Кадер киче: үзе серле, үзе хәерле

Рамазанның соңгы ун көнлеген дә ваклый башладык. Ел саен шушы чорда күңелне ымсындырып торган бер көн була. Ул да булса – Кадер киче. Мөселман кешесе өчен иң серле, иң кадерле кичләрнең берсе ул.  Быел аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичен ничек уздрырырга кирәк? Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов шул сорауларыбызга җавап бирде.

– Мөдәррис хәзрәт, иң элек Кадер киченең асылы турында сөйләшик әле.

– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә рамазан ае турында әйткән вакытта берничә асылга таяна. Ул: «Рамазан аенда Коръән иңдерелде», – ди. Ягъни рамазан аеның бер бөеклеге – шушы айда Коръән иңдерелә башлау һәм иңдерүне тәмам кылуда. Хәдисләрдән белүебезчә, Кадер киче рамазан аеның соңгы ун көнендә яшерелгән. Бу көнне Аллаһы Тәгалә ләүхүл-мәхфүздән Коръәнне иң беренче тапкыр дөнья күгенә төшерә. Аннан соң инде пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам аны 23 ел дәвамында җир йөзенә иңдерә. Шуңа күрә мөселман кеше өчен ялган белән хакыйкатьне аеручы, караңгыдан яктылыкка чыгаручы, кешеләрне туры юлга өндәүче бәхет, туры юл чыганагы, яшәү мәгънәсен аңлатучы, җәннәт белән сөендерүче, җәһәннәм белән куркытучы, Аллаһы Тәгалә турында сөйләүче, дөньяның барлыгы, кешеләрнең асыл мәгънәсе турында сөйләүче Коръән иңдерелү белән аеруча әһәмиятле ул.

Ислам динендә өй җыештыру, өй юуның билгеле бер тәртибе бармы?

Шушы кичтә һәрбер адәм баласының, илләрнең, шәһәрләрнең язмышлары да языла. Аллаһы Тәгалә бер сүрәдә: «Бу төндә Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле, гыйлемле әмерләре таратыла», – ди.  Хөсәен ибн Фадл дигән галимнән: «Аллаһы Тәгалә дөньяны яралтканчы гамәлләрне тәкъдир кылмадымыни?» – дип сораганнар. Ул: «Әйе, тәкъдир кылды», – дип җавап биргән. «Алайса, бу төннең мәгънәсе нәрсәдә соң?» – дигәннәр. «Мәгънәсе – менә шушы тәкъдир кылынган гамәлләрне вакытына китерү һәм инде тәкъдир кылынган шушы гамәлләрне тормышка ашыруда», – дип җавап биргән ул.

– Кадер кичен нинди билгеләрдән танып белергә була?

– Бер сәхабәдән: «Кадер кичен кайдан белдең?» – дип сораганнар. Ул: «Мин пәйгамбәребездән ишеттем: Кадер төне үткәч, икенче көнне кояш, түп-түгәрәк булып, нурларсыз чыгар», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Ул төн ачык, тыныч булыр, анда бәрәкәт булыр. Ул ни суык, ни салкын булмас, икенче көнне кояш нурлар чәчмичә чыгар чыгар», – диелгән.

– Кадер кичен ничек уздырырга кирәк?

– «Кадер» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Ул төн мең айдан хәерлерәк», – ди. Ягъни 83 елдан да хәерлерәк ул бер төн. Мөхәммәд өммәтенең бер үзенчәлеге бар. Ул да булса, без – ахыргы, иң кыска гомерле өммәт. Әмма безнең шушы гомеребезнең кыскалыгында да хикмәт ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам: «Кем дә кем, шушы кичәне Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, аның гөнаһларны кичерүенә өметләнеп, гыйбадәттә үткәрсә, аның үткән барлык гөнаһы да гафу ителер», – ди. Шуңа күрә шушы кичне гыйбадәттә уздырырга кирәк. Рәсүлебез рамазан аеның соңгы ун көнен мәчеттә үткәргән. Ул төннәрен гыйбадәттә булган, гаиләсен дә уяткан. Шуңа күрә бу кичне гыйбадәттә, зекердә, тәсбихтә, догада, Коръән, Тәһәҗҗүд намазын укып үткәрсәк, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларыбызны да кичерәчәк.

– Ни өчен Кадер киче яшерелгән? Быел аны нинди көннәрдә эзләргә кирәк?

– Аллаһы Тәгалә үзенең иң бөек исемнәренең берсен яшергән. Җомга көнендә исә дога кабул була торган сәгатьләрнең берсен яшергән. Адәм балалары шушы бер көнгә, бер сәгатькә генә басым ясамасыннар, гыйбадәтләрен күп кылсыннар, әҗерләре, иманнары, тәкъвалыклары артсын дип, Аллаһ Тәгалә шушы төнне дә яшергән. Аны нинди көннәрдә эзләргә дигәндә, хәдисләргә таянабыз. Кадер кичен рамазан аеның соңгы ун көнендә, так көннәрдән – 21, 23, 25, 27, 29 кичәләреннән эзләргә кирәк. Кадер киченең кайсы көнне икәнен бер кеше дә төгәл генә әйтә алмый. Кем дә кем шушы рамазан аеның соңгы ун көнендәге так кичәләрне гыйбадәттә үткәрсә, иншаллаһ, аны барыбер Кадер киченә туры китерәчәк.

«Кеше тәүбә кылып, гайбәт сөйләгән кешесеннән гафу сорамаса, бу аны кабер газабына илтергә мөмкин»

– Кадер кичендә теләгән теләкләр икеләтә кабул була, диюләре дөресме?

–  Кадер кичендә бер еллык тәкъдир языла. Бу бары тик шушы кичтә генә эшләнә. Шуңа күрә аны ваемсызлыкта үткәрергә ярамый. Адәм балалары бу кичәнең бөеклеген, аның фазыйләтләрен белсәләр иде, күзләр йомылмасын, куллар догадан төшмәсен иде. Кадер киче мең елдан хәерлерәк булгач, бу төндә укылган намаз – мең ел укыган намаз, ул төндә бирелгән сәдака мең ел бирелгән сәдака кебек була. Теләкләр белән дә шул ук хәл.

– Кадер кичендә нинди эшләрдән тыелып тору хәерле?

– Кадер кичендә үзен гыйбадәткә, зекергә багышлаган кешенең хәерсез гамәлләргә вакыты калмый. Аллаһы Тәгалә безгә бу айда, Кадер кичендә генә түгел, гомумән, һәрчак үзенең рәхмәтен, шәфкатен күрсәтә, безне яшәргә, гыйбадәт кылырга өйрәтә. Адәм баласы бер ай, бер кичә белән генә тукталмасын. Шуңа күрә рамазан ае – шушы тормышны ничек башлап җибәрергә кирәклегенә төшендергән генераль репетиция ул. Кадер киче дә – гөнаһлардан арыну, Аллаһка якынаю өчен менә дигән форсат. Моң-зары булган кеше шушы кичне гыйбадәттә үткәрсен. Гөнаһларының күплегеннән кәефе кырылса, шушы кичәдә тәүбәләрен кылсын.

Динә Гыйлаҗиева

 

Кадер кичендә укыла торган дога

Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам Гайшә анабызга бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

«Әллааһүммә иннәкә әфүввүн түхибүл әфвә фәфү әннии».

Мәгънәсе: «Аллаһым! Син – гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!»


Фикер өстәү