энергия саклаучы технологияләргә багышланган махсус күргәзмәне карады. Әлеге тармакта эш алып баручы «Татэнерго», «Татэнергосбыт», «Татнефть» кебек эре оешма вәкилләре җитештерү күрсәткечләре, яңа проектлар белән таныштырды. Оешмаларның җылылык челтәрләрендәге югалтуларны киметүен, үзебездә җитештерелгән җиһаз һәм технологияләр куллануга йөз тотуын да искәртте алар.

«Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында да шул хакта сөйләштеләр. Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин белән Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов та катнашты.

Республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда электр энергиясенә кытлык күзәтелә. «Узган ел төбәктә сәгатенә 32 млрд кВт электр энергиясе тотылган. Бу күрсәткеч 10 процентка арткан. Ул республикада сәнәгать җитештерүе артуга бәйле. Узган ел аның күләме 4 триллион сумнан арткан. Шул ук вакытта электр энергиясе җитештерү дә 13 процентка артып, сәгатенә 27 млрд кВт тәшкил итте. Әмма дефицит барыбер саклана. 2025 елга Татарстан аннан тулысынча котылыр дип көтелә. Бу күмәртәләп сату базарына чыкмыйча эшләячәк объектлар кертү хисабына башкарылачак», – дип сөйләде министр.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында килеп туган вазгыятьтә җиһаз һәм технологияләргә импорт алмаштыруны иң мөһим мәсьәлә дип атады. «Җирле технологияләрне кертү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе ул», – диде Президент.  Энергия нәтиҗәлелеге түбән булган район башлыкларын да тәнкыйть утына тотты ул.

– Муниципалитетларда кулланылган энергия күләмен киметү өчен резервлар бар. Актаныш районында җылылык буенча күрсәткечләр республика күләмендәге уртача саннан 1,5 тапкыр күбрәк. Балык Бистәсендә исә бу күрсәткеч 27 процентка артык. Әлеге районнарда исәпләү җиһазлары белән тәэмин ителешнең түбән булуын күрәбез. Ышанычлы һәм сыйфатлы исәп алып бармау нәтиҗәседер бу. Район башлыкларына үзләрендәге энергия куллану дәрәҗәсен анализлап, муниципаль электр саклау программасын эшләргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент энергия нәтиҗәлелеге иң аксаган тармак дип торак-коммуналь хуҗалыкны атады. «Су белән тәэмин итү челтәрендә 30 процент энергия югалган очраклар бар. Муниципалитетларда тикшерү уздырып, җиһазларның торышын, никадәр тузганлыгын ачыкларга кирәк. Цифрлы технологияләр кертү дә мөһим», – дип белдерде ул. Бу җаваплы эшне республиканың Цифрлаштыру, Архитектура һәм төзелеш министрлыкларына йөкләде. «Энергия нәтиҗәлелеге – бөтен дәрәҗәдәге оешмалар, хөкүмәт, һәркем катнашырга тиешле комплекслы программа ул. Системага салынган эшебез билгеләнгән бурычларны хәл итәргә булышыр дип өметләнәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү