40 елдан артык слесарь булып эшләп, кыскартылуга эләккәннән соң, имам булып киткән Илдус Әсәдуллин ТАРИХЫ

Буа районының Бикмураз авылы мәчете имамы Илдус Әсәдуллин үзенең дин юлына кереп китүен: «Мине Ходай Тәгалә үзе чакырды, аның кодрәтеннән башка бернинди эш тә башкарылмый», – дип аңлата. Районда уңышлы эшләп килүче авыл имамнарының берсе ул.

Буа машина төзү заводында 40 елдан күбрәк слесарь булып эшләгән Илдус абый, пенсиягә чыгарга берничә ел калгач, кыскартуга эләгә. Бу хәлне авыр кичерә ул. Гомерлек хезмәтеннән аерылып, өйдә утыруына бик эче поша. Тик соңрак бу үзгәрешнең Аллаһ кушуы буенча гамәлгә ашырылуын аңлый. Август ае ахырында эшеннән китәргә мәҗбүр булган Илдус Әсәдуллин көзге бакча эшләрен тәмамлагач, Буа мәдрәсәсендә уку өчен яңа төркем җыяләр икән, дигән хәбәр ишетә. Буш вакыты күп булганлыктан ике дә уйламыйча, кичке уку курсларына языла. Дини белем алу юлында 3 ел вакыт узганны сизми дә. 2016 елда ул дипломлы дин әһеле була.

Белеме булмаган, үзлегеннән өйрәнеп, моңарчы авыл мәчете имамы вазыйфаларын башкарган Вазыйх хәзрәт Нурмөхәммәтов Илдуснең укып бетергәнен генә көткән сыман озакка сузмыйча үз эшен аңа ышанып тапшыра.

– Алдан аптырап калдым. Гарәпчә яза, укый, сүрәләрне яхшы беләм анысы. Ә бит әле башка дини эшләр дә җитәрлек – яшьләргә никах уку, балага исем кушу, мәет юу, күмүне дә шартына туры китереп башкарырга кирәк. Дини китаплардагы күрсәтмәләр ярдәм итте. Аннан укый-укый өйрәндем. Шөкер, хәзер бер яктан да авырлык кичермим, – ди Илдус Әсәдуллин.

Мондый тәҗрибә белән калганы да килә. Болар – хуҗалык эшләрен алып бару, хәйриячелек кылу һәм башкалар.

Яңа имам күптән инде мәчеткә бару юлының начар булуына борчылган. Чокырланып беткән грунт юлдан автомобиль белән бару түгел, аягы начар йөргән өлкәннәргә җәяү килергә дә авыр була. Ул мәхәллә картлары белән киңәшеп, шул нужалы 300 метрны ремонтларга – грунт җирне тигезләп, ком-таш катнашмасы салдырырга юлчы оешма эшчеләрен яллый. Авыл картлары моның өчен хәзер дә имамга рәхмәт әйтәләр.

Икенче эчпошыргыч нәрсә – яңа зиратның капкалары нык искерүе. Монысын да озакка сузмый, яңа капкалар куйдыру өстенә, рәшәткәләрне дә яңабаштан буята. Бер зират эшләренә керешкәч, әкренләп икенчесенә дә чират җитә.

– Бу ташландык хәлдәге зират иде. Урын булмау сәбәпле, бирегә 1928 елдан бирле бер кеше дә җирләнмәгән. Аксакаллар бу зиратта заманында дәрәҗәле кеше – Ахун хәзрәт күмелгәнлеген сөйлиләр, – ди Илдус хәзрәт бу хакта.

Әлеге зиратта да төзекләндерү эшләре башкарыла. Өстәвенә чистартыла да.

– Ике авыл зиратында да иске агачлардан чистарту эшләре тулысынча башкарылып бетмәгән әле. Менә язын техника яллап, зират кырыйларын басып киткән өрәңгеләрне кисеп, тамырларын алдырасы бар. Аннары инде бераз тынычланырга була, – ди Илдус хәзрәт.

Тыштагы эшләр генә түгел, мәчет эчендәгесе дә имам өстендә бит әле. Мәчетне җылыту системасын яңартканнар. Ә бер ел элек яңа тәһарәтханә эшләп куйганнар. Су агызу җайланмалары да урнаштырылган. Чираттагы объект – мәчет янындагы ашханә. Әлегә ул җылытылмаган, җәйге вариант кына. Ремонт эшләре тулысынча тәмамлангач, авыл халкы белән зурлап ифтар мәҗлесләре уздырырга исәп тоталар.

Гомумән, авылдашларын зурлау, авыр вакытта ярдәм итү канына сеңгән Илдус хәзрәтнең. Мәчет бусагасын атлап, күпләр хәсрәтен сөйли аңа. Йортлары янучыларны, катлаулы операция ясарга акча сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып чыгарганы юк аның. Яшь гаиләләргә дә ярдәм иткән мәхәллә. Йорттагы хуҗабикә вафат булгач, бурычларын түләргә дә булышканнар. Сәфәр кылучыларның да гозерен тыңлый ул.

– Хәдистә: мосафирның хәлен бел, гозере булса, үтә, диелгән. Тормышта бит төрле хәлләр була. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, – ди Бикмураз авылы мәчете имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин.

Әлфинур Йосыпова

 


Фикер өстәү