«Тагын нәрсәләр булыр икән дип көтмичә, үз эшләренә бар игътибарын юнәлткәннәр генә исән калыр»

24 февральдән соң хәлләр катлауланып, күңелләрдә: «Тагын да начаррак булмасын», – дигән шом яши башлагач, кешеләр бер сорауны бик еш бирә: «Тиз бетәр микән бу матавыклар, озакка барыр микән?..»

Аңлашыла инде: йөрәкләр авырлыкларның тиз бетүен тели. Ай-яй-яй, бирмәгез бу сорауны, бирмәгез! Һәм авырлыкларның тиз бетүенә өметләнмәгез, чөнки бу юлларны язучы концлагерьлар аша үткән Австрия психотерапевты Виктор Франклның сүзләрен белә. «Беренче булып, – ди ул, – барысы да тиз бетәр дип ышанганнар сынды. Аннан соң бу кайчан да булса бер бетәр дип ышанмаганнар… Бары тик тагын нәрсәләр булыр икән дип көтмичә, үз эшләренә бар игътибарын юнәлткәннәр генә исән калды».

Без, әйдәгез, яшәүне сайлыйбыз: сазлыктан тиз генә чыга алмабыз, әмма авырлыклар мәңгегә килмәде, дип ышанабыз. Шуңа күрә билләрне кысып буып, җиңнәрне сызганабыз да алга таба барабыз. Җиңнәрне яхшылап сызгансак, бәлки билләрне артык нык кысып буарга да туры килмәс… Әлегә «кино»ның икенче сериясе генә бара, өченче һәм дүртенче серияләр дә бар… Бу – шундый «кино»: анда атылган уклар безнең өстән дә оча. Һәр сериядә уклар ешрак атылачак… Әмма Аллаһы Тәгалә әйтә (мәгънәсе): «… сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит…» (31 нче сүрә, 17 нче аять). Аңлаган кешеләргә һәлакәттән котылуның иң яхшы формуласы шул инде.

Бу язмада без аның башына чыгарылган юлларга бераз гына җавап бирүне максат итеп куйдык. Нәрсәләрнең кайчан башланасын, кайчан бетәсен бу юлларның авторы да белми, әлбәттә. Без бары тик вакыйгаларның үсеш мантыйгыннан аларның кай якка таба борыласын чамаларга гына тырышабыз. Кыска сроклы перспективада матди хәлләрнең кая таба юнәләсен (хәрби өлкәгә без кысылмыйбыз, анысы – хәрби аналитиклар эше, безнеке түгел) Үзәк банк рәисе Эльмира Нәбиуллина Дәүләт Думасында ясаган чыгышка нигезләнеп чамалап карыйк. Эльмира ханымның дошманнары бик күп, әмма дөрес булса, вазгыять бик кайнарланган вакытта Кремльдә үз позициясен курыкмыйча әйтә алган бердәнбер шәхес шул диләр. Думада да ул, алсу күзлекләр киеп тормыйча: «Икътисадның запасларда яши торган периоды чикләнгән. Һәм II кварталда – III кварталның башында ук без структур трансформация һәм бизнесның яңа модельләр эзләү периодына керәчәкбез», – дип белдерде, Үзәк банкның теләсә нинди ысул белән инфляцияне чикләргә тырышмаячагын, ахыргы продукциягә бәяләрнең кыйбат булу ихтималлыгын игълан итте. Иң мөһим урынны тәрҗемәсез бирик: «Наша экономика вступает в непростой период структурных изменений, связанных с санкциями». Күз яшьләре түгү юк бу юлларда, ак болытлар өстендә очу да юк. Эшләргә туры киләчәк һәм бетте китте… Җиңел булыр дип өметләнергә ярамый.

2014 елны хәтерлик әле. Санкцияләр кертелә башлагач, илкүләм рәвештә «импортны алыштыру» проектлары белән мәш килдек. Министрлыкларның идән асларында шундый проектлар язылган кәгазьләр папка-папка, тау-тау булып өелде. Сигез елдан соң ирешелгәннәрне карыйк. Үткән еллар эчендә чит базарлардан ерагаймаганбыз гына түгел, кендегебез белән берегеп, кендеккә муеныбыздан чорналып беткәнбез. Ипи заводларының җиһазлары тулысынча импорттан, берничә айдан соң аларны ремонтларга комплектлаучы детальләр булмаганлыктан, икмәк дефицитка әверелергә мөмкин. Яисә совет чоры җиһазларын торгызабыз да… Хәзерге яшьләр белми: авыл кибетләрендәге ипине авызга алырлык түгел иде, шәһәр кибетләрендә сыйфатлырак иде анысы. Шул сыйфатсыз ипинең дә кайтуын иртәдән кичкә кадәр көтә һәм бер кулга санаулы гына итеп ала идек. Үзең пешерим дисәң, оны юк, оны булса, чүпрәсе дефицит иде.

Менә «Коммерсантъ» яза: «Россиянең азык-төлек җитештерүчеләре 60–100 процентка Евросоюздан чимал импортына бәйле». Безнең рәсми чиновниклар да раслый моны: ипи пешергәндә дә камырга салу өчен чит илләрдән алырга туры килгән нәрсәләр байтак, диләр. Медицина пирчәткәләре бетә, дип чаң сугучылар бар. Кирәкле 500 миллион пар пирчәткәнең 1 проценты гына үзебездә җитештерелә. Мондый дефицит СССР заманында да юк иде. Боларны мин 2014 елда иҗат ителгән импортны алыштыру проектларының ничек тормышка ашырылуын дәлилләү өчен генә язам. «Иҗат»ны чиновниклар кулына бирсәк, алар бик мавыктыргыч идеяләрдән торган проектлар язачак, әмма йөк һаман да үз урынында калачак. Базарларны яулап алу өчен, бизнесның мотивациясе булырга тиеш. Шул юк икән, товар да юк. Түрәләрнең эше – менә шул мотивацияне үстерә торган туфрак әзерләү. Туфрак бар икән, бизнес орлыгын да чәчә, җимешен дә җыя аның. «Ни өчен без чит ил товарларына шулкадәр беректек?» дигән сорауның исә җавабы бер генә: үзебезнекен җитештерүгә караганда, импорт кайтару икътисади яктан отышлырак. Табышың чыпчык тезеннән булып, түлисе салымың муеннан булса, нидер җитештерүне көйгә салу мөмкин түгел ул.  Үткән елларда бюджет профицитлы булды югыйсә. Чимал саткан акчаны да, бюджет җыйган салымнарны да чикнең теге ягына аударып тордык һәм… ярык тагарак янында калдык. Салымнарны киметеп, үзебезнең җитештерүчеләргә юл ачарга теләүчеләр булмады. Хәзер акча да юк, үзебезнең товар да.

Башка илләр алай эшләми. Максат куйганнар икән, аңа ирешәләр. Онытмыйлар. «Бөек ефәк юлы» дигән проект бар иде бит әле. Кытайдан Европага товарны Россия аша ташырга тиешләр иде. Бу Кытай өчен дә, Россия өчен дә, Европа өчен дә отышлы проект булачак иде. Йөк ташу тегеләргә арзанга төшә, безнең тимер юллардан үткән саен, составлардан исә валюта тамып кала. Меңнәрчә чакрымнар тамып баргач, бик күп җыела ул. «Бөек ефәк юлы» 2014 елда юнәлешен үзгәртте, Россияне әйләнеп үтәргә дигән максат куйды. Алай кыенрак, әмма ышанычлы дигән фикергә килделәр Көнчыгышта да, Көнбатышта да. Һәм менә Кытайның Xinhua агентлыгы хәбәр итә: Күк асты иленнән Германиягә, Россияне әйләнеп үтеп, йөк поезды йөри башлагаган. Сиань – Мангейн маршруты буенче беренче поезд 13 апрельдә кузгалып киткән. Xinhua яза: «Маршрут, – ди, – Кытай өчен дә, башка илләр предприятиеләре өчен дә яңа халыкара базарлар ача». Без савасы табышны Казахстан, Азәрбайҗан, Румыния, Венгрия, Словакия һәм Чехия чумырып алачак дигән сүз бу. Без исә авыз ачып калганбыз, русча әйтсәк, прозевали. Кытай – безгә дус инде ул дуслыкка, әмма чин йөк ташучылары Россия аша транзитны «товар өчен хәвефләнү» дигән сәбәп белән туктаталар. Санкцияләр менә шулай эшли ул: Россия аша поезд йөртү дә бизнес өчен куркынычка әйләнә.

Болай яшәсәк, без углеводород базарларыннан да колак кагачакбыз. Ул базарларны яулау өчен, россияле чиновниклар тырышмаган түгел, тырышканнар. Менә дигән ат йөрешләре ясалган. Гыйбри порталы яза: Германиядә Мануэла Швезиг дигән алманлы сәясәтче ханымның эшен тикшерәләр. Ул Россия тарафыннан мул финансланган экологик фонд оештырган. Нечкәлекләрен шәрехләп тормыйбыз инде, озакка китә. Шул фонд тырышлыгы белән «Төньяк агым – 2» проектын уңышлы тормышка ашырырга юллар ачылган. Бик күп миллиардлар тыгылган ул «агым» белән нәрсәләр булуын беләсездер инде? Ул миллиардларны үзебездә ипи пешерү заводлары өчен җиһазлар җитештерүгә, медицина пирчәткәләре ясауга тыксак, яхшырак буласы булган икән дә бит. Россия үсендергән экологлар тырышлыгы белән европалылар үз газларын чыгару проектларыннан баш тартканнар. Газның бик бай ятмалары Алманиядә дә, Польшада да бар ул, әмма аларны чыгару, чынлап та, табигать өчен зыянлы. Хәзер Дания, вакытлыча гына булса да, үз газын чыгаруны арттырып, Россиянекеннән баш тартырга җыена. Греция, үз ятмаларыбыздан газ чыгарачакбыз, дип шаулый. Туңа башласалар, немецлар белән поляклар да үз сланец катламнарын борауламый калмас. Әлегә алар Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрен зәңгәр ягулык чыгаруны арттырырга дәртләндерәләр.

Эшләр менә шулайрак тора. Дөнья икътисадының һәм сәясәтенең шахмат тактасында диспозицияләр бер дә безнең файдага түгел. Менә шулардан чыгып, язма исемендәге сорауга бераз җавап бирдек шикелле. Латинча «Necessitas auctum intellectum» дигән гыйбарә бар, русчага аударсак, «Необходимость обостряет разум» буларак яңгырый. Безгә менә шуңа өметләнергә генә кала: катлаулы һәм авыр шартларда талантларның ачылуына.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү