Алексей Песошин: «Республикада һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелә»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 31нче утырышында Татарстанның башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.

Премьер-министр халыкка ярдәм итү чаралары турында да сүз кузгатты.

— Барлык социаль ярдәм чаралары да тулы күләмдә тормышка ашырыла, — диде Алексей Песошин. — Төп бурыч – күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, авыр финанс хәлендә калучыларга ярдәм итү. Республикада һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелә. Шул исәптән республика бюджеты хисабына авылда яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә дәвам итә. Шулай ук республика бюджетыннан керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә дә булыша.

Сүз уңаеннан, соңгы 10 ел эчендә республикада күп балалы гаиләләр саны 1,6 тапкырга – 25тән 40,5 меңгә кадәр арткан.


Фикер өстәү