Балаларга акча  жәл түгел. Лагерьларга 10 000 юллама сатылган

Әти-әниләр балаларның ялы хакында яздан ук уйлый башлый. Бүгенгә лагерьларга  ун мең юллама сатылган инде. Быел  җәй 182 меңнән артык бала шәһәр чите, чатырлы, мәктәп яны лагерьларында, Кара диңгез яры буенда ял итә алачак. Бу  –  барлык балаларның  48 проценты дигән сүз.

«Безнең бурыч – балаларның ялын имин һәм сыйфатлы итү», – диде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов  Министрлар Кабинетында балалар ялына багышланган ведомствоара комиссия утырышында. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта   балаларны кабул итәчәк ял итү үзәкләренең исемлеге барлана. Апрель аена исемлеккә 1268 оешма кертелгән. Җәйге  ял өчен 1,7 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу  узган елгыдан 88,28 миллион сумга күбрәк. 42 меңнән артык  юллама республика хисабыннан бушлай биреләчәк, шуның 12 меңгә якыны – тормышта авыр хәлдә калган үсмерләр өчен. 5 мең үсмер Кара диңгез яры буйларында, «Артек», «Орленок» бөтенроссия балалар үзәкләрендә күңел ачарга җыена.

Бер караганда, өйдә дә ял итеп була. Замана ата-анасы  лагерьга балаларының сәләтен ачар өчен җибәрә. Аларны  бигрәк тә профильле сменалар кызыксындыра. Узган елгы ял файдасыз узмаган. Ата-аналар лагерьга барган балаларның 26,1 проценты – иҗади, 21 проценты спорт ягыннан ачылуын, 15,7 проценты иркенрәк аралаша  башлавын әйткән.  Ялны оештыручылар быел да сменалар кызыклы, файдалы булыр дип вәгъдә итә. Быел март аенда «Җәй»  республика үзәге  әти-әниләр һәм балалардан ял турында сораштыру уздырган. «Бигрәк тә нәрсә  истә калды?» дигән сорауга, ял итүчеләрнең  25,2 проценты –  яңа дуслар белән танышу, 16,1 проценты – конкурсларда, ярышларда җиңү, 12,6 проценты сәхнәдә  уңышлы чыгыш ясау, дип җавап биргән.

– Балалар өчен лагерь – яңа дуслар табу, аралашу һәм үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Без, үз чиратыбызда, лагерьның  кыйммәтен яхшы аңлыйбыз. Ялны оештыручылар, сездән  кешбэк программасына  гаиләләргә мөһим  ярдәм  итеп каравыгызны сорыйм. Икенче ел рәттән  лагерьларга сатып алынган юлламаның ярты бәясен кире кайтарып була. Бу мөмкинлекне 31 марттан 31 августка кадәр кулланырга мөмкин. Быел шәһәр чите генә түгел, чатырлы лагерьлар да кешбэклар кайтара ала, – дип аңлатты Тимур Сөләйманов.

«Болгар» радиосы мөхәррире Люция Шәрәфиева да бу мөмкинлектән файдаланган.

–  Әмирханның лагерьга беренче генә баруы түгел. Быел  тагын «Сәләт»не сайлаган. 14 көнгә юллама бәясе – 27 мең сум тирәсе. Ике көн эчендә түләнгән акчаның яртысы  кире кайтты.  Болай иткәндә, хәтта ике сменага җибәреп була. Бик уңайлы. Танышларым юлламаларның  15 минут эчендә  сатылып бетүеннән зарланышып та алды әле, – диде Люция Шәрәфиева.

Кешбэк программасы турында белмәүче әти-әниләр дә шактый булып чыкты. Нинди нәрсә ул, дип гаҗәпләнүчеләр  дә булды.

«Беренче тапкыр ишетәм. Безнең балалар өйдә ял итә, мәктәп яны лагерена гына баралар», – диде Сабадан ике бала әтисе Марат Әхмәтвәлиев.  Шулай ук Казанда  яшәүче Альбина  Киселеваның да бу хакта  ишеткәне  юк икән. «Ике балабыз бар. Берсенә – 7, икенчесенә – 9 яшь. Безнең ял өч ай буе әби-бабайда үтә. Әтисе, кечкенә әле алар дип, лагерьга җибәрүгә каршы. Мин үзем риза. Яхшы  хәбәр әйттегез, кешбэк программасы турында уйлап карыйсы булыр әле.  Җәй буе авылда ятмаслар бит», – ди Альбина.

Иминлек, инфраструктура, кадрлар,  кызыклы  программа. Ялны оештыручылар  менә шуларга  игътибар бирергә тиеш. Иминлек  мәсьәләсенә килгәндә, каравылчыларга    таләпләрне  арттырачаклар. Моның өчен  өстәмә  30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Министр әйтүенчә, лагерьларда сак хезмәте эшчәнлегенә контрольне көчәйтергә кирәк. Сак предприятиеләреннән пенсия яшендәге кешеләрне җибәрү очраклары бар. Һөнәри  белемгә таләпләрне арттыру мөһим.

Коллегиядә  туклану,  азык-төлек сатып алу темасы да күтәрелде. Мисал өчен, хәзер оешма продукцияне  ведомствоара комиссия белән килештерелгән бердәнбер  товар китерүчедән  сатып алырга тиеш. Шулай ук Тимур Сөләйманов,  урманнарда  урнашкан лагерьларның  иминлеген көчәйтү өчен,  Урман кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу  очракта аларны койма белән әйләндереп алу мөмкин булачак. Хәзерге вакытта бу рөхсәт ителми. Сүз уңаеннан, күп кенә лагерьлар урман фондында урнашкан. Әйтик, 94енең 33е капиталь ремонт программасына эләккән. Ремонт дигәндә, «Балаларга – ял» яңарту программасы нигезендә быел 22 лагерь төзекләндереләчәк, 2019–2021 елларда 26сына ремонт ясалган. Кырымда  республика балалары өчен яңа лагерь ачарга җыеналар.

Коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләр киметелә. Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, аниматорларны да чакырырга була, тик чараларны ачык һавада   үткәрергә кирәк. Лагерьларга балаларны кабул итү саны чикләнми. Идарә белгечләре туклану буенча мәгариф оешмаларында семинарлар үткәрәчәк. Узган ел барлык кагыйдә бозу очракларының 26 проценты туклануга туры килгән. Балаларның һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча  ведомствоара комиссия рәисе, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, барлык таләпләрне үтәп, балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп уздырырга чакырды.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү