15 яшькә кадәрге һәр бишенче укучы үзенең нәрсә укыганын аңламый. Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева «Заманча дөньяда укучы: уңыш формуласы» I халыкара чарада әнә шулай дип белдергән. Аңламагач, белем каян килсен?
Ольга Васильева китергән бу саннар – укучыларның функциональ грамоталылыгын ачыклау буенча ил һәм халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсе. Белгеч әйтүенчә, укуга кагылышлы проблемалар гадәттә башлангыч сыйныфтан урта мәктәпкә күчкәннән соң башлана. Монда «5ле»гә укучылар саны да башлангыч мәктәпкә караганда шактый азрак. Балаларда укуга карата кызыксыну кимү программаның катлаулануына да, балаларның теләгенә, укытучыларның укыту алымнарына һәм башка факторларга да бәйле булырга мөмкин. Россия галимнәре хәзерге вакытта әлеге мәсьәләнең сәбәпләрен өйрәнә.
Функциональ грамоталылык – киң төшенчә. Ул уку, математика, финанс белемнәрне, иҗади фикер йөртә белү сәләтен үз эченә ала. Белем сыйфаты турында сөйләшкәндә, фикерләр икегә бүленә. Укытучылар, «икеле капчыклары»н көчләп укытып булмый, дисә, укучылар, киресенчә, мөгаллимнәр дәресне аңлата белми яки кабатлап сораганны яратмый диләр. Балаларның мәктәпкә мәҗбүри йөрүчеләре дә, шул ук вакытта үз белемнәре белән хәтта акча эшләүчеләре дә бар. Әнә Казан мәктәпләренең берсендә белем алучы Мәрьям Мортазина белем ташын бик яхшы кимергән. Хәзер үзе математикадан башлангыч һәм 5–6 нчы сыйныф укучыларын өйрәтә.
– Укытучы булу җиңел түгел. 1–2 нче сыйныф укучыларына кайбер җөмләләрне хәтта дүрт-биш тапкыр кабатлыйм. Болай эшләгәндә, аңлыйлар. Зуррак укучылар белән андый проблема юк. Иң мөһиме – мин аларга яхшы итеп аңлатырга тиеш. Әгәр аңламасалар, алдагы теманы ничек үтәсең ди? Үзем дә дәрестә төпченеп сорыйм. Башка сыйныфташлар да шулай. Аптыратмагыз, дигән укытучы юк. Башка мәктәпләрдә ничектер, белмим. Укытучыдан да күп нәрсә тора, – ди 11 нче сыйныф укучысы Мәрьям.
Мәктәпләрдә укытучылар да мондый проблемалар барлыгын яшерми. Яшел Үзән районы Күгеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Исмәгыйлева белдергәнчә, укучы текстны аңлап укымый. Эчтәлек буенча төзелгән сорауларга төгәл җавап бирә алмый. «Нинди генә фәнне үзләштерсә дә, баланың аңлап укуы кирәк. Аңламаса, ул кирәкле мәгълүматны таба алмаячак, гомумән, укуга карата кызыксынуы кимеячәк. Укытучы гаеплеме? Четерекле сорау. Моны уку системасындагы җитешсезлек дияр идем. Ата-ана, бала, мәктәп… һәрвакыт тыгыз бәйләнештә бит, – ди ул. – Баланың сабый чактан ук кулында телефон хәзер, ул шулай күреп кенә мәгълүмат алырга гадәтләнә. Фикерләү сәләте бөтенләй үсми бит. Әгәр дә гаиләдә бу хәл гадәти күренешкә әйләнсә, бакчада да моңа азрак игътибар ителсә, мәктәпкә килгәч, баланың мәгълүматны укып үзләштерүе түбән була дип саныйм. Иҗади фикер йөртүгә бәйле кызыклы биремнәр күбрәк булса, балада укуга кызыксыну уятырга мөмкин».
Зәй районының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нәбиуллинага мондый проблемалар белән очрашырга туры килә.
– Балалар укыйлар, тик анда сүз нәрсә турында барганын белмиләр. Күбрәк укытучы кушканга укыйлар. Китап укыйм дип атлыгып торучылар сирәк. Аларга телефон да җитә, кирәкле мәгълүматны интернеттан табалар. Балаларны гына гаепләп тә булмый. Өлкәннәргә дә әдәби әсәрләр кирәкми. Без кечкенә чакта әнидән качып укый идек. Заманасы шул булган. Әлбәттә, укытучының да өлеше бар. Әсәрне укыганда, кызыксындырып куймасаң, китапка исләре китмәячәк, – ди Зөлфия Нәбиуллина.
Математика укытучысы Мөнирә Садыйкова исә, бөтенләй аңламыйлар, дигән фикер белән килешми. «Бар баланы да бер калыпка салырга ярамый. Ничәдер проценты аңламаска мөмкин. Бу укучының белеменә, сүз байлыгына да бәйле. Игътибар белән уку да җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә текстны җентекләп укып чыгарга кирәк. Яшермим, үземнең дә архитектурага кагылышлы темаларны кат-кат укыганым бар. Миңа 9 нчы сыйныф укучылары имтихан биремнәрен күтәреп килә. Апа, берни аңламадык, диләр. Шул теманы чәйнәп каптырырга туры килә. Балаларны гаепләмим. Бик акыллы, фәнни телдә сөйләүчеләренә шаккатам», – ди Мөнирә Садыйкова.
Үзе дә 2 нче сыйныфта белем алучы оныгы белән хикәяләр, шигырьләр укый икән. «Күп сүзләргә аңлатма кирәк, эчтәлекне аңлау өчен рәсемнәр ярдәм итә. Рәсемнәр бирелмәсә, үзем ясыйм. Хәзер балаларның теле соң ачыла. Тел кимчелекләре, авазларны дөрес әйтмәү дә текстны аңлауга комачаулый, гадәттә андый балалар дөрес интонация белән өлкәннәр укуын аңлыйлар», – ди мөгаллимә.
Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Мингалиева да, мондый проблема бар, ул PISA халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланды, диде. Республикада ачылган укытучыларның белем осталыгын күтәрү үзәгендә мөгаллимнәрне укучыларның грамоталылыгын үстерүгә дә өйрәтәләр икән.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat