Бүген Татарстан халкы республикакүләм өмәгә чыкты. Казанда ул Урицкий, Горький, Тинчурин, Җиңү, «Крылья Советов», «Континент», «Сосновая роща», «Калейдоскоп», «Комсомолец» паркларында, «Ак чәчәкләр» бульварында, Комсомол күле пляжында, «Казан» гаилә үзәге янында, Горки-Әмәт урманында узды.
«Крылья Советов» паркында узган өмә уен рәвешендә үткәрелде. Биредә 235 команда катнашты. Һәр команда 4 кеше иде. Алар тирә-яктагы чүпләрне җыеп кына калмадылар, төрләргә аерып, шуның өчен баллар да алдылар. Кыска гына вакыт эчендә “Чиста уеннар”да 247 капчык чүп җыелды. Ул капчыкларны өмә булган урыннан икенчел эшкәртүгә җибәрделәр.
– Республика халкына чисталыкка битараф булмаган өчен рәхмәт әйтәсем килә. Елдан-ел чистарту өмәләренә йөрүчеләр артканнан-арта. Казанда гына түгел, бүген бөтен Татарстан җыештырырга чыкты. Барыбызны да экология берләштерә, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Өмәгә чыгар өчен көне дә матур иде аның. Ничек итеп, өйдә ятарга кирәк. Казанда яшәүче Лилия Насырова әнә шулай, ди. Ул иртәдән эштә икән.
– Гаиләбез белән башта йортыбыз янында җыештырдык. Аннары инде паркка килдек. Оештыручылар халыкны җәлеп итә белә. Уеннар булгач, үзең дә сизмәстән чүпкә үреләсең. Әле монда эшләгәч, тәмле итеп ашаталар да икән, – ди ул.
Лилия укытучы булып эшли икән. Укучыларын да табигатьне сакларга, якларга өйрәтәм, ди. Тик менә борчуы бар – берәү җыештыра, икенчеләр иртәгесен үк шушы чиста урынга чүбен ташлый. Андыйларга киңәшен дә бирә: кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде, ди ул.
Җыештырырга теләгән кешеләр иртәгә дә бу эшкә кушыла ала. 24 апрель көнне Рус-Немец Швейцариясе территориясендә куркыныч үсемлекләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән #СтопБорщевик бөтенроссия акциясе планлаштырылган. Шуның белән бергә чүпләрне дә җыячаклар. Катнашучыларның барысына да ябык өс һәм аяк киемендә килергә кирәк, шулай ук үзең белән перчаткалар алырга киңәш ителә.Җыештыру эшләре 25 апрельдә дә «Черек күл» паркында дәвам итәчәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat