21 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Җирле үзидарә көне

Россия Президенты указы белән 2021 елның 10 июнендә гамәлгә куела. 1785 елның 21 апрелендә Екатерина II Россия империясе шәһәрләре хокуклары турындагы грамотага кул куя. Бу документ җирле үзидарә турындагы законга нигез булып тора.

Бөтендөнья иҗат һәм инновация эшчәнлеге көне

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 2017 елда гамәлгә куела.

ЮНЕСКО әгъзасы

68 ел элек (1954) СССР Мәгариф, фән һәм мәдәният  мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ЮНЕСКО) рәсми әгъзасы була.

1991 елда Россия, хокукларны дәвам итүче дәүләт буларак, бу оешмада СССР урынында кала. Илебезнең ЮНЕСКО эшчәнлегендә катнашуын тәэмин итүче төп орган – ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе. Аның составына министрлык һәм ведомстволарның җитәкчеләре, төбәк вәкилләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре керә.

Ижевск шәһәре

262 ел элек (1760)  Ижевск шәһәренә нигез салына. Аның тарихы граф Петр Шуваловның Иж елгасы буенда тимер җитештерүче завод салынудан башлана. Тиздән аның тирәсендә эшчеләр өчен бистә барлыкка килә. 1918 елда ул шәһәр дип игълан ителә.

Бүген Ижевск –Идел буе һәм Уралның эре сәнәгать, сәүдә, фәнни-мәгариф һәм мәдәни үзәге. Ул рәсми булмаган төстә Россиянең “корал башкаласы” дип йөртелә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү