Рөстәм Миңнеханов: “Без беркем алдында да ябылмадык – киресенчә, килеп туган хәл яңа офыклар ачарга мәҗбүр итә”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ТНВ студиясендә булган. Анда ул “Tatarstan Today. Открытый миру” медиапроекты авторы Динә Газалиевага интервью биргән. Президентның визиты башкалада ТНВ филиалына нигез салынуга 22 ел тулуга багышланган.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында алдда торучы юбилей – Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуың мөһимлеге арта бару турында сөйләгән. Аның фикеренчә, бу вакыйга үзара дуслыкны ныгыту өчен тагын бер мөһим мөмкинлек ача.

Әңгәмәдә Татарстанның алга таба да үзенең тышкы элемтәләрен актив төстә үстерәчәге (ислам дөньясы белән генә дә түгел), республикада дини туризмның үсеш перспективалары, Президентның Татарстандагы яшәүче төрле диндәге халыкларның традицияләренә карата шәхсән мөнәсәбәте турында һ.б. сүз барган. Бу хакта “ТНВ” телеканалында Tatarstan Today. Открытый миру с Диной Газалиевой” тапшыруының яңа чыгарылышында тәфсилләп сөйләнәчәк. Тапшыру 23 апрельдә 19:00 сәгатьтә һәм 25 апрельдә 21:00 сәгатьтә башлана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү