51 яшьлек ир, хатыныннан көнләшеп, ике яшьлек улын үтергән

Башкортстанның Ауыргазы районында яшәүче бер ир улын үтерүдә гаепле дип табылган. Бу хакта җирле Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге җыйган материаллар суд тарафыннан 51 яшьлек иргә хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип табылган.

2021 елның 6 апрель кичендә исерек ир хатыныннан көнләшеп,  үзенең ике яшьлек улының биологик әтисе булуыннан шикләнеп, тавыш чыгарган.  Ярсыган ир ачудан баланы этеп җибәргән һәм сабый ишек яңагына килеп бәрелгән. Аннан соң ир аның башына башта кулы, аннары телевизор пульты белән суккан. Ахырда ул сабыйны үз буе биеклегенә кадәр күтәреп, идәнгә ташлаган. Бала алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Ир җинаять урыныннан качкан, әмма тиздән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Көнче ир 14 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.  Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү