Җиргә кайту: быел кулына көрәк, тырма тотучылар күбрәк булачак

Быел яшелчә бәяләре, артып, халыкны аптырашта калдырды. Җитмәсә, узган ел бәрәңге уңышы да начар булды. Күпләр орлыклык бәрәңге дә юнәтә алмый калды. Бу сәбәпләр халыкны Җир-анага якынайтырмы? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.  

Бәрәңгесез булмый!

Татарстан бакчачылар берлеге башлыгы Владимир Дейнекин фикеренчә, быел  бакчачылар саны артмаган очракта да, тәгаен кимемәячәк.

– Бер көнне телевидениедә «Сез май ялларын ничек уздырырга җыенасыз?» дигән темага сораштыру оештырганнар иде. Респондентларның 75 проценты бу көннәрне эшләп уздырачакларын белдерде. Димәк, бу – кешеләр я авылга кайтачак, я бакчаларга барачак, дигән сүз инде. Үзегез карагыз: кәбестә бәясе ничек күтәрелде бит. Гаҗәп! Шуңа күрә мин быел бакчада эшләргә теләүчеләр артыр дип уйлыйм, – ди республиканың баш бакчачысы.

Соңгы елларда авылларда бәрәңге утыртучылар да кимегән иде. Авыл халкы әйтүенчә, быел аннан башка булмый. Моңа кадәр буш яткан участокларга да бәрәңге утыртырга ниятләп торучылар бар. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл советы башлыгы Николай Морозов сүзләренә караганда да, быел авылдашлары бәрәңгене күпләп утыртырга җыена.

– Бездә халык болай да бәрәңгедән өзелми. Тик быел, илдәге вазгыятьтән чыгып һәм халыкның сөйләшүеннән аңлашылганча, мәйданнарны арттырырга теләүчеләр шактый. Мәсәлән, үземнең дә унбиш сутый җирем бар иде. Быел буш яткан бакчаларга малларга азык чөгендере һәм кабак утыртачакмын. Халыкның күпчелегендә орлыклык бәрәңге юк иде. Каяндыр эзләп йөрмәсеннәр, уңайлы булсын дип, авылга сыйфатлы симәнә алып кайтырга булдык. Бер килограммын 45 сумнан тәкъдим итәләр. Халык өчен шулай ук яхшы булыр, – ди ул.

Николай Морозов әйтүенчә, авылларында буш торган участоклар да бар.

– Авылда сатуга куелган уннан артык участок бар. Быел икесен карап киттеләр. Җирләр кипкәч, кайтырга ниятләп торалар. Шәһәрдән кайтучыларга, беренче чиратта, яшелчә утыртыр өчен бакча кирәк, – ди ул.

Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче Фәйрүзә Әхмәтҗанова утыртасы бәрәңгеләрен баздан чыгарып әзерләп куйган инде.

–  Быел бәрәңге бик яхшы сакланган. Шулкадәр матур, – диде ул, сөенеп. – «Кырлай» агрофирмасы яшелчәчелек белән шөгыльләнгәч, бездә аңа кытлык юк, бер елны да тилмергәнебез булмады. Үзебез дә гомергә бакчаларда икенче икмәк утырттык. Ләкин башка елларны: «Бар бит инде ул. Артыгы нәрсәгә?» –  дип кенә карый идек. Быел ике бакча утыртырга ниятләп торабыз. Башкача булмый. Яшелчәсен дә, бәрәңгесен дә утыртасы инде. Дөнья хәлен белеп булмый. Авылдашларым да минем фикердә тора. Халык белән аралашып яшибез бит. Үзебездән артса, терлегенә дә, кош-кортына да кирәк. Бәрәңгесез берничек тә булмый хәзер!

Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча ЛАЙФХАК

Аның әйтүенчә, авылларына кайтып төпләнүчеләр күп булмаса да, бар. Әле күптән түгел генә шундый бер гаилә күченеп кайткан. «Бакчаларны карыйбыз. Яшелчә утыртабыз,  дип кайтканнар алар да», – ди Фәйрүзә Әхмәтҗанова.

Бу атнада Әлки районына сәфәр кылган идек. Халыктан бәрәңге утырту-утыртмау турында да сорадык. Сөйләшкән берсе бәрәңгесез яшәп булмавын әйтте. Тик узган ел уңыш начар булу сәбәпле, күпләрдә орлыклык бәрәңге юк икән. Андыйлар туганнарыннан, авылдашларын алып утыртмакчы була. Симәнәләрен алыштырырга җыенучылар исә Түбән Кама районындагы фермер хуҗалыгыннан алып кайтмакчылар икән. Орлыклык бәрәңгене Түбән Әлки авылы кибетендә дә саталар иде. Сатучы аны Чувашия республикасыннан кайтартуын әйтте.

– Килограммын 40 сумнан сатабыз. Әле кичә генә алып кайттык. Моңа кадәр алып кайтканыбыз булмады. Халык алырмы, юкмы, әлегә әйтеп булмый, – диде кибетче.

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, әлегә бәрәңге утырту темасы икенче планга калган. Чөнки халык су басудан иза чиккән икән быел.

– Башка елларны бу кадәрле үк булмый торган иде, быел авырга туры килде. Газ казаны бүлмәсенә су үтеп, бер атна инде җылылыксыз утырам, – диде ул. Шуннан соң бәрәңге темасына күчеп, менә мондый фикерен җиткерде: – Соңгы елларда бәрәңге утыртучылар бездә дә кимеде. Икенче икмәкне башка төрле яшелчәләр алыштырды. Авыл халкы да сәламәт туклануга күчеп бетте. Шулай да, быел үзебез үстерәсе булыр, ахры, дип әйтүчеләр бар. Ләкин әлегә өстәмә җирләр сорап килгән кешеләр күренми. Бәрәңгене үстерү генә түгел бит әле. Аны саклыйсы да бар. Су төшкәч, идән астына куя торган түгел. Халык, җаен табып, сарай кебек җирләрдә саклый бәрәңгене.

Аның сүзләренчә, Алан-Бәксәр авыл җирлегенә яшәргә кайтучылар күп.

– Бездә, чыннан да, җәен шәһәрдән кеше күп кайта. Ләкин аларның күпчелеге әти-әнисеннән, туганыннан калган йортта яши. Кайсы төзәтә, яңарта, кайсы ул участокка яңа йорт тергезә. Андыйлар – бик оста бакчачылар да. Берничә теплица куеп, ни генә үстермиләр. Шуңа күрә ташландык булып яткан бер генә участок та юк бездә, – ди ул.

Әлки районы күленә 20 пар аккош төшкән (ВИДЕО)

Дача бәяләре күтәреләчәк     

Авылларга гадәттә әти-әнисеннән, туганыннан калган йорты булганнар кайтып урнаша. Гомер буе калада яшәп, пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнүчеләр дә шактый. Андыйлар турында үзебез дә әледән-әле язып торабыз. Тик барлык кеше дә, шәһәрдәге фатирын калдырып, салага китәргә риза түгел. Андыйлар исә башка юлларны эзли: я шәһәр янында дача сатып ала, яки аны арендага алу җаен карый.

Риелтор Айгөл Җәләева сүзләренчә, дача сатып алучыларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Аларның беренчесе шәһәр янындагы участокларны бары тик барып ял итү урыны итеп кенә караса, икенчесе исә үз яшелчәсен үстерер, ягъни җирдә эшләр өчен файдалана. Быел соңгылары тагын да артырга мөмкин, ди ул.

– Ел саен, яз җитүгә, дача участоклары белән кызыксынучылар артуны күзәтәбез, – ди ул. – Быел да шулай булыр, ләкин кешеләр хәзер кыйммәт булмаган участокларга өстенлек бирә. Ипотека бәяләре өскә үрмәләү сәбәпле, халык кулында булган акчаларны кулланып калырга омтыла. Җир кишәрлекләре бәяләре андагы уңайлыклардан, урнашу урыныннан чыгып бәяләнә. Казанда алар 300 мең сумнан башлана. Шулай ук җир кишәрлеген 2,5 млн сумга да тәкъдим итүчеләр бар. Ә дача бәяләре 20 млн сумга кадәр җитә.

Ә менә дачаларны арендалауга килгәндә, риелтор фаразлавынча, быел бу юнәлеш буенча, чыннан да, ыгы-зыгы артыр.

– Чит илләр белән вазгыять аңлаешсыз. Алга таба ни буласын әйтеп булмый. Шуңа күрә халык быел җәйге отпускларын Россия эчендә генә үткәрер шикелле. Шәһәр халкы инде бүгеннән сезон буена дачалар арендалау турында уйлый башлады. Бу, әлбәттә, бәяләрне дә күтәрәчәк, – ди ул.

Без дә берничә төрле игъланнар сайтларын карап чыктык. Чыннан да, бер айга яки бер сезонга арендага биреп торучылар шактый күп икән. Бер айга дачаны арендага алу бәясе 10 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр җитә. Дөрес, аена 100 мең сум сораучылар да бар. Мәсәлән, Лаеш районының Матюшино авылындагы йортны әнә шундый хакка тәкъдим итәләр. «Авыл – шәһәрдән 23 чакрым ераклыкта. Йорт Идел елгасының беренче линиясендә урнашкан. Йорттан пляжга 10 метр гына барасы. Мунчасы юк. Йортны кечкенә балалары булган гаиләгә яки өлкән парларга гына бирәм», – дип язылган игъланда.

Казанда яшәүче Илдус Әхмәтов та быел арендага алыр өчен дача участогы эзли.

– Казан тирәсендә җәй айлары өчен дача арендалау турында моңа кадәр дә уйланганыбыз бар иде. Ләкин тәвәккәлләп караганыбыз булмады. Хатыным Чистай районыннан минем. Узган елларда җәен һәрвакыт шунда кайтып йөрдек. Ләкин ара бик якын түгел, атна саен кайтып йөрү арыта. Шуңа күрә быел йорты, мунчасы һәм зур булмаган бакчасы булган дача карарга уйладык. Игълан да бирдем. Дачаны 1 майдан алып 1 октябрьгә кадәр арендалар идек. Быел яшелчә бәяләре бик нык кыйммәтләнде. Үзем дә, хатыным да эштән курка торган кешеләр түгел. Балаларга да эш тияр бераз. Участокта яшелчәләр үстерербез дип торабыз. Хәтта бәрәңге утырту уе да бар. Эш атнасыннан соң шашлык пешереп, мунча ягып, ял да итәрбез. Кыскасы, планнар зурдан безнең. Ялы да, эше дә бергә булыр дип өметләнәбез, – диде Илдус Әхмәтов.

Хуш киләсең, стагфляция?

Халыкка орлыклык бәрәңге сату урыннары

  1. «Алчак» җәмгыяте (Казан)

  2. «Кырлай» агрофирмасы (Арча районы)

  3. «Нармонка» җәмгыяте (Лаеш районы)

  4. «Земляки» хуҗалыгы (Түбән Кама районы)

  5. «Урал» кооперативы (Кукмара районы)

Укучы сүзе (Газетаның «ВКонтакте» сәхифәсендә калдырылган фикерләр) 

Гүзәл Смирнова:

– Халык авылларда, котырып, бәрәңгене күп итеп утыртырга җыена. Мөгаен, бәясе очсызланыр. Мин бәрәңге җирен киметергә уйлап торам әле. Җитмәсә, сатып алырга кибеттә булыр.  Быел да авылга сирәк кайтылды кыш көне, кибетнекен дә рәхәтләнеп ашадык.

Гөлсинә Хәсәнова:

  Ел саен утыртыла торган җир малга да, үзебезгә дә җитә.

Сәрия Мукминова:

Бакчабыз Аллаһка шөкер. Кая тагын зурайтырга? Үзебезгә дә, балаларга да җитә, сатарга да кала әле. Ходайның биргәненә мең шөкер.

Халисә Уразова:

Ел саен бәрәңге утыртырга Нурания апа янына кайтам. Эшкәртергә, казып алырга, чокырга салырга да булышам. Бакчасы әйбәт апаның, йомшак, ел да кул белән утыртабыз. Бөтенебезгә дә җитә, аның балаларына да, безгә дә! Бәрәңге күп китми үзе, бер-ике капчык була микән. Гадәттә бакчалары кипкәч утыртабыз инде.

Гәүһәрия Хуҗина:

Бер елда шулай бәрәңге уңмыйча, сорау күп булса, икенче елда уңа ул Алла боерса.  Кая куярга белмичә аптыраган чаклар да булды. Элеккеге кебек хәзерләүләр конторасы (заготконтора) юк җыярга. Елы уңышлы килсә, вакытында яңгыры, җылысы, илләрдә тынычлыгы булса, калганы бар да булыр.

Сәгәбҗан Әбҗәлетдинов:

Безнең гаиләгә бәрәңгене сатып алу отышлы. Бер уңыштан икенчесенә кадәр 6–7 чиләк бәрәңге җитә.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү