1100 еллык тарих: Исламның туган җире кайда?

Башы.

Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин ярдәме белән 1100 ел элек Идел Болгарстанында ислам дине  кабул ителү уңаеннан тарихи язмалар циклын дәвам иттерәбез. Болгар шәһәрләрендә озак еллар казу эшләре алып барган, ислам дине тарихын  өйрәнүгә зур көч куйган галимгә шушы уңайдан сорауларыгызны да җиткерә аласыз.

Исламның туган җире

Исламның туган җире – VII гасырда борынгы ыруглык җәмгыятенең таркалуы һәм яңа феодаль тәртипләр барлыкка килү процессын кичергән Согуд Гарәбстаны. Төрле социаль катлаулар, сәяси партияләр һәм аларның идеологияләре арасында кискен конфликтлар белән үрелеп барган күчү чоры халыкны үзләре артыннан алга алып барырга сәләтле күренекле лидерларын тудыра. Гарәп җәмгыятенең иске, инде шактый какшаган нигезләре җимерелә башлаган бер чорда Абдаллаһ Абд Әл-Моталлиб улы Мөхәммәд (570–632) шундый лидер булып таныла.

Язмыш кушуы буенча вакыйгалар үзәгендә торып калган Мөхәммәд, мәҗүсилеккә бәйләнгән иске идеологиягә каршы көрәш башлап җибәрү өчен, нигезендә дөньяга бөтенләй башкача караш яткан яңа идеология булдырырга кирәклеген аңлый. Күңелендә әлегә инстинктив рәвештә генә урнашкан бу фикер Мөхәммәдкә һич тынгы бирми. Яңа идеология, аның уйлавынча, Гарәбстан җирендә яшәп ятучы күпсанлы, еш кына бер-берсе белән сугышып ятучы күчмә һәм ярым күчмә кабиләләрне берләштерү көченә ия булырга тиеш. Бердәнбер Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген игълан итүче ислам тиздән әнә шундый идеологиягә әвереләчәк. Мөхәммәднең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Гарәбстанның барлык халкы диярлек исламга күчеп бетә.

Мөхәммәд исән вакытта уңышлы гына башланып киткән яңа дин тарату кампаниясе аның вафатыннан соң Гарәбстан ярымутравыннан читкә чыга. Йөз ел дәвамында, дөрес, бераз «тәнәфесләр» белән, көнбатышта Испания, Марокко һәм Мавританиядән башлап, көнчыгышта Пакьстан, Һиндстан һәм Бангладешка кадәр сузылган, төньякта исә Урта, Кара, Каспий һәм Арал диңгезләре, көньякта Африка Сахарасы һәм Һинд океаны диңгезләре белән чикләнгән зур территорияләр һәм шул җирләрдә яши торган халыклар Багдад хәлифәте хакимияте астына эләгә.

VII гасыр урталарында ук исламның Көнчыгыш Европага, хәзерге Россия җирләренә үтеп керүе башлана. Хәзерге Дагыстан территориясендә Хәлифәтнең төп көндәше – Хәзәр каһанлыгы. Гарәп-хәзәр сугышлары йөз елга якын дәвам итә. 737 елда полководец һәм булачак хәлиф Мәрван ибн-Мөхәммәдкә Хәзәр дәүләте белән солых килешүе төзергә туры килә. Шартнамә буенча Хәзәр каһаны, аның яраннары һәм кул астындагы халыклар, шул исәптән болгарларның да бер өлеше, җиңүчеләр динен кабул итәргә мәҗбүр ителә.

Багдад илчелеге – Болгарда

Болгар илендә ислам дине таралу пәйгамбәребез Мөхәммәд заманында ук башлана дигән фикер риваять-легендаларга гына таяна һәм объектив чыганаклар белән расланмый. 630–660 нчы еллар тирәсендә, ягъни Кубрат хан идарә иткән чорда, Бөек Болгар дәүләтенең халкы ислам дине тотмаган. Алардан соң калган зиратларда бары тик мәҗүси йолалар буенча күмелгән кеше сөякләре генә табыла. VII гасырның 60 нчы елларында Кубрат хан дәүләте таркалганнан соң Урта Иделгә күчеп килүчеләрнең беренче дулкыны булып саналган болгарлар да үлгән кешеләрне мәҗүсиләр йоласы буенча күмгәннәр. Ләкин әле бу, болгар халкы ислам дине белән бөтенләй дә таныш булмаган, дигән сүз түгел. 922 елгы тарихи вакыйгалардан соң Болгардагы ислам тарихын Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйләргә омтылу барлыкка килә.

Болгарларның ислам динен кабул итү тарихында төп вакыйгаларның берсе, һичшиксез, бүген гади халык арасында Алмыш исеме белән танылган, чынлыкта исә 922 елга кадәр кимендә ике дистә ел элек үзенә Җәгъфәр ибн-Абдаллаһ исеме алган Болгар ханы белән бәйле. Заманында аның титулы борынгы төркиләрдәгечә эльтебер/илтабар/йылтывар (ил башлыгы, юлбашчы мәгънәсендә) дип йөртелгән, соңрак, ислам динен кабул иткәч, әмир дип атый башлаганнар.

921 елның язында Багдадка Абдаллаһ ибн-Башту җитәкчелегендәге илчелек килә. Ул ерак Болгардан Җәгъфәр ибн-Абдаллаһ тарафыннан җибәрелгән була. Илче тарафыннан Габбасилар хәлифәсе әл-Мөктәдиргә тапшырылган хатында Җәгъфәр ибн-Абдаллаһ аннан «дингә өйрәтүче, ислам диненең кануннарын аңлатучы, аның өчен мәчет төзеп бирүче, аның (хәлифәнең) ислам диненә өндәвен үзенең шәһәрендә һәм үзенең бөтен дәүләтендә халыкка җиткерү өчен аңа, Болгар патшасына, мөнбәр торгызучы кешеләр җибәрүен сораган һәм ул, Болгар патшасы, дошман патшалардан анда торып саклансын өчен хәлифәдән кальга (крепость) салуын үтенгән… Хат килгәч, аңа, Болгар патшасына, аннан, хәлифәдән, нәрсә сораган булса, шуңа ризалык бирелде».

921 елның 21 июнендә Багдадтан Болгар иленә Сусан әр-Расси һәм аның сәркатибе Әхмәд ибн Фадлан җитәкчелегендә зур кәрван-илчелек китә. Юл Хамадан, Рей, Нишапур, Мәрв һәм Бохара аша Хәрәземгә кадәр дәвам итә. Аннан соң кәрван зур кыенлык белән ярымчүлле Устюрт калкулыгы буйлап бара һәм Җаек (Урал) елгасына чыга. Ерак араларны үтеп, күчмә төрки халыклар биләп торган җирләр аша юлчылар Иделгә якынлаша. Бу хакта Ибн Фадлан болай дип яза:

«Без болгарлар патшасыннан, ә ул – без бара торган кеше, бер көн һәм бер төн ара ераклыгында булганда, безне каршылау өчен үзенә буйсынган дүрт патшаны, ир туганнарын һәм улларын җибәргән иде. Алар безне каршыладылар, аларның ипиләре, итләре һәм тарылары бар иде, һәм алар безнең белән бергә кузгалып киттеләр. Һәм без болгарлар патшасыннан ике фәрсах ара ераклыгында булганда, ул безне үзе каршылады. Безне күргәч, атыннан төште, бөек һәм кодрәтле Аллаһыга табынып, рәхмәтләрен белдереп, йөзтүбән егылды. Аның җиң эчендә дирһәмнәр бар иде, һәм ул аларны безгә сипте. Ул безнең өчен чатырлар кордырды һәм безне аларга урнаштырды. Безнең аның янына килеп җитүебез – өч йөз унынчы ел мөхәррәм аеның уникенче төне үткәч, якшәмбе көнне булды» (хәзерге календарь буенча 922 елның 17 маена туры килә).

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

(Дәвамы бар)


Фикер өстәү