Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Татарстан җитәкчесе азык-төлекнең төрләре һәм бәяләре белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Ярминкәдә Татарстанның өч районыннан –  Балтач, Нурлат һәм Саба районнарыннан продукция тәкъдим ителде. Анда шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты.

«Барлыгы 14 миллион сумлык товар китерелде. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр –  25,3 тонна, сыер ите –  6,5 тонна, кош ите –  1 тонна, сөт –  9,3 тонна, сыр –  1,1 тонна, атланмай –  1,2 тонна, шикәр –  60 тонна, он –  8 тонна, ярмалар –  4 тонна, йомырка – 72,4 мең данә», –  дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 мартта башланды.

 


Фикер өстәү