Казанда төзеләчәк крематорий бинасының проекты инде әзер. Әмма төзелеш кичектерелгән, финанслау юк, дип яза «Коммерсант».
Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Альбина Мортазина сүзләренчә, крематорий проектын «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе эшләгән. 2022 елның гыйнварында проектны дәүләт экспертизасы хуплаган.
Шулай да тендер игълан ителмәгән. Төзелешне Казан бюджеты финанслар дип көтелгән иде. Аңа республика бюджетыннан субсидия бирү каралды.
Крематорийларны «Курган» җирләү комплексы территориясендә урнаштырырга җыеналар. Бер катлы бина проектында кремацияләү өчен урын, мәрхүмнәрне кабул итү зонасы һәм ритуаль бүлмә бар. Крематорийның гомуми мәйданы 1,7 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat