Фәрит Мөхәммәтшин: «Алабугада телләрне, күпмилләтле халыклар мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелә»

Бүгенге катлаулы вазгыятьтә республикада дустанә мөнәсәбәтләрне саклау, күпмилләтле халкыбызның игелекле, шәфкатьле, ярдәмчел булуы аеруча мөһим. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясы советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблея советы президиумы күчмә утырышында шулай диде. Утырыш Алабугада туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышлап үткәрелде.

Халыклар ассамблеясының шәһәр-районнардагы күчмә утырышлары инде күптән матур традициягә әйләнде. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары директорлары, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль хакимият вәкилләре мондый чараларда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша.

– Алабугада телләрне, күпмилләтле халыклар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, яшь буында милләтара тынычлык-татулыкка карата ихтирам хисе тәрбияләүгә зур игътибар бирелеп килә. Нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең этникара мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур роль уйнавына иманым камил, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең «җир»дәге хәлләрне сездән башка яхшырак белүче юк. Милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауга керткән өлешегез гаять зур. Иң элек бер-береңә, хакимият органнарына ышаныч дигән сүз бу.

Агымдагы ел Татарстан Халыклар ассамблеясы өчен юбилей елы булып тора. Иҗтимагый оешма үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул ук вакытта 2022 ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы буларак игълан ителде. Моннан тыш быел Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Парламент башлыгы әйтүенчә, әлеге чарага 4 меңнән артыграк кунак көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Луганск, Донецк халык республикалары һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операциягә бәйле вазгыятькә һәм моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелүгә дә тукталып үтте. Аның әйтүенчә, килеп туган шундый катлаулы шартларда республикада дустанә мөнәсәбәтне саклау, күпмилләтле халкыбызның изге күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булуы аеруча мөһим. «Бүген безгә бердәмлек, дуслык, тынычлык кайчандагыга караганда да күбрәк кирәк. Без бердәм булырга тиеш», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре ДНР һәм ЛНРда яшәүчеләргә, республикага мәҗбүри күченүчеләргә хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Татарстаннан барлыгы 100 тоннадан күбрәк гуманитар ярдәм белән 8 йөк машинасы шул тарафларга озатылган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ассамблея әгъзалары да бу изге эштә хәлдән килгәнчә өлеш керткән.

Күчмә утырышта туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе көн тәртибендәге төп мәсьәләгә әйләнде. Күпмилләтле Алабуга районында бу мәсьәлә дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта районда руслар (50 проценттан артыграк), татарлар (43% чамасы), мари, чуаш, удмуртлар һ.б. яши. 2014 елдан бирле анда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән муниципаль программа тормышка ашырылып килә.

Утырышта катнашучылар «Адымнар» Алабуга күптелле мәгариф комплексында һәм 1 нче гимназия үрнәгендә район мәктәпләрендә укучыларның туган тел байлыгын, милли мәдәниятне һәм традицияләрне ничек өйрәнүләре белән танышты. Алабуганың туган телләрне үстерү һәм саклау тәҗрибәсе уңай бәяләнде.


Фикер өстәү