Бала тумаса, бәла туа: укучылар булмау сәбәпле, мәктәпләр кыскара

Көзге укуны яздан ук кайгырталар. Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшәүче әти-әниләр мәктәп язмышы өчен борчыла. Киләсе елдан ул тугызъелыкка калырга мөмкин. Алар безгә, мәктәпкә тимәсеннәр иде, дип хат язган. Заманында миллион сумлык грантлар откан, даны республикага таралган мәктәпне саклап калып булырмы?

Кагылмагыз мәктәпкә!

«Яңа Чәчкап урта мәктәбе – татар мәктәбе. Балалар туган телдә белем ала. Күп еллар дәвамында ул якын-тирә авыллар тормышының үзәге булып тора. 25 чакрым  радиуста бердәнбер урта мәктәп. 10–11 нче сыйныфка  балалар Бик-Үти, Кайбыч, Әлки авылларыннан укырга килә. Күпбалалы гаиләләр һәм балаларны опекунлыкка алган гаиләләр күп. Бездә БДИны тапшыра алмаучылар юк. Узган ел ике укучы рус теленнән – 82,  бер укучы химиядән 96 балл җыйды. Барлык укучылар да сынауларны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керә. Узган ел мәктәпне 7 укучы тәмамлаган иде. Аларның өчесе – КФУга, икесе – медицина университетына, берәр бала КДЭУ һәм аграр университетка укырга керде. Без, әти-әниләр буларак, балаларыбызның татар мәктәбендә белем алуы белән горурланабыз. 10–11 нче сыйныфта да укуларын  шушы мәктәптә дәвам иттерүләрен телибез. Сездән мәктәпкә урта мәктәп статусын саклап калырга ярдәм итүегезне үтенәбез», – дип  яза әти-әниләр.

2002 елда төзелгән 265 урынга исәпләнгән якты һәм җылы мәктәп бу. Янгын сигнализациясе, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Дәресләр өчен кирәкле җиһазлар, методик кулланмалар җитә. Китапханәсе, музее, спорт залы, ашханәсе бар. Ашханәгә 2021 елның җәендә капиталь ремонт ясалган.  Укучылар кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Җәйге чорда мәктәп базасында сәламәтләндерү лагере эшли. Тәрбия туган телне, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Ел саен мәктәптә язучы Әхмәт Рәшит исемендәге фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Анда быел төрле районнардан 150ләп укучы катнашкан. Конференциягә язучылар, Казан дәүләт аграр университеты, Казан федераль университеты галимнәре килә. Мәктәптә 4 ел рәттән гран-при алган «Нур» театр төркеме эшли. Мәктәпне тәмамлаучылар өч телне: татар, рус һәм инглиз телләрен белә, шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына укырга керә.

«Тынычлап укыйсы килә»

Авылда 400дән артык кеше яши. 230лап хуҗалык бар, шуның 80ендә тормыйлар.  Моңа кадәр бакчага  ике бала йөргән. Сабыйлар аз булгач, анысы да ябылган. Хәзер алар  дәү әниләре  белән өйдә утыра. Мәктәптә барлыгы 39 бала белем ала. Шуларның  икесе  – Зәринә белән  Әдилә 10 нчы сыйныфта укый. Быел 9 нчы сыйныфта  бер бала да  юк.

Мәктәп директоры Рөстәм Бикмуллин әйтүенчә,  мәктәпнең язмышы өчен барысы да  борчыла. Балалар саны аз булгач, әллә нигә өмет итеп тә булмый. Быел 1 нче сыйныфка  бер укучы киләчәк. Иске мәктәптә 450 укучы белем алган.  Тик авылда эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә.

– Соңгы елларда  57 бала иде, хәзер  әкренләп кими. Урта  мәктәп булып саклану өчен 50дән күбрәк укучы кирәк. Анысын да яхшы аңлыйбыз. Тик бер елга сабыр итмәсләрме дип өметләнгән идек. Быел 10 сыйныфта укучы кызларга мәктәпне үзебездә тәмамларга мөмкинлек тудырылсын иде. Район методистлары мәктәп саклана дигәч,  шуңа ышанып калганнар иде, – ди  Рөстәм Бикмуллин.

Ачуланмый торган мәктәп: өйдә укучы балалар саны елдан-ел арта

10 нчы сыйныфта укучы кызларның әти-әниләре белән дә сөйләштек. Зәринә белән Алинә икесе дә – укытучы кызлары, отличниклар. Алар укытучы, табиб булырга хыяллана.

– Мин гаиләдә –  төпчек бала. Авыл бетмәсен дип, шәһәргә китмәдем. Колхозда механизатор булып эшләдем. Мәктәп ябылса, авыл да юкка чыгачак бит.  Кызларыбызның  җаваплы чоры. Бик ныклап имтиханга әзерләнәләр. Чит мәктәпкә  җибәрмичә, үзебезнекендә укып бетерсеннәр иде инде. Ни тугыз түгел, ни унбер түгел бит, – ди ике бала атасы Наил Сәмигуллин.

Салих Шәрәфетдинов та шундый ук фикердә, ул да Әдилә өчен борчыла.

– Узган ел 9 нчы сыйныфны 7 бала тәмамлады. Шуларның бишесе техникумга китте. Әдилә белән Зәринә унынчыга калды. Иптәшләре киткәндә, аларның да китәсе килде. Тик мәктәп саклансын дип, калырга үгетләдек. Әгәр 10–11 сыйныфка калдырсак, мәктәп ябылмыймы, дип сорадык. Уңай җавап ишеттек. Киләсе елдан мәктәпне кыскартып, балаларны Буага укырга җибәрмәкчеләр. Район бездән 20 чакрым  тирәсе. Балаларның ярты елы  икенче мәктәпкә ияләшеп үтәчәк.  Әдиләнең читкә китәсе килми. Монда – үз укытучылары. Балаларга стресс булмасын иде инде. Тагын бер ел укып, тынычлап имтиханнар биреп, теләгән уку йортларына керсеннәр иде, – диде   Салих Шәрәфетдинов.

Мәктәп – авылның йөрәге: аның тибешен һәркем аңлый аламы?

 Даны еракларга таралган

Зөфәр Сәлахов әлеге мәктәптә  13 ел  директор булып эшләгән. 73 яшьтә булса да, мәктәптә  физика, математика, астрономия фәннәрен укыта, өстәвенә Буа медицина училищесы  студентларына белем бирергә дә өлгерә. Заманында Яңа Чәчкап мәктәбе ике ел рәттән миллион сум откан. Әлегә акчага республикада иң зур телескоп, электрон микроскоп, химия, физика кабинетларына җиһазлар сатып алганнар. Дүрт укытучылары Мәскәүдә укып кайткан. Укучыларын хәтта астрономиядән халыкара бәйгеләргә чакырганнар. Физикадан республикада җиңүче  булганнар. Уңышларны санасаң, аз түгел.

–  Физика, астрономиядән көчле укучылар, көрәшчеләр бар.  Театр гран-при алды, – дип, хәзерге уңышларны барлады Зөфәр Сәлахов. – Балалар саны аз, артмый инде ул. 2018 елда бер бала туса, быел тагын бер. Дүрт ел бала тапмаганнар дигән сүз.  39лап укучыга – 20ләп хезмәткәр. Күрше авылдан элек җәяү йөрсәләр, хәзер укучыларны автобус йөртә. Мәктәп ярыйсы  гына чыгымлы дип әйтәсем килә. Илнең икътисады авыр булган заманда, мәктәпләрне саклагыз, дип ялкынланып сөйли алмыйм. 39 бала белән мәктәпне саклау авыррак дип уйлыйм. Авылда калыгыз, дип кенә булмый. Кул хезмәте кими, техника заманы, авыл халкына эш юк. Мәктәпнең язмышы кызганыч. Авылда ферма, мастерскойлар ябылгач, биналар ишелеп бетте. Әлбәттә, мәктәпнең киләчәген мондый хәлдә күрәсе килми.

Мәктәпкә тимиләр!  «ВТ»да язма чыккач, Кукмара районыннан сөенечле хәбәр килеп иреште

Мәктәпне саклап калып буламы? Бу хакта Буа районы башлыгы Ранис Камәртдиновның фикерен белештек.

– Бездән  генә тормый бит ул, – ди башлык. – Бала саны азая башлагач, мәктәпнең чыгымнарын Финанс министрлыгы санап чыгара. Авылда кечкенә мәктәпне тоту  чыгымнар сорый.  Без үзебез дә ябуга, кыскартуга каршы. Авырткан урын бу. Без, бөтенләй япмас өчен, урта мәктәпне – тугызъеллыкка, тугызъеллыкны башлангычка калдырабыз. Чама калмагач, башлангычны ябып, күрше авылларга йөртәбез. Киләсе елда районда 4 мәктәп кыскарачак. Миңа әти-әниләр риза дип әйттеләр. Кыскартуга бөтенләй каршы килмичә калган кеше булмый. Кем булса да каршы чыга. Әти-әниләр аңлап җиткермиләр: балаларга ярышып уку өчен көндәшлек кирәк. Кичә генә Ташкичү авылына барып кайттым, анда мәктәптә ремонт бара. Бер зур бүлмәдә биш бала утырган. Икесе – 1 нче, өчесе – 3 нче сыйныф укучылары. Ике сыйныфны кушып укытканда, нинди көндәшлек булсын? Балалар бер-берсе белән аралашырга, җәмгыятькә җайлашырга тиеш. Унынчы сыйныфта ике бала укып, нәрсә була инде? Мәктәп кыскартылмый дип берәү дә вәгъдә итә алмый. Иртәгә нинди көн буласын  мин дә, мәгариф идарәсе дә  әйтә алмый.  Начар булмаячак, моның өчен борчылырга кирәкми. БДИга да әзерләнерләр. Безнең укытучыларның 15 проценты – пенсия яшендә. Информатика, математика, физика, химия укытучылары җитми. Бер укытучы берничә фәнне алып барырга мәҗбүр. Ул рус телен, тарихны, җәмгыять белемен, физиканы, биологияне дә укыта. Буага килү яхшырак булачак. Шартлар да бар. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, вузларга керәләр. Районда бер-берсе белән аралашырга, ияләшергә җайлырак. Сәләтле балалар мәктәбенә авыллардан да киләләр. 30лап укучы интернатта   яши. Балалар саны артса, кабат ачарбыз. Мин – оптимист.  Мондый вазгыятьтә  халык авылларга күбрәк кайта башлар, дип уйлыйм. Халык кайтса,  авыллар урамында да бәйрәм булыр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге:

 – Без бер мәктәпне дә япмыйбыз һәм кыскарту турында  бернинди  күрсәтмә дә бирмәдек. 2012 елның 29 декабрендә гамәлгә куелган «РФдә Мәгариф турында»гы 273 нче  Федераль законның 9 нчы маддәсе нигезендә, муниципаль белем бирү оешмаларын булдыру, үзгәртеп оештыру, ябу районнарның вәкаләтенә керә. Буа районының Яңа Чәчкап урта мәктәбе филиалын гамәлгә куючы – Буа районы Башкарма комитеты. Буа районы мәгариф идарәсе  мәгълүматларына караганда, 2021–2022 елгы уку елында әлеге мәктәптә 39 бала укый. Шуларның 4есе – 10–11 сыйныф укучылары.  Киләсе уку елында 38 укучы белем алыр дип планлаштырыла. Балаларга 15 укытучы һәм 1 башка мәктәпләргә йөреп укытучы (внешний совместитель) белем бирә. Укытучыларның уртача яше – 50. Киләсе уку елында 10 нчы сыйныфта укучы булмаячак.  Быелгы уку елында да  9 нчы  сыйныф буш. 11 нче сыйныфтагы ике укучыга  Буа шәһәренең Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында уку һәм яшәү мөмкинлеге биреләчәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү