Балалар бакчаларында татар мохитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләрен ничек кызыклы һәм нәтиҗәле итеп алып барырга? Казанның “Бала-Сити” мультилингваль балалар бакчасында үткән беренче республикакүләм “Туган тел фест – 2022” фестивалендә бу һәм тагын башка күп төрле сорауларга җавап эзләделәр.
Казанның “Бала-Сити” мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм “Туган тел фест 2022” фестивале узды. Фестиваль Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Татарстанның иң актив, алдынгы тәрбиячеләре һәм укытучылары аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу өчен бер мәйданга җыелды. Беренче ел гына уздырылса да, фестивальгә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан гына түгел, Мәскәүдән һәм Төркиядән дә укытучылар, белгечләр килгән.
– Телебезнең чишмә башы – сездә, – дип башлады сүзен фестивальдә катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов. – Телебезнең язмышы белән шөгыльләнә башлагач, аны тирәнрәк өйрәнә торгач, укытучылардан, тәрбиячеләрдән башка берни дә эшләп булмый дигән фикергә килдек.. Никадәр үзегезнең һөнәри осталыгыгызны нәтиҗәле, үтемле итеп балаларга тапшырып, аларның күңеленә сала аласыз, шул дәрәҗәдә туган телебез сакланачак. Тырышып, милләтебезгә, телебезгә хезмәт итүегезне теләп калам.
“Бала-Сити” балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова әйтүенчә, бу аның күптәнге хыялы булган. “Татарстаныбызның иң сәләтле, креатив татар теле тәрбиячеләрен бергә җыеп, алар белән иркенләп аралашасы, тәҗрибә белән уртаклашасы килде. Фестивальгә республикабыздан гына түгел, Мәскәүдән һәм Төркиядән коллегаларыбызның килүе дә аеруча сөендерә. Димәк, бу бик кирәкле чара. Килергә теләүчеләр бик күп иде, гаризалар кабул итү кампаниясе башланган көнне үк 180 укытучыдан гариза килде. Тик урыннар чикле булу сәбәпле, аларның барысын да кабул итә алмадык. Дәвамлы булып, әлеге фестиваль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан тагын бер матур традициягә әйләнер дип ышанам”, – диде ул.
Фестивальгә килгән һәр тәрбияче үзен кызыксындырган төрле остаханәләрдә катнаша алды. Алар балалар бакчаларында заманча татар музыкасын куллану алымнары, балалар сөйләмен үстерүдә театр эшчәнлеге, интерактив технологияләрне куллану һәм башка кызыклы методикалар белән таныштылар.
– Бүген татар телен кызыклы итеп укыту өчен мөмкинлекләр күп. Бала татар теле дәресләренә теләп йөрергә тиеш. Шуңа күрә дә без үз эшебездә балаларны мавыктыра торган алымнар кулланабыз. Сабыйлар белән татар әкиятләрен сәхнәләштерәбез, хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Телне өйрәтүнең бу – иң нәтиҗәле ысулы, – диде “Бала-Сити” күп телле балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ләйсән Вәлиева.
Ләйсән Сафина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat