Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 31нче утырышында Татарстанның башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.
Алексей Песошин үз чыгышында коронавируска бәйле вазгыятьне дә телгә алды. «Хәзерге шартларда без коронавирус инфекциясе турында да онытырга тиеш түгел. Вирус беркая да китмәде. Әйе, февральнең икенче яртысыннан авырулар санының кимүе күзәтелә. Бу исә медицина оешмаларына планлы медицина ярдәмен күрсәтү, диспансеризация эшенә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирде» , — диде ул.
Премьер-министр сүзләренчә, Татарстан халкының 80 проценты вакцинация узган. Бу җәһәттән ул иммунитетны саклау өчен ревакцинация узарга кирәклеген әйтте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat