Яшьләр Камал янына китте. Тукай туган көнне ничек билгеләп үтәчәкбез?

Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулган көн мәдәни чараларга бай булачак. Үзенчәлекләре турында «Татар-информ»да узган очрашуда сөйләделәр.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сүзләренчә, алар барлык районнарда да узачак. «Казанда алар гадәттәгечә Тукай һәйкәленә чәчәк салудан башланачак. Соңыннан Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында бәйрәм тантанасы узачак. Анда Габдулла Тукай исемендәге премиянең быелгы лауреатларын беләчәкбез», – диде ул.

Традицион шигырь бәйрәме дә элеккеге урынында – Тукай һәйкәле янында узачак. «Әлегә без аны 13:00 сәгатькә планлаштырдык. Быелгы шигырь бәйрәменең төп үзенчәлеге – аның алып баручысыдыр. Төрле елларда әлеге чараны я артистлар, я яшь иҗатчылар алып барса, быел исә бәйрәмне олпат шагыйребез, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ алып барачак», – дип сөйләде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. Мондый традиция элек тә булган икән. «Тукай туган көндә уза торган шигырь бәйрәменең үз тамашачысы бар. Алар да онытыла башлаган традицияне кайтарырга тәкъдим иттеләр. Без исә уртага салып сөйләштек тә бу тәкъдимне кабул итәргә булдык», – диде Илсөяр ханым.

Тукай бәйрәме өчен традицион чараларның берсе – «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә дә быел берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Төп үзенчәлек – быел акция Бауман урамында түгел, Камал театры каршындагы мәйданда узачак. «Быел 17 нче мәртәбә узачак «Мин татарча сөйләшәм» урынын үзгәртте. Моны без катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләдек. Гадәттәгечә, акция кысасында «Qazan Quest» квест-уены узачак, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак. Ә бәйрәм концертына килгәндә, быел без яшь альтернатив музыкантларга гына түгел, яшь шагыйрьләргә дә йөз тоттык. 26 апрельдә сәхнәдә алар шигъри баттл рәвешендәге чыгышларын тәкъдим итәчәк», – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. «Мин татарча сөйләшәм»нең махсус кунагы – Байбулат Батулла. Алып баручылары – Ләйлә Лерон һәм Илгиз Шәйхразиев. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.

Шигърият бәйрәменнән һәм Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляцияне «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы аша карап булачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү