Казан театр училищесы Тукай турында театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә

Апрель – Тукай ае. Бу айда бөтен җирдә Тукай рухы чагыла, аның шигырь-әсәрләре яңгырый. Казан театр училищесы исә «Тукай белән бер дулкында» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә. Әлеге проект белән без дә танышып кайттык.

Тамаша халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш халәтенә, иҗатына багышланган. Проектның максаты – мәгърифәтчелек, киң халык катлавының Тукай иҗаты турында мәгълүмати кырын киңәйтү. Әлеге проект турында Казан театр училищесы директоры Руфинә Таҗетдинова белән сөйләштек.

– Бу проект очраклы рәвештә генә барлыкка килмәде. Без моңа күптән әзерләндек. Спектакльдә училищебыз мөгаллиме, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров җитәкчелегендәге 2 нче курс татар төркеме катнаша. Миңа калса, бу – бик кызыклы проект. Ул телебезне, мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәтелгән. Зөлфәт Закиров кулланган режиссер алымнары да гаять кызыклы. Спектакль эстетик һәм рухи яктан гына түгел, мәгърифәти яктан да баета. Студентлар бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын сурәтли һәм шул ук вакытта үзләренең осталыгын, сәләтләрен күрсәтә. Алар монда музыка коралларында уйныйлар, җырлыйлар, Тукайның шигырьләрен укыйлар. Спектакль балаларда Тукай, аның шәхесе, шигърияте белән кызыксыну уятыр дип өметләнәм, – диде Казан театр училищесы директоры.

Руфинә Таҗетдинова фикеренчә, бу спектакль татар телле тамашачыларда гына түгел, ә рус телле халыкта да татар мәдәниятенә кызыксыну уятыр иде. – Милләтара аралашу, башка милләтләрнең мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксыну үзара хезмәттәшлегебез өчен бик мөһим. Бүген без мультимәдәни дөньяда яшибез. Үзебезнең үзенчәлегебезне саклап калырга гына түгел, мәдәниятебезгә башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәргә тиешбез, – ди ул.

Әлеге спектакльне Казан театр училищесы шәһәр мәктәпләренә барып, укучыларга күрсәтәчәк.

– Әлеге тамашаны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та бик ошаттылар. Алар студентлар белән сөйләшеп, планнары белән кызыксындылар. Проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен мин аларга бик рәхмәтлемен. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та безгә һәрдаим булышып тора. Аңа да бик зур рәхмәт, – диде Руфинә Таҗетдинова.

Без училищега килгәндә, 2 нче татар курсында репетицияләр бара иде.  Сәнгать җитәкчеләре, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Зөлфәт Закиров һәм сценарий авторы, сәхнә теле укытучылары Гаптрәүф Нуриев та шунда иде.

– Бу әсәрне мин студент вакытта Рәүф абый безнең белән дә куйган иде. Еллар узгач, яңа әсәр барлыкка килде. Проект Тукайга, аның шәхесенә һәм ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бу – минем өченче төркемем. Һәр курс белән Тукайга әйләнеп кайтабыз. Яңа буын үсеп килә. Без аларга үзебезнең тарихыбызны җиткерергә тиеш. Спектакль белән татарның гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырыштык. Балалар кечкенәдән тарихыбызны белеп, Тукайның иҗатын өйрәнеп үссәләр, безнең милләтебез ныгыячак, – диде Зөлфәт Закиров.

Тамаша  биш бүлектән тора. Болар – Габдулла Тукайның бөеклеген раслаган авторларның әсәрләреннән оешкан  «Үлемсезлек символы», «Исемдә калганнар»,  «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда» һәм «Чәчәкләр китерегез Тукайга» бүлекләре.

– Тукайның иҗаты колачлап бетерә торган түгел. Ул беркайчан да юкка чыкмаячак. Чөнки татар яшәсен өчен Тукай яшәгән, ул яшәсен өчен без яшибез. Тукай дини темага бик күп язган. Аны никадәр генә атеист, революционер дип күрсәтергә тырышсалар да, ул үзенең намусына бер вакытта да хилафлык китергән кеше булмаган. Без бөтен укучыларыбызны да Тукай аша үткәрәбез, аның иҗатын өйрәнәбез. Әлеге спектакльдә дөньякүләм шигърият йолдызына әверелгән гади авыл мулласының баласы тормышы сурәтләнә. Үзәкләр өзелеп китә торган мизгелләр күп. Балалар  табигый, бик тырышып уйныйлар. «Мең кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы», – диләр. Безнең спектакль дә шул максаттан оештырылды, – диде Гаптрәүф Нуриев.

Спектакльдә уйнаучы студентларның да фикерләрен сораштык.

– Минем өчен дә, бөтен татар халкы өчен дә Тукай ул – бөек шәхес. Ул безнең халык өчен зур яңалык алып килә. Хәзерге татар телендә иҗат итә башлый. Ул бер юнәлештә генә иҗат итмәгән, аның иҗаты күпкырлы. Ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды. Без шул мирасны саклап калырга тиеш, – диде татар төркеменең 2 нче курс студенты Айрат Шамс.

                                                                                      Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү