Психиатр коронавирус белән авырып терелгәннән соң, күпләрнең нәрсәдән интегүен әйткән

Ковид белән авырган кеше йокысызлыктан интегергә мөмкин.

«Йокысызлык — ковидтан соң борчулы-депрессив тайпылышларның берсе һәм бу да зарарсыз күренеш түгел», — дигән Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече, психиатр Георгий Костюк РИА Новостига биргән интервьюсында.

Коронавирус белән авырганнан соң берничә ай узгач психологик проблемалар, шул исәптән йокысызлык да барлыкка килергә мөмкин, дигән белгеч.

«Коронавирус белән авырган кайбер пациентлар берникадәр вакыт, кайвакыт берничә ай узгач үзендә артык борчылу, стресс, депрессив тайпылыш, йокы бозылу, эшкә сәләтлелек кимү, хәтер начараюны сизә башлый», — дип аңлатты белгеч.

Психиатр сүзләренчә, мондый тайпылышлар хастаханәгә салынган пациентлард күп очрый. ,Әмма җиңел кичерелгән авырудан соң да психикага йогынты булу очраклары аз түгел, дигән ул.


Фикер өстәү