20 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә Донор көне

Донор көне 2007 елның 20 февралендә Дәүләт Думасында кабул ителә. Датасы очраклы гына сайланмый. 1832 елның 20 апрелендә акушер Андрей Вольф Санкт Петербургта беренче тапкыр кан бирә.

Россиядә ел саен 1,5 млн кеше канга мохтаҗлык кичерә. «Тормыш бүләк ит» хәйрия оешмасы мәгълүматларына караганда, илебездә уртача 1000 кешегә 40 донор кирәк. Кызганыч, бу сан әлегә 14 не генә тәшкил итә.

Кытай теле көне

БМО инициативасы белән гамәлгә куела. Кытай теле рус, инглиз, гарәп, испан һәм француз теле белән бергә БМОның рәсми теле булып санала. Дөньяда кытай телендә 1,3 млрд кеше сөйләшә.

БДБ илләренең килешүе

28 ел (1994) элек БДБ дәүләтләренең куркынычсызлыгы турындагы килешү үз көченә керә. 1992 елның 15 маенда Ташкент шәһәрендә аңа Әрмәнстан, Казахстан, Россия, Таҗикстан,  Үзбәкстан дәүләтләре кул куя. 1993 елда Әзәрбайҗан, Грузия һәм Белоруссия кушыла. Соңрак Әзәрбайҗан, Грузия, Үзбәкстан бу оешмадан чыга.

Мәскәү сугышы

79 ел элек (1942) Бөек Ватан сугышы барышында Мәскәү сугышы тәмамлана. Башкалага һөҗүм 1941 елның 30 сентябрендә башлана. Тик совет гаскәрләре дошманнарны яшен тизлегендә чигенергә мәҗбүр итә. Бу сугышта  немецлар ягыннан 500 мең кеше һәлак була. 1,3 мең танк, 2,5 берәмлек корал юкка чыгарыла. Совет гаскәрләре дә зур югалту кичерә: 936мең 644 кеше һәлак була, 898 мең 689 ы яралана. Мәскәү өчен сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 110 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Мәскәүне саклаган өчен» медаленә 1 млн кеше лаек була.

Күренекле кешеләр

87 ел элек (1933) Максим Горький инициативасы белән «Күренекле кешеләр тормышы» сериясе  яңадан чыга башлый. Бу серияне 1890 елны нәшир һәм мәгърифәтче Флорентий Павленков гамәлгә куя. Китаплар чыгу 1915 елга кадәр дәвам итә. Максим Горький торгызу эшен 1916 елда ук  планлаштыра, әмма революция белән Гражданнар сугышы тоткарлык китереп чыгара. 1933 елда беренче серия Генрих Гейнега багышлана. 2001 елда сериянең меңенче томы дөнья күрә.

Себерне үзләштерү

79 ел элек (1843) җирләрне үзләштерү өчен крестьяннарны Себергә күчерү турында указга кул куела. XIX гасырның урталарына кадәр анда сөргенгә китүчеләрне генә озатканнар. Ә указ чыкканнан соң, күченүчеләр ирекле булып, аларга җир, йорт хайваннары, акча һәм бик зур ташламалар бирелә. 11 ел эчендә бу мөмкинлектән 90,6 мең крестьян файдалана.

Бакыр акча

366 ел элек (1656) Россиядә көмеш урынына бакыр акчалар күренә башлый. Аларның чиктән тыш күп булуы инфляция китереп чыгара. 1662 елдагы “Бакыр фетнәсе” шуның белән бәйле. Бер елдан бакыр урынына яңадан көмеш монеталар файдаланыла башлый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү