Камыр өчен кирәк: 280 г он, 180 г сыер мае, 60 г какао порошогы, 80 г шикәр комы.
Эчлек өчен кирәк: 350 г эремчек, 80 г шикәр комы, 3 йомырка, 70 г каймак, 40 г крахмал.
Эчлек өчен кирәкле барлык ингредиентларны кушып, миксер белән яхшылап болгатырга.
Он, бүлмә температурасында бераз йомшартылган май, какао, шикәр комын кушып, яхшылап кул белән изәргә. Уалучан камыр барлыкка килә.
Камырның өчтән икесен форманың астына җәяргә, аның өстенә эчлек салына, ә калган камырны эчлек өстенә салып чыгабыз. Пирогны җылытылган 180 градуслы мичкә 40 минутка куябыз. Пешеп чыкканнан соң, аны бүлмә температурасына кадәр суытырга һәм пленка белән каплап 1–2 сәгатькә суыткычка куярга. Бик тәмле була!