Җир шарында моңарчы күрелмәгән бөек үзгәрешләр тезмәсе дәвам итә. Дәүләтләр яңа коалицияләр төзергә азапланалар, яңа икътисади һәм хәрби аркадашлар эзләнә, доллардан качу тенденциясе көчәя, углеводород базарларын үзгәртеп кору башланды һәм кызулана…
Кыскасы, без турбулентлык дип атарга гадәтләнгән уңга-сулга, аска-өскә чайкалу дәвамлы булырга охшаган. Куркыныч вазгыять бу, чөнки дәүләт түнтәрелешләре, төбәк конфликтлары, астыртын рәвештә аркага пычак кадаулар вәгъдә итә. Гегемонлыгын югалтып баручы АКШ, дибегәне кулда тотарга азапланып, көтелмәгән адымнар ясарга ихтимал. Европага океан артыннан атом-төш коралын китерүгә старт бирелде инде. F-35 бомбага тотучы очкычларының күпләп юк итү коралын йөртергә сәләтле модификациясе Англиягә төшеп утырырга җыена. Бу стелс очкычларны радарлар күрми диярлек, шуның белән алар куркыныч. Әлегә америкалылар дипломатик басым ясау юлы белән дәүләтләрне үз якларына аударырга омтылалар. Һиндстанга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Непалга, Германиягә һәм Польшага Вашингтон сенаторлар десанты җибәрергә җыена. Америка Финанс министрлыгы: «АКШ барлык илләрнең дә Россиягә каршы санкцияләргә кушылуын тели», – дип белдерде инде. Йогынтысы какшаса да, Американың зур хәрби куәте һәм икътисади басым ясау мөмкинлекләре кала әле. Буйсынмаган Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендә ачлык оештыру һәм аларны фетнә зонасына куып кертү – алар өчен потенциаль яктан мөмкин эш. Икътисады әнә-менә түнәм дип торган Кытайга аяк чалу да Вашингтонга артык кыен түгел. Кытайларның 3 триллион доллардан артык резервлары АКШның әҗәт кәгазьләренә тыгылган һәм океан арты державасын какшату, аның белән кискен конфликтка керү Азия гиганты өчен хәвефле. Бу дүшәмбедә Пекин хакимиятләре быелның беренче кварталында икътисади үсешнең 4,8 процент булуын игълан иттеләр. Кытай өчен бу – кечкенә сан, әмма чит ил белгечләре аның да бармактан суырылган булуын әйтәләр.
Financial Times – халыкара эшлекле даирәләр газетасы, быел дөнья икътисадын стагфляция көтә, дип язды, ягъни икътисади түбәнәю бәяләр күтәрелеше белән җитәкләшеп барачак. Капитализмның классик кризисы, җитештерү кимегәндә, бәяләрнең түбәнәюе белән характерлы. Товарны сату өчен базарларның бәяне төшерүе – аңлашыла торган нәрсә. Шунсыз җитештерүнең яңа югарылыгына чыгу мөмкин түгел. Әмма бүген бу формула кулланыла алмый инде. Күбрәк җитештереп, күбрәк сатыйм дип бәя төшерү булмаячак. Күз алдыгызга китерегез: икътисадның кирегә китүе сәбәпле, миллионнар эшсез калып, урамга куылачак, шул ук вакытта аларның элеккеге запасларга өметләнеп яшәү мөмкинлеге бетәчәк. Булган бөтен финанс резервларын инфляция ашаячак чөнки. Моңарчы күпме теләсә, шуның кадәр доллар басып, матди проблемаларын хәл итәргә күнеккән АКШның да андый куәте бетәчәк. Акча басып, пособиеләрне мул өләшәсең икән, сине дә бәяләрнең йөгәнсез күтәрелеше көтә дигән сүз бу. Моңа юл куймас өчен океан артында барысын да эшләргә тырышачаклар. Шуңа күрә алдагы айларда, бигрәк тә көзге якларда барыбызга да бөек түнтәрелешләрдән торган «кино» карау ихтималлыгы үсә.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat